tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда яшәүче кул остасы Ильяр Назыров: “Үз йортымны агачтан уеп, татар стилендә салырга телим”
Тубылда яшәүче кул остасы Ильяр Назыров: “Үз йортымны агачтан уеп, татар стилендә салырга телим”

Тубылда яшәүче кул остасы Ильяр Назыров: “Үз йортымны агачтан уеп, татар стилендә салырга телим”

Хәләл юл белән мал табучылар, үз көченә генә таянып, максатына ирешеп яшәүчеләр, гадәттә, үзләре турында бик сөйләргә яратмый. Себер төбәгендә үзгә талантка ия булган татарлар шактый яши. Тубыл шәһәрендә яшәүче Ильяр Назыровны без Интернет челтәреннән эзләп таптык. Аның кулдан ясалган әкияти эскәмиясен күреп, автор белән якынрак танышырга уйладык.

38 яшьлек кул остасының агачтан тудырган шедевр эшләнмәләре эскәмия белән генә чикләнми. Агачтан уелып ясалган аюлары, кошлары, юынгычлары, милли тәрәзә рамалары, караватлары, өстәл, уряндыклары, ишекләре…бер күрүдән әсир итә. Яраткан эше белән Ильяр унбиш ел шөгыльләнә. Бу аның хоббие түгел, гомерлек һөнәре, кәсебе. Башк һөнәрләр аны кызыксындырмый.

Ильярның бу һөнәре буенча махсус сәнгать белеме юк. Аңа талант табигатьтән бирелгән. Куе урманлы, Тәпкенбаш саз авылында туып үскәнгә дә, Ильяр агачларның эчен-тышын, алар белән ничек эшләргә кирәклеген яхшы аңлыйдыр. Егерме өч яшендә ул очраклы рәвештә Төмәндә кул остасын очрата. Ярдәмчел яңа танышы аны шкатулкада матур бизәкләр ясарга, агачны дөрес итеп кисәргә өйрәткән. Бу очрашу аның язмышында хәлиткеч зур роль уйнаган. Шул вакыттан агач белән Ильяр – аерылгысыз.

“Бу эшем белән даими рәвештә шөгыльләнәм. Башка эштә эшли алмыйм. Миңа бары тик агач белән генә эшләү генә кызыклы” – ди Ильяр.

Кул остасының Тубыл шәһәрендә агачтан ясалган кул эшләнмәләре белән бик кызыксынмауларына да исе китә: “Бәясен әйткәч, кайберәүләр кыйммәтсенә. Әле бүген дә “ни өчен минем эшләрем турында беркем белми, килмиләр, карамыйлар. Бәлки, кешеләрнең вакыты юктыр, дип уйлап куйган идем. Ә болай мунчалар тышлау белән дә шөгыльләнәм. Сыннар ясау белән генә әлегә әллә күпме акча эшләп булмый. Мунча тышлап, кулга акча тизрәк керә”.

Ильяр кул эшләрен, нигездә, нарат агачыннан ясый. Чөнки шәһәрдә юкә агачын табу авыр. “Эш өчен күбрәк эрбет, юкә агачлары яраклы. Алар йомшак һәм яхшырак киселә. Мин яшәгән Лайтамакта юкәләр күп үсә. Авылдашлардан юкә материалын табу мөмкинлеге турында сорашкач, аларга кагылырга ярамаганлыгын әйттеләр”, – ди оста.

Бүген ул тар гына остаханәдә иҗат итә. Киләчәктә иркен, мөмкинлекләре күбрәк булган столярлык остаханәсен ачу турында хыяллана. Яшьләрне кул эшенә тарту, өйрәтү нияте дә бар икән. “Яшь егетләрне бу һөнәрчелеккә өйрәтәсем килә. Алар татар, рус буламы, мөһим түгел. Үземнән яхшы эз калдырасым килә”, – ди максатчан Ильяр.

Күптән түгел Тубыл медицина көллиятеннән махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә пано урнаштыру өчен куллар ясавын сораганнар. Тубылда урнаштырылган сөяктән сыннар ясаучы танылган Миңсәлим Тимергазеев остаханәсенә юл күрсәткеченең авторы да Ильяр Назыров була.

Кулыннан бар эш килгән останың яшәгән йорты да үзенчәлекледер?, – дип сорашам аннан.
– Әлегә үз йортымны салу турында уйланам гына. Аны мин агачтан уеп, капкаларын төрле бизәкләр белән сырлап татар стилендә төзергә телим. Бу эшемне биш ел эчендә башкарып чыгармын, дип ышанам.

Кем әйтмешли, әйткән сүз – аткан уктай, фикерләре, сүзләре төпле аның. Сөйләшүдән аңлашылганча, үз юлын үзе ярырга тели. Ярдәм сорарга яратмый. Чөнки зур уңышка юлламасы – үҗәтлеге, тәвәкәллеге һәрвакыт үзе белән йөри.

Таңсылу Габидуллина (“Себер татар дөньясы”, Төмән)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*