tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, татар малае-2025” бәйгесе финалына әзерлек дәвам итә
“Татар кызчыгы, татар малае-2025” бәйгесе финалына әзерлек дәвам итә

“Татар кызчыгы, татар малае-2025” бәйгесе финалына әзерлек дәвам итә

7-8нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә  “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесенең өченче туры узды. Бәйге яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү, балаларны һәм ата-аналарны татар халкының рухи традицияләренә һәм тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Быел Казан шәһәре буенча барлыгы 406 бала катнашкан. Аларның 29ы сайлап алынып, шулар арасыннан финал этабына 16 бала ­­­ —8 кыз һәм 8 малай үтте. Бәйге 6-7 яшьлек балалар өчен үткәрелә. Катнашучылар берничә юнәлештә көч сынашты.  Алар  үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәтте.

7нче апрель көнне, малайлар өчен, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го уены  буенча республика спорт мәктәбендә шахмат уены буенча өйрәтү дәресе уздырылды.  Иң элек, шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат Айнур Айдар улы мәктәп белән таныштырды, өйрәтү дәресе үткәрде. Аннары катнашучы егетләребез осталыкларын күрсәтеп, шахмат уенында көч сынашты.

Төшке аштан соң, катнашучылар Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернатында булды. Анда  егетләребез стройда йөрү, кулда күтәрелү буенча өйрәтү дәресләре алды. Мастер-классны мәктәп директоры Андрей Николаевич  үзе башлап җибәреп, өйрәтү дилбегәсен мәктәптә стажировка үтүче курсантка тапшырды. Ул үз эшен уңышлы башкарып, азактан катнашучыларга әлеге этап өчен бәя дә куйды. Шуны ассызыклап үтү кирәк, һәр этап өчен бәяне һәр һөнәрнең үз остасы куя.

Кызлар өчен остаханәләрне Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы һәм «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова үткәрде.

8нче апрель көнне, беренче эш итеп, кызлар өчен май канаты ясау буенча остаханә үткәрелде. Киләсе этап — вак гөбәдия ясау буенча осталык дәресе. Татар кызларына хас булганча, ризык эшенә тотыныр алдыннан, кызларга җиңсә, алъяпкыч, яулык киертелде. Остаханә вакытында балаларга әче һәм төчегә басылган камырның аермасы, камырны тигез итеп бүлү үзенчәлекләре, һәр якның үзенә генә хас пешерү алымнары турында да искәртеп үтте Кадрия ханым. Азактан энә кадагыч ясау буенча да остаханә узды. Кызларның, яшь булуларына карамастан, куллары кул эшенә ятып торганнары да шактый иде.

Бәйгенең гала-концерты 14нче апрель көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә узачак. Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда сигезенче тапкыр оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*