tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эш сөйгәнне – ил сөйгән
Эш сөйгәнне – ил сөйгән

Эш сөйгәнне – ил сөйгән

“Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” төбәк иҗтимагый оешма  Советының 2019 елдан бирле алыштыргысыз җитәкчесе, 2006 елдан бирле Оренбур өлкәсе Закон чыгару Җыелышының дүрт чакырылыш депутаты Илдус Ядкәр улы Дәүләтов декабрь ахырында күркәм юбилеен билгеләп узды. Юбиляр хакында аз гына булса да мәгълүмат биреп узарга кирәк санадык.

Әсәкәй районында гомер итүче Яңа Солтанголлылар Ядкәр һәм Сания Дәүләтовлар балалары Илдус белән Земфираны тәрбияләп үстерәләр. Тәрбия ата-аналарның үз үрнәгеннән башлана бит. Әтисе Ядкәр Саттар улы җирле «Победа» колхозында шофер, әнисе Сания Яхия кызы фермада машина белән сыер саву операторы булып эшләгән гади авыл гаиләсендә нинди була ала ул?

— Аларның «таңнан таңга кадәр» көндәлек хезмәте миндә кечкенәдән үк үзләренә, авыр хезмәтләренә ихтирам уятты, — ди Илдус Ядкәрович. —  Армиягә алынганчыга кадәр мин әти-әниемә өй эшләрендә булыштым. Җәйге каникул вакытында үзем дә колхозда эшләдем. Үскән саен минем чын хыялым туды — төзүче булу. Сигезенче сыйныфтан соң бу һөнәргә өйрәнергә Покровка авыл хуҗалыгы техникумына кердем.

Ә мөстәкыйль тормышның башлангыч ноктасы булып Элеонора Вәлишина белән гаилә кору тора, ул аның артыннан өч ярым ел матур итеп йөргән. Беренче курс студентлары буларак, алар яз көне үзләренең уку йортларына юл тотканда танышалар: ул Покровка авыл хуҗалыгы техникумына, ә Элеонора Оренбурга музыка училищесына барганда. Туй 1989 елда, алар икесе дә диплом алганнан соң — Илдус армиягә чакырылыр алдыннан була.

Илдус Дәүләтов Советлар Союзының иң көнбатыш чигендә — Калининград өлкәсендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия, кем әйтмешли, үзенә күрә яхшы тормыш мәктәбенә әверелә, һәр ир-ат ия булырга тиешле төп сыйфатларның берсен — үз эшләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплы булуны тәрбияләүне дәвам итә. Ә тагын шунысы — югары культуралы матур урыннарда хезмәт итү — үзгәртеп коруларга этәрә аны.

— Шул Калининград шәһәре урамнары буйлап йөргәндә,1944-1945 елларда фашистларга каршы каты сугышлар барган һәм меңләгән сугышчыларыбыз җиңү юлында ятып калган үткәнебезне хәтерләдем. Мин үземнең фронтовик бабаларым Саттар бабай белән Яхия бабайны горурлык белән искә алдым, алар да Ватан өчен, Җиңү өчен батырларча сугышканнар (аларның берсе Сталинград янында сугышкан, икенчесе шул ук участокта, аннары Австрия һәм Венгрия территорияләрендә сугышкан), – дип сөйли Илдус Ядкәрович.

— Калининградта брусчаткадан пөхтә юлларга, матур йортларга һәм урамнарына карап, — дип дәвам итә ул, — мин үземә Яңа Солтангол авылын үзгәртергә, ул вакытта булмаган диярлек юлларның торышын яхшыртырга сүз бирдем…

Өенә кайткач, районда беренчеләрдән булып Илдус Дәүләтов крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра.

Бу яңалык нинди хезмәт, финанс чыгымнар таләп иткәнен бары тик ул үзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Әмма тәҗрибә уңышлы килеп чыга, хуҗалык акрынлап ныгый һәм авылның эре товар җитештерүчесенә әверелә. 2001 елга коллектив 50 кешегә кадәр үсә.

