Нәүрүз – кояш тәкъвиме буенча яшәгән халыкларның Яз һәм Яңа ел бәйрәме. Ул табигатьнең яңаруын, уянуын, яктылыкның караңгылыкны, җылылыкның салкынны, яхшылыкның явызлыкны җиңүен символлаштыра. Төрле илләрдә Нәүрүзне билгеләп үтүдә бер-ике көнгә аерма булырга мөмкин, чөнки кайбер төбәкләрдә ай яки астрономия календаренә өстенлек бирәләр.
Бәйрәм мөселман традициясе түгел һәм борынгы исламга кадәрге ышануларга сылтама ясый. 2009 елда ЮНЕСКО Нәүрүзне матди булмаган мирас исемлегенә кертте, ә 2010 елдан БМО Генераль Ассамблеясе аны Халыкара көн дип игълан итте.
Бакча Сарай авыл клубы мөдире Асия Фәйзулова Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә балалар өчен конкурс формасында чара үткәрде.
Асия Фәйзулованың кереш сүзеннән, Нәүрүз бәйрәме, яз җитү белән котлауларыннан соң, балалар ике командага бүленделәр, капитаннар билгеләделәр. Бер минут эчендә һәр команда үзләренә атамалар уйлап таптылар. “Яз” һәм “Кояшкай” командалары спорт бәйгеләрендә бергәләп көч сынаштылар, алып баручыларның сорауларына тиз һәм төгәл җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, әйтемнәрне әйтеп бетерделәр.
Уенны урта мәктәп укытучылары – Лилия Гүзәлбаева, Алсу Арсланова, Любовь Гаделшинадан торган жюри бәяләде. Баллар нәтиҗәләре буенча уенда Дуслык җиңде. Чара азагында Нәүрүзбикә-Асия Фәйзулова барысын да тәмле коймак белән сыйлады.
Чыганак: vuslon.ru