Нурлат районы хакимия башлыгы Дамир Ишкинеев изге Рамазан ае хөрмәтенә традицион ифтар мәҗлесе уздырды. Мәҗлестә хөрмәтле чакырылган кунак буларак
Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин катнашты. Чарага төрле буын вәкилләре, руханилар, район башлыклары, активистлар һәм халык җыелды. Мәҗлескә Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат районы вәкиле дә чакырулы иде. Чара Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә узды.
Ифтарда кунаклар татар ашларыннан ләззәт алдылар. Кичә тынычлык, иминлек һәм бердәмлек сорап, дога кылып тәмамланды.