Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов татар филологиясе өлкәсендә кадрлар әзерләүдә соңгы ун елда кытлык кичерүләрен әйтте.
«Кадрлар мәсьәләсе – иң мөһим һәм катлаулы мәсьәләләрнең берсе. Бу безнең өлкәдә генә түгел, гомумән, ил күләмендә. Монда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының ябылуы, Россия төбәкләрендә татар белгечләрен әзерли торган бүлекләрнең ябылуы да үзен нык сиздерә», – диде ул Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында.
Айнур Тимерханов КФУда соңгы дистә ел эчендә татар филологиясе юнәлешендә белгечләр әзерләнүен, ләкин аспирантурага килергә теләүчеләр юк дәрәҗәсендә булуын билгеләп үтте.
«Казан федераль университеты «Приоритет-2030» программасында катнаша. Бу программа кысаларында лингвистик юнәлеш алдынгы урыннарны биләп тора. КФУда бик яхшы лингвистлар, тел белгечләре эшли. Аларның күрсәткечләре әйбәт. Ләкин парадоксаль хәл туа: татар филологиясе өлкәсенә зур, фундаменталь хезмәтләрне әзерләүгә без тиешле күләмдә белгечләр җәлеп итә алмыйбыз. Андый белгечләр юк», – диде Айнур Тимерханов.
Аның әйтүенчә, өстенлекле юнәлеш кысаларында бүген Татарстан Фәннәр академиясендә, гомумән, Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телләрен, мәдәниятләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. «Төрле конкурслар үткәрәбез, премияләр бирелә һ.б. Билгеле, бу мәсьәләне нәтиҗәле хәл итүдә Казан федераль университеты да зур өлеш кертә. Чөнки ул Татарстан гына түгел, Россия күләмендә алдынгы югары уку йортларының берсе», – диде ул.