IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына әзерлек уңаеннан, гыйнвар-февраль айларында «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында медиа, яңа мәдәният, тарих, мәгариф һәм тәрбия, цифрлаштыру, бизнес юнәлешләре буенча 6 түгәрәк өстәл оештырыла. Без актуаль темаларны тикшереп, яңа идеяләр формалаштырырга, әлеге юнәлешләрне төбәкләрдә үстерергә тырышабыз.
Шул уңайдан, 25нче гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында тарих юнәлеше буенча түгәрәк өстәл узды.
Әлеге утырышта татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитете җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин, тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев, М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев, тарихчы, культуролог, режисссер Энҗе Дусаева, тарихчы, тарих фәннәр кандидаты Айрат Фәйзрахманов, «Татнефть-Мирас» проекты җитәкчесе Мария Минеева, тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин катнашты.
«Җирле рух һәм яшьләр белән эшләү» темасы белән Дамир Исхаков чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Татарстанның җирле тарихын һәм «җирле рух»ны саклау әһәмияте, яшьләр оешмалары аша тарихны популярлаштыру һәм региональ тарихны өйрәнү буенча проектлар булдыру турында сөйләде.
Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев тарихка хөрмәт тәрбияләү темасын күтәреп чыкты. Ул тарихта ике «крайность бар – «мескен» яки «бөек» образ бар дип саный. «Әлеге проблемада урта баланс табарга кирәк», – дип белдерде. Искәндәр Гыйләҗев тарихи чыганакларны барлау һәм туплау мәсьәләсе, татар тарихында билгеле булмаган шәхесләрнең роле, аларның төрлелеге һәм формалашу үзенчәлекләре буенча да фикерләре белән бүлеште.
М.А.Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Татарстан тарихына кагылышлы дәреслекләр эшләү һәм тарих буенча төгәл повестка булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
– Мәгариф, мәдәният, туризм кысаларында конкрет проектларны тормышка ашыру юлларын булдырырга кирәк, – диде ул.
Тарихчы, культуролог, режисссер Энҗе Дусаева креатив кластер булдыру идеясен тәкъдим итте: «тарихны сәнгать һәм иҗади проектлар аша популярлаштырырга була» дип аңлатты.
– Бердәм экосистема формалаштыру – бүгенге көндә бик мөһим тема. Биредә тарих, мәдәният һәм төбәк белемнәре берләштереп өйрәнергә, үстерергә кирәк, – диде ул.
Тарихчы, тарих фәннәр кандидаты Айрат Фәйзрахманов мәдәни чаралар һәм концепция эшләү мәсьәләсен күтәрде. Ул тарихи фестивальләр оештыру идеясен тәкъдим итте, мәсәлән, «Иске Казан» фестивале. Моннан тыш, шәһәрләр үсеше институты белән тарихчылар арасында тыгыз элемтә булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
Алга таба сүз татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитете җитәкчесе Алмаз Хәлиуллинга бирелде.
– Татар яшьләре өчен тарихны өйрәнү һәм аны заманча форматларда тәкъдим итү мөһим. Безгә тарихны популярлаштыру өчен, иҗади алымнар кулланырга, яшьләрне кызыксындырырлык проектлар булдырырга кирәк. Моның өчен без түбәндәге юнәлешләрне үстерә алабыз:
1. Яшьләр оешмалары аша тарихны тарату: яшьләр клублары, дискуссия мәйданчыклары һәм тарихи квестлар оештырырга кирәк.
2. Медиа һәм цифрлаштыру мөмкинлекләрен файдалану: татар тарихына багышланган подкастлар, төрле платформаларда тарих каналлары, социаль челтәрләрдә махсус контент ясый алабыз, – дип идеяләре белән бүлеште Алмаз Хәлиуллин.
«Татнефть-Мирас» проекты җитәкчесе Мария Минеева Татарстан тарихына багышланган карта төзү идеясен дә тәкъдим итте. Моңа бәйле рәвештә «хакатоннар, туризм проектлары төзү һәм олимпиадалар кысаларында яңа идеяләр булдырырга кирәк», – диде ул.
Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин семинарлар мәктәбе булдыру идеясен тәкъдим итте:
– Институтлар белән берлектә уртак проектлар эшләргә, укытучылар һәм белгечләр өчен тарих буенча белем бирү мәктәпләре оештырырга кирәк.
Әлеге утырыш барышында тарих буенча комиссия булдыру, аккредитация һәм белем бирү программалары аша тарихны ныгыту, Интернет киңлегендә базалар булдыру, контентны системалаштыру һәм, заманча алымнар кулланып, яшьләргә тарихны кызыклы итеп аңлату юллары турында фикер алыштылар.
Барлык спикерлар да тарихны популярлаштыру һәм системалаштыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен кертте. Бердәм концепция булдыру, яшьләр белән нәтиҗәле эшләү һәм тарихны заманча форматларда киң җәмәгатьчелеккә җиткерү төп максатлар итеп билгеләнде.
Биредә әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә төп юнәлешләрне формалаштыруда ныклы нигез булыр һәм киләчәктә татар яшьләре өчен яңа проектлар булдыруда ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Айзилә АБДРАХМАНОВА
БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