Тора-бара Илдус Ядкәрович тагын да күбрәк авылдашларына авыл хезмәте белән акча эшләргә мөмкинлек бирде. Ә бу бөтен җирдә эшсезлек фонында районның икътисадый үсешенә хуҗалык керткән өлештән ким булмаган.

Күз алдында ныгый барган авыл хуҗалыгы предприятиесе игътибарсыз калмый, һәм тиздән аның базасында семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрелә башлый, Яңа Солтанголга бөтен округтан хуҗалык тәҗрибәсе сорап белгечләр килә. Ә КФХ башлыгы кешеләрне (барыннан да элек яшьләрне) авылда тулы канлы яшәргә, хезмәт куярга һәм үз хезмәтең өчен лаеклы табыш алырга мөмкин икәнлегенә ышандыруны беренчел бурычларның берсе итеп куйганын әйтте.

Әмма эшмәкәр алдындагы бурычлар даирәсе киңәя. 1999 елда ул «ДЭРИИ» ҖЧҖ оештыра — күп профильле предприятие, ул, башкалардан тыш, табигатьне саклау төзелеше белән дә шөгыльләнә, шул исәптән аның туган авылы Яңа Солтангол авылында да. Ике елдан соң авылдашлары үтенече буенча Дәүләтов тулысынча бөлгенлеккә төшкән җирле «Победа» колхозын җитәкли. Һәм аны яңгырашлы, тәвәккәллек һәм оптимизм тулы «Алга» исеме белән ААҖ итеп үзгәртә.

Ул инвестицияләр өчен акча таба. Заманча авыл хуҗалыгы техникасы, сортлы орлыклар сатып ала, терлекчелекне күтәрә, көнбагыш мае җитештерүне җайга сала, башка бик күп үзгәртеп коруларга ирешә.

2000 елда авылдашлары һәм тирә-як авылларда яшәүчеләр бу тырыш якташларын район советы составына тәкъдим итәләр.

Аларның мондый ышанычына җавап итеп, яңа депутат авыл тормышын, барыннан да элек, үз авыл советы территориясендә үзгәртеп коруга керешә. Бу елларда, шулай ук өлкә Закон чыгару Җыены депутаты булган вакытта Яңа Солтанголда капиталь ремонттан соң балалар бакчасы һәм медпункт ачыла, ашханә, җирле мәхәллә кешеләренең рухи үзәге — мәчет төзелә. Төрле халыкларның мәдәниятенә толерантлык күрсәтеп һәм аларның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләренә җавап биреп, Дәүләтов Абдулин, Әсәкәй, Матвеевка һәм Пономаревкада чиркәүләр төзүгә үз өлешен кертә.

Аннан, хуҗалык җитәкчесеннән, гомуми белем бирү мәктәпләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, мәдәният учреждениеләре, башка оешмалар шактый финанс ярдәме ала. Аның ярдәмендә спорт үсә, физкультура хәрәкәте киңәя, спортчыларның ярышларга районнан читтә йөрергә мөмкинлекләре арта. Дәүләтов районның авыл эчендәге һәм авылара юлларны ремонтлауга һәм төзүгә юнәлдерелгән максатчан программаларда катнашуын таләп итә; нәтиҗәдә алар күп кенә участокларда каты өслек ала. Алга таба ул район үзәгендә яңа җайланмалар белән җиһазландырылган 20 урынлык бала тудыру йорты ачуга ирешә.

Өлкә бюджетыннан финанслашу шартларында Әсәкәйдә элеккеге РТПның бушап калган бинасы физкультура-савыктыру комплексы «Батыр» итеп төзекләндерелә, ул әсәкәйлеләрнең горурлыгына һәм Оренбуржьеның иң яхшыларының берсенә әверелә. Район хастаханәсенә капиталь ремонт, Красногорский поселогында һәм Троицкое авылында табиб амбулаторияләре өчен биналарга реконструкция һәм ремонт ясалган. Район үзәгендә «Хәләл» кибете ачыла, анда үз авыл товар җитештерүчеләренең продукциясе сатыла.

