Бүген, 23 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә китә.
Биредә Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына багышланган чара узачак. Шулай ук Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булачак.