«Россия авыл икмәк пешерүчеләре кубогы» бөтенроссия конкурсы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан уздырыла.
Конкурсның төп максаты – төбәкләрдә икмәк пешерү казанышларын популярлаштыру һәм бүләкләү, авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен хезмәт базары мөмкинлекләрен киңәйтү, икмәк пешерү эшендә иң яхшы практикларны ачыклау, яшь һәм тәҗрибәле икмәк пешерүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру, шулай ук шәһәр яны территорияләрен ныгыту һәм үстерү өчен квалификацияле белгечләр җәлеп итү.
Конкурста икмәк пешерүчеләр, кондитерлар һәм авыл җирендә урнашкан кече һәм урта предприятиеләрдән икмәк пешерү өлкәсендәге башка белгечләр катнаша ала.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
«Россия авыл икмәк пешерүчеләре кубогы»на 2025 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://bakerycup.ru/.
Чыганак: https://agro.tatarstan.ru