“Дөнья” студиясендә кунакта шагыйрь, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Безнең мирас” журналы, “Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон. Тапшыруда бүгенге көндә актуаль булган шактый күп темалар күтәрелде. Ләбиб Леронның һәр нәрсәгә үз фикере, фәлсәфи уйлары бар. Аның дөньяга карашы Хаҗ кылганнан соң да үзгәрә. Аллаһка якынаю шигъриятенә дә үзгәрешләр кертә. Ләбиб Лерон бәхет төшенчәсенә дә сак карый. Кеше үзе хакында кайчан бәхетле дип әйтә ала? Тапшыру барышында ул бу сорауга да җавабын бирә.
Ләбиб Лерон 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан АССРның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ләбиб шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә — Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы» җыентыгы), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям» җыентыгы), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.