tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы узды
Лениногорск мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы узды

Лениногорск мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы узды

1нче февраль көнне Лениногорск мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы узды. Әлеге чара быел өченче тапкыр оештырылды. Ярышка Татарстанның төрле почмакларыннан намаз укучы мөселманнар җыелды. Турнирның максаты – ярышу гына түгел, мөселманнар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен үстерү.

Чакырылган кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде һәм нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Ярышларда Татарстанның 11 районыннан: Ютазы, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Алабуга, Саба, Балтач, Теләче, Әлмәт, Лаеш, Арча районнарыннан мөселманнар катнашты.

Командалар арасында ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урынны Саба районы алды, икенче урында – Балтач районы, өченче урынны Лаеш районы командасы яулады. Командалар арасында һәм шәхси исәптә җиңү яулаучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Лениногорск мөхтәсибәте район хакимиятенә, шулай ук Лениногорск районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, “Татнефть” спорт комплексы җитәкчелегенә ярышларны оештыруда һәм уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*