Ул эшсезлек проблемасының хәл ителүенә һәм кешеләрнең реаль хезмәт хакы алуына ярдәм итә. Районда яшәүчеләрнең күбесе шәхси көнкүреш проблемаларын хәл итүдә аның ярдәмен ала.

Ул арада ААҖ “Алга” “Авыл йорты” өлкә программасында катнаша һәм төзелгән 24 йорттан ачкычлар хуҗалыкта эшләүче хезмәтчәннәрнең гаиләләренә бушлай тапшырыла.

Дәүләтов банкротлыкка чыккан хуҗалыклар базасында «Думино» ҖЧҖ, «Красная горка» ҖЧҖ, «Троицкое Агрофирмасы» ААҖ оештыра. Россия Президенты В.В. Путин хуплаган авыл хуҗалыгын үстерү милли программасында катнаша.

2008 елда ул «Әсәкәй нефть компаниясе» кече нефть эшкәртү заводын төзи башлый. Бу 60 кешене эшкә урнаштыру проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

2014 елда элеккеге “Алга” ААҖ агрохолдингка кадәр үсә. Аның никадәр көчле икәнен без шунда инандык –  2024 елда Әсәкәйдә узган өлкә сабантуенда авыл хуҗалыгы техникасы парадын күреп шаккаттык.

Инновацион алымга нигезләнгән заманча идарә технологияләрен кертмичә, сизелерлек уңышларга ирешү кыен булуы билгеле. Белем кирәк. Дәүләтов аларны Оренбур аграр университетында ала; аны тәмамлагач, 2004 елда агроном галиме дипломын ала. Аннары Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясенә укырга керә; авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклый.

Якташлары Илдус Дәүләтовны ике тапкыр район Советына тәкъдим итәләр. Аның эшкә ышанычлы тотынырга һәм халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуына инанып, 2006 елдан үзләренең Әсәкәй һәм күрше Абдулин, Матвеевка, Пономаревка районнары халкы аның өчен Оренбур өлкәсе Закон чыгару җыелышына депутатлар сайлауда тавыш бирә.

Оренбур җире — күпмилләтле. Төрле халыкларның мәдәниятен тирән хөрмәт итеп һәм аларга ярдәм итеп, Илдус Ядкәрович үз чыганакларын онытмый.

Ул татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен торгызу, саклау һәм үстерү буенча актив эш алып бара. Мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук Оренбур өлкәсе һәм Татарстанның иҗтимагый структуралары белән хезмәттәшлектә ул туган телне югалтмаска ярдәм итә. Тора-бара район татар милли-мәдәни автономиясен җитәкли, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Аның матди ярдәме белән бу елларда район мәдәният йортының һәм күп кенә авыл мәдәният йортларының йөзе үзгәрде. Аз акча тормаган сәхнә костюмнары яңартылды. Кыйммәтле бүләкләр белән үзешчән артистлар бүләкләнә. Югарыда санап үтелгәннәрнең һәм башкаларның иганәчесе – шул ук Дәүләтов.

Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы, ул үзе ирекле көрәш буенча спорт мастеры. Ике уллары Ринат белән Илнурны (хәзер инде олылар) тәрбияләп, аларны спорт, хореография белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, аларда тәртиплелек, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык һәм башка уңай сыйфатлар тәрбияләргә өйрәттеләр җәмәгате Элеонора белән.

Депутат буларак ул яшь якташларын патриотик тәрбияләүдән читтә түгел. Еш кына үзе төрле район һәм өлкә спорт ярышларын башлап җибәрә һәм финанс яктан ярдәм итә. Спорт сәләтләрен хуплый. Ел саен район һәм өлкә милли бәйрәмнәребез Сабантуй да аннан финанс ярдәме ала.

Күренекле якташыбызның иҗтимагый-сәяси һәм хуҗалык эшчәнлеге төрле бүләкләр белән югары бәяләнде. 2014 елда ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды. Бүләкләре арасында бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, медальләр. Әмма Илдус Ядкәрович өчен иң зур бүләк — кешеләрнең ихтирамы.

 

Фәннур Гайсаров.

Оренбур өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*