Күпләр зарыгып көткән IX Бөтендөнья татар яшьләре форумына кызу әзерлек бара. Шул уңайдан, гыйнвар-февраль айларында «Акыл фабрикасы» проекты кысаларында медиа, яңа мәдәният, тарих, мәгариф һәм тәрбия, цифрлаштыру, бизнес юнәлешләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла.
26 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында мәдәният юнәлеше буенча түгәрәк өстәл узды.
Фикер алышуда «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов, журналист, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, Yummy Music лейблы креатив директоры Рәдиф Кашапов, кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов, ТР Мәдәният министрлыгында иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар яшьләр форумы проектлары кураторы Ләйсән Фәхриева, композитор, пианистка, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина, Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе, журналист Айсылу Лерон, дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов, җәмәгать эшлеклесе, ТР Милли музее генераль директор урынбасары Ленария Мөслимова, «Татарский Екатеринбург»/«Татар Кәтринбуры» проекты җитәкчесе, eka.tatar медиасы нәшире Илдар Хабибуллин һәм музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин катнашты.
Утырыш барышында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә структур яңарышлар, яшьләр белән эшләү, төбәкләрләрдә татар мәдәниятен тарату, медиа һәм цифрлаштыру, яшь авторлар, маркетинг һәм мәдәни мирас турында фикер алыштылар. Әлеге язмада бу юнәлешләр буенча яңгыраган фикерләрне тәкъдим итәбез.
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә структур яңарыш
Театр, кино, музыка һәм башка сәнгать юнәлешләрендә яңа иҗади көчләргә ихтыяҗ зур. Театрлар фикер үзәге генә түгел, яшьләр өчен иҗади мәйданчык та булырга тиеш.
Кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов: «Татар кинематографиясен үстерү өчен, профессиональ сценаристлар мәктәбен булдыру мөһим», – дип ассызыклады.
– Композитор һәм дирижерлар мәктәпләре дә сәнгать үсешенә зур этәргеч бирер иде. Фестивальләр һәм сәнгать лабораторияләре иҗатка кызыксыну тудыра, шуңа күрә мондый чараларның санын арттыру кирәк, – диде дирижер, мультиинструменталист Айдар Ниязов.
Композитор, пианистка, РФ һәм ТР Композиторлар берлеге әгъзасы Миләүшә Хәйруллина да сәнгатьне үстерүдә системалы якын килүнең мөһимлеген билгеләп үтте, композитор һәм дирижерлар мәктәпләре булдыруны хуплап чыкты.
Яшьләр белән эшләү: яңа форматлар
Яшьләр үз фикерләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алсын өчен, иҗат мәйданчыклары булдыру, аларга маркетинг һәм финанс ярдәм күрсәтү мөһим, дигән фикер яңгырады.
– Татар мәдәниятенә яшьләрне җәлеп итү – бүген көндә бик мөһим мәсьәлә. Күпчелек мәдәни проектлар 40 яшьтән узган аудиториягә юнәлтелгән. Буыннар арасында сәнгать һәм мәдәният кысаларында диалог булдырырга кирәк. Перформанслар, онлайн форматтагы чаралар, заманча иҗат лабораторияләре аша яшьләрне бу юнәлешкә актив җәлеп итә алабыз, – диде журналист, «Реальное время» интернет-газетасының баш мөхәррир урынбасары, Yummy Music лейблы креатив директоры Рәдиф Кашапов.
Төбәкләрдә татар мәдәниятен тарату
Бүгенге көндә татар телен аңлаучы һәм мәдәни проектлар белән кызыксынучы аудитория кими бара. Шуңа күрә төбәкләрдә күбрәк кече форматлы чаралар уздыру зарур. Мәсәлән, төрле темаларга багышланган фатирниклар.
Күп кенә төбәкләрдә заманча мәдәният читтән китерелә, бу исә татар мәдәниятенең популярлыгын киметә. Бу мәсьәләдә фольклор һәм эстрада кысаларыннан чыгу мөһим дигән нәтиҗәгә килде спикерлар.
Медиа һәм цифрлаштыру
Шаян ТВ һәм ТНВ кебек проектларның медиада активлыгын арттыру мөһим. Мәсәлән, Шаян ТВ телеканалын дөньяның теләсә кайсы җирендә ирекле форматта карый алсыннар иде.
– Үзебезнең мультфильм студиясен булдырырга һәм татар телендә балалар өчен контент җитештерергә кирәк. Субтитрлар һәм татарча дубляжларны да булдырсак, татар мәдәниятен киңрәк аудиториягә тарата алыр идек, – дип, фикерләре белән бүлеште кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов.
Әдәбият һәм нәшрият: яңа авторлар китап чыгара аламы?
Татар әдәбияты бүген күбрәк өлкән буын авторлары белән чикләнә. Яшь язучылар өчен китап бастыру мөмкинлекләрен арттырырга кирәк. Чын конкурентлык шартларында тендерлар үткәреп, басма нәшриятларны активлаштыру зарур.
Моннан тыш, маркетинг тикшеренүләре үткәреп, китапларның аудиториясе һәм аларга булган ихтыяҗны өйрәнү дә әһәмияткә ия, – дигән фикердә спикерлар.
Маркетинг һәм мәдәни мирас
Мәдәният өлкәсендә маркетинг җитмәү сәбәпле, күп проектлар тиешле дәрәҗәдә популярлык яулый алмый. Мәдәни продуктларны киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен, маркетинг стратегияләрен көчәйтергә кирәк.
Моннан тыш, татар мәдәнияте буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар мәдәни мирасны саклау, яңа иҗади проектлар булдыру һәм төрле буыннарны кызыксындыру өчен, комплекслы алымнар куллануның зарурилыгын ассызыкладылар:
– Татар мәдәниятен үстерү өчен, аның төрлелеген сакларга, заманча технологияләр һәм маркетинг мөмкинлекләрен кулланырга кирәк. Бу юнәлештә иҗади лабораторияләр, яңа форматлар, профессиональ мәктәпләр һәм цифрлаштыру проектлары зур әһәмияткә ия. Татар мәдәнияте яңа дәрәҗәгә күтәрелсен өчен, иҗади, финанс һәм оештыру ресурсларын берләштерү таләп ителә, – дигән нәтиҗәгә килде утырышта катнашучылар.
Биредә әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәр IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлегендә төп юнәлешләрне формалаштыруда ныклы нигез булыр һәм киләчәктә татар яшьләре өчен яңа проектлар булдыруда ярдәм итәр дип өметләнәбез.
Айзилә АБДРАХМАНОВА
БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