Быел 31 январьда Республика мәдәният сараенда «Мордовия! Мин синең белән яшим», Мордовия автономиясенә нигез салынуга 95 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Республикабыз белән бергә бу олы чарада хөрмәтле татар милләтле халкыбыз да бәйрәм итте. Шулар арасында гомеренең күп өлешен мәгариф өлкәсендә җитәкчелеккә багышлаган, Инсар районы башлыгы ярдәмчесе Рауф Вәли улы Долотказин (бүләкләренең кайберләре – Почетная грамота Президента Российской Федерации, Почетный работник образования РФ, Благодарность министра образования и науки РФ, Заслуженный работник образования Мордовии) катнашты. Интервьюсында болай ди. – Бу бәйрәм көненә Республикабыз мәдәният йортында (РДК) «Мордовия – 95! Үсеш территориясе» Мордовия Рес-публикасы Дәүләт архивы фондларыннан интерактив форматта уникаль документлар күргәзмәсе, Сугыш һәм хезмәт батырлыгы мемориаль музее белән И.Д.Воронин исемендәге Мордовия Республика туган якны өйрәнү музее фондларыннан Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция чоры раритет экспонатлары күргәзмәсе, СВОда катнашучыларның портретлары күргәзмәсе урнашкан иде. Болар барысы да Мәдәният йортының беренче катында, ә икенчесендә – искиткеч якты палитра белән костюм, бизәнү әйберләренең этно-коллекцияләре күргәзмәсе җәелеп ятты.
Тантаналы чара мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Мордовия дәүләт филармониясенең әйдәп баручы иҗат коллективлары, Мордовия дәүләт театрлары актерлары катнашында театральләштерелгән спектакльдән башланды. Прологта Мордовия автономиясенә нигез салу тарихы, мордва халкының милли мәдәнияте һәм безнең көннәрдәге вакыйгалар чагылыш тапкан иде. Спектакльдә СВО ветераннары катнашты, алар залда тамашачыларның алкышлары астында үз урыннарын алдылар. Чара эчтәлекле концерт белән тәмамланды. Минем әйтәсе фикерем шул: җиребез – борынгы гореф-гадәтле, республикамда яшәүче барлык халык-ларның үзенчәлекле мәдәни һәм чын туганлыгы булган уникаль төбәк. Мордовия һәм Россия инде мең елдан артык бергә. Бу илебез тарихының беренче елларыннан ук күпмилләтле, күпконфессияле дәүләт булуы турында дәлил. Безнең бөек, җиңелмәс көчебез шунда. Халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияты, ышанулары бер-берсен тулыландырып һәм баетып дус, тату яшибез.
Рауф Вәли улы ассызыклаганча, Мордовия халкы һәрвакыт Россия дәүләтчелеген яклауда һәм үстерүдә катнашкан. Анда яшәүчеләрнең күбесе үз исемнәрен Ватанның тарихи елъязмасына мәңгегә язып калдырган. Алар арасында – Мордовиянең изге яклаучысы, атаклы адмирал Федор Ушаков, күренекле скульптор Степан Эрьзя, Советлар Союзы Герое, хәрби очучы Михаил Девятаев… «Минем әтием, Вәли Абдрахман улы Долотказин, Бөек Ватан сугышына мәктәп скамьясыннан китеп, Курск чолганышында батырларча Ватаны өчен көрәшкәндә яралана – төзекләнә, тагы фронка илбасарларны тар-мар итәргә китә, тагы яралана… Бөек Ватан сугышыннан дошманны җиңүче булып кайта, – дип дәвам итте сүзен Рауф Вәли улы.
– Мордовия үзенең бай тарихы белән генә түгел, бүгенге казанышлары белән дә дан тота – бу дәүләт оборона заказын үтәү дә, инновацион производствоны һәм интеллектуаль милекне үстерү дә, уңайлы инвестицион климат формалаштыру да. Мәгариф өлкәсенә килгәндә, Мордовиядә белем алучы киләчәк буын вәкилләребез Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә дә беренчеләр рәтендә. Авыл хуҗалыгыбыздагы уңышларыбыз да горурлык хисе уята. Ышанам ки, безнең бердәмлегебез һәм патриотизмыбыз белән Мордовиябезне һәм Россиябезне яңа казанышлар, уңышлар көтә.
Наилә НАСЫРОВА