Түбән Новгород өлкәсенең Спас муниципаль округында Яңа ел тамашаларына Кыш бабайлар парадыннан старт бирү матур традициягә әйләнде. 2025 елны каршыларга санаулы көннәр калганда, Татар Моклокасының нәкъ уртасында урнаштырылган урманның төп сылукае – Яшел чыршы янында “Дед Мороз в гостях у Кыш бабая” дип исемләнгән округара фестиваль гөрләп узды.
Халыкны милли традицияләргә һәм мәдәнияткә тарту, халык иҗатын һәм вакыйгалы туризмны үстерү максаты белән Спас округы администрациясе, мәдәният, яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе, халык кәсепләрен һәм туризмны үстерү үзәге, округ һәм Татар Моклокасы мәдәният йортлары хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган кыш бәйрәмендә Спас (Татар Моклокасы, Тукай, Бозлау), Сергач (Анды, Мөтеравыл, Кочко-Пожар), Пильна (Петрякс), Кызыл Октябрь (Уразавыл балалар бакчасы һәм мәдәният йорты) округларыннан иҗат коллективлары мәдәният, мәгариф, социаль һәм яшьләр өлкәсе учреждениеләре хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Бу көнгә хас булган кар-буранлы һава торышына карамастан, Кыш бабайлар кар туздырып, күчтәнәчләр тулы капчыкларын асып, үзләренең юлдашлары – Кар кызлары, Убырлы карчык, Кар бабай, урман җәнлекләре һәм башка әкияти персонажлар белән бергәләп, авылның үзәк урамы буйлап бәйрәм кәефе таратып үтте, ә төп Чыршы янында аларны бәйрәмгә килүчеләр җыр-бию белән каршы алды. Барлык кунакларны Спас округының җирле үзидарә башлыгы Татьяна Бирюкова, депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов, Татар Моклокасы территориаль бүлеге җитәкчесе Салех Щегалев җылы сәламләде, Яңа ел бары шатлык-сөенечләр, куанычлы вакыйгалар гына алып килсен, дип теләде.
Әйтергә кирәк, бу фестиваль елдан-ел киңрәк колач җәя, анда катнашучылар саны да артканнан- арта тора. Мәсәлән, быел биредә беренче тапкыр Анды мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Дзержинск татарларының җирле милли- мәдәни автономиясенең 17 кешелек делегациясе дә катнашты. Соңгылары тарафыннан чараны оештыручыларга, бер төркем актив моклокалыларга Рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр әзерләнгән иде. Аларны ияләренә һәм барлык балаларга автономия рәисе урынбасары Зөһрә ханым Абдулина таратты. Матур традиция буларак, безнең “Туган як” газетасы редакциясенең Кыш бабае (Илнар Садеков) һәм Кар кызы (Румия Хамзина) да әлеге бәйгедә катнашты, өлкәннәргә милли басмабызның 2025 елга махсус календарьларын, ә бала-чагага татлы күчтәнәчләр өләште.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, Кыш бабайлар һәм Кар кызлары, әкияти персонажлар Чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрде, бергәләп биеде. Аларга тамашачылар да кушылды, уйнады, җырлады, шигырьләр сөйләде.
Балалар өчен «Зимние забавы» дип исемләнгән спорт мәйданчыгы да оештырылган иде, ә инде бәйрәмчә бизәлгән атка җигелгән чанада утырып йөрергә теләүчеләр чират торды хәтта.
Көн салкын булуга карамастан, күңелләрне Яңа ел кәефе җылытты, халыкның озак тараласы килмәде – үзләренә ошаган Кыш бабайлар һәм Карсылулар белән бергәләп фотога төшүчеләр күп булды. «В гостях у 12 месяцев» декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, «Под лапой новогодней ели», «Ожидание чудес» тематик мастер-класслар, бәйрәмчә бизәлгән мохит, тулаем алганда, мондагы матурлыкка таң калып, һәркем барысы белән дә якыннан танышып йөрде. Теләгән кеше өчен рус Моклокасыннан булган Яков Глотовның самоварлар коллекциясеннән хуш исле кайнар чәй эчү, кәнфитләр, тәм-томнар, кайнар ботка белән сыйлану да оештырылган иде. Ахырда барлык иҗат коллективлары фестивальдә актив катна- шулары өчен Спас округы оештыру комитетының бүләкләре һәм мактау Дипломнары белән бүләкләнде.
Яңа елда һәркем – өлкәннәр дә, балалар да ниндидер могҗиза көтә. Татар Моклокасы парады да якынлашып килгән бәйрәмгә ямь өстенә ямь булды һәм, һичшиксез, һәркемнең күңелендә сихри әкият иленә эләккәндәй тәэсирләр калдыргандыр дип ышанабыз. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге чараны оештыручыларга, кунакчыл моклокалыларга ихластан рәхмәтләребезне белдерәбез, аларны һәм барлык газета укучыларыбызны Яңа 2025 ел белән котлыйбыз! Яңа ел – узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау, киләчәккә максатлар кую, туар таңнарга якты өметләр баглау. Ул бары тик куанычлар, бәхет, гаилә иминлеге һәм тынычлык алып килсен.
Румия ХАМЗИНА.
“Туган як” газетасы