tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Мочалида мөселманнар пленумы
Яңа Мочалида мөселманнар пленумы

Яңа Мочалида мөселманнар пленумы

Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте чираттагы күчмә пленумын бу юлы Яңа Мочали мәчетендә үткәрде. Утырышка 50гә якын делегат җыелды, һәрбересенә дини тематикалы матур төсле календарьләр бүләк ителде. Көн тәртибенә биш төп сорау чыгарылган иде – Диния нәзарәте рәисенең 2024 елда башкарылган эшләргә отчеты, якынлашып килүче Рамазан аенда йолаларны үтәү һәм агымдагы елда планнар белән таныштыру.

Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров үз чыгышында 2024 ел дәвамында Диния нәзарәтенең төрле юнәлешләр буенча алып барылган эшчәнлеген җентекләп сөйләде. Иң мөһимнәре – имамнарның белем дәрәҗәсен арттыру максаты белән уздырылган укулар, Гаилә елы кысаларында оештырылган чаралар, СВОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, хәйрия акцияләр, яңа объектларны – Ярминкә мәчетен төзү, Ислам мәдәнияте үзәген төзү, булганнарга ремонт ясау.

Диния нәзарәтенең башка регионнар, иҗтимагый оешмалар, масса-күләм мәгълүмат чаралары, шул исәптә “Туган як” газетасы белән дә эшлекле хезмәттәшлектә торганы турында ассызыклап үтте. Гаяз хәзрәтнең отчетын пленум делегатлары бер тавыштан кабул итте.

Өлкә Алемнар шурасы рәисе Мөнир хәзрәт Бәюсов якынлашып килүче Рамазан аена тукталды. Изге аебыз 1 мартта башланачак, 26-27 мартка Кадер киче туры килә, ә Ураза гаете 30 мартта билгеләнеп үтеләчәк. Һәр елдагыча, үзәкләштерелгән хәйрия акциясе дә игълан ителер.

Рамазанга кагыла торган мөһим мәсьәлә – тәравих намазында укыла торган рәкагатьлар саны. Аны кабат 20дә калдырдылар. Физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен 12не генә укырга рөхсәт ителә. Шөкер Ходайга, пандемия чоры юкка чыкты, шуңа халыкка мәчетләрне тутырып, хак динебезгә тартылырга, изге айга савап җыярга, чын мөселман булырга берни комачауламый.

Быел зурлап өлкә ифтары да үткәреләчәк, ләкин аның төгәл көне әлегә билгесез. Мөнир хәзрәт, имамнарның соравы буенча, изге айда намаз вакытлары билгеләнгән махсус расписание төзергә ышандырды.

Әлеге вазгыятьтә халык белән эш иткәндә һәр сүзне төгәл, уйлап сөйләргә, мәхәллә тормышында килеп чыккан катлаулы мәсьәләләрне, бәхәсле сорауларны хәл итәр өчен имамнарга Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

Өлкә руханилары лидеры урынбасары Фәнис хәзрәт Салахетдинов Диния нәзарәтенең 2025 елга эш планы белән таныштырды.

17-18 февраль көннәрендә Алемнар шурасы Советы әгъзалары өчен квалификацияләрен арттыру курсалары оештырылачак. Имамнар өчен мәетне җирләү йолаларын төгәл башкару буенча укулар узачак. 13 апрельдә, һәр  елдагыча, Коръәнне укучылар арасында өлкә конкурсы да булыр.

Шулай ук төрле айларда милләтара түгәрәк өстәл, фәнни конференция, дин темасына багышланган семинарлар, рухи-агарту, истәлек чаралары үткәрү каралган. Гадәттәгечә, июль урталарында Семочки белән Пашат арасындагы мемориаль комплекста Хәтер көне оештырып, бу авылларның гаепсез үтерелгән шәһитләрен искә алырлар.

Авыл мәдрәсәләре каршында бала-яшүсмерләр өчен җәйге лагерьләр оештыру да Диния нәзарәтенең еллык эш планына кертелгән. “Тик бу өлкәдә мөгаллимнәрнең кандидатураларын килешергә кирәк” – диде ул.

Фәнис хәзрәт авыл мәхәлләләреннән ел әйләнәсендә үткәреләчәк чаралар планын да көтеп калуын белгертте. “Бу турыда алдан хәбәр итәргә кирәк, шул очракта гына аңа өлкәнең кайсы булсы рухи лидерының барып чыгуы ихтимал”, – дип кисәтте.

Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Наҗия ханым Хөсәенова имамнарның, мөәзиннәрнең аттестация узуы турында сөйләде.

2025 елда Түбән Новгородның өч дини объекты юбилейларын билгеләп үтәчәк: тарихи җәмигъ мәчеткә – 110, “Тәүбә” мәчетенә – 25, ә Хөсәин Фәесханов исемендәге ислам институтына – 20 ел тула.

Илебезнең күренекле хәйриячесе Сөләйман Кәримов ярдәме белән 5 мең россияле мөселман Хаҗ кылырга бушлай барачак. Шул квотаның яртысы Россия мөселманнары диния нәзарәтенә бирелгән, ә ул, үз чиратында, юлламаларны регионнарга бүлгән. Безнең авыллардан да мөселманнар бу бүләк белән файдаланачак – Хаҗга юлламалар мәхәлләләр арасында бертигез бүленәчәк. Диния нәзарәте җитәкчеләре әйтүенчә, ияләрен билгеләгәндә СВОда катнашучылар, яисә аларның гаилә әгъзалары приоритетта булырга тиеш. Аннары инде чиратта рухи кыйммәтләр үсешенә, авылларның дини тормышына зур өлеш кертүче мөселманнар тора.

Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәк. Моңа кадәр бер көн элек Гаяз хәзрәт губернатор Глеб Никитин җитәкчелегендә бу темага багышланган киңәшмәдә катнашкан. Анда билгеле булганча, Бөек Ватан сугышының барлык катнашучыларына “Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле гражданины” исеме биреләчәк. Бу сафта татар авылларында яшәүче берничә аксакал-мөселман да бар. Бөек Җиңүне китергән агаларга Диния нәзарәте тарафыннан дә хөрмәт күрсәтеләчәк.

Имамнар өчен бердәм кием формасы кертелә. Әле алар бер стандарт буенча тегелгән чапан һәм чалмадан зур чараларга килергә тиеш булачак.

Көн тәртибендә булган сораулар каралгач һәм хәл ителгәч, бүләкләү тантанасы башланды. Гаяз хәзрәт башта бер төркем муллаларга, җирле мөселманнар оешмалары җитәкчеләренә, мөәзиннәргә аттестация узып, Диния нәзарәтенең белем бирү таләпләренә туры килүче таныклыклар, ә Мочали мәхәлләләре тормышында актив катнашучы, даими булышып торучы ир-егетләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан соң, президиумда хөрмәтле урын алган Яңа Мочали мәчете имамы буларак күп еллар авылдашларына хезмәт итүче Усман хәзрәт Бадуятдинов пленум катнашучыларына кайнар сәламнәрен җиткерде, төбәк мөселманнары өчен мөһим булган әлеге чараны биредә үткәрергә шат булуын белгертте, Аллаһы йортын зурлап яңартырга булышкан мәрхәмәтле авылдашларына чиксез рәхмәтләрен ирештерде.

Төбәгебезнең рухи лидерлары, үз чиратларында, кунакларны җылы кабул иткән Усман хәзрәт йөзендә барча мочалилыларга олы рәхмәтләрен җиткерде, шушы иркен, матур мәчет һәрвакыт мөселманнар белән тулып торсын дигән теләктә калды.

Өйлә намазын укыганнан соң руханилар җирле “Бәрәкәт” кафесына төшке ашка җыелды. Аның хуҗасы – Мочалида туып-үскән, Мәскәүдә яшәүче Шамил Равил улы Хабибуллин туган авылында мөселманнар пленумы узачагын белгәч, табын кору чыгымнарын тулаем үз өстенә алган.

Юл уңаеннан, Усман хәзрәт газетабыз битләре аша Шамил Равил улына иң олы рәхмәтләрен ирештерергә сорады, кылган изге гамәле өчен Аллаһы Тәгалә аңа меңләп кайтарсын иде, дигән теләктә калды. Шулай ук бу мәҗлескә мочалиның тагын бер мәрхәмәтле егете Булат Сәбитов тарафыннан сарык чалынган.

Хөрмәтле дин әһелләре табын артында утырып, аның хуҗасына, аш-су әзерләүчеләргә – исәнлек-иминлек, илебезгә, ватандашларыбызга – тынычлык, дин кардәшләребезгә – Аллаһының рәхмәтен сорап, Коръән укыды, хәтем-дога кылды.

Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*