9нчы апрель көнне Балтач районында Каюм Насыйри исемендәге конференция узды. Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, Балтач, Саба, Биектау, Арча, Казан бүлекчәләреннән “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты. Конференция программасы катнашучыларны төрле елларда Каюм Насыйри премиясенә лаек булган балалар бакчасы һәм мәктәпләр эшчәнлеге белән танышу форматында үткәрелде.
Кунакларны иң элек катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасында зурлап каршы алдылар. Биредә катнашучылар Каюм Насыйри рецепты буенча ясалган солы кесәленнән авыз итте. Каюм Насыйри язып калдырган нәсыйхәтләргә нигезләнеп ясалган чәйләр, ризык төрләре белән таныштылар. Балалар бакчасында озак еллар мөдир булып эшләгән, бүгенге көндә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Балтач районы бүлекчәсе җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсих кызы үзләре булдырган методик әсбаплар белән таныштырды. Балалар бакчасы коллективы, эш тәҗрибәләребелән уртаклашып, балалар белән бергә орлык утырту күренешен тәкъдим итте.
Киләсе тукталыш – Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе. Биредә кунаклар гимназиянең эш тәҗрибәсе белән танышты. Укучыларга заман белән бергә атларга, шул ук вакытта милли тәрбия дә алырга барлык шартлар да тудырылган мәктәптә. Укучылар агрономия белән дә кызыксына, нейрочелтәрләр турында да күп белә, роботехника белән беррәттән иҗатта да активлар. 40тан артык дәреслек авторы Әминә Мөхәммәтҗанованың хезмәтләреннән төзелгән күргәзмә дә биредә урын алган иде. Әминә ханым үзе дә әлеге конференция кунагы булды.
Өченче тәҗрибә уртаклашу мәйданы – Салавыч күппрофильле лицее. Шулай ук Каюм Насыйри премиясенә ия уку йорты. Мәктәп эшчәнлеге белән танышканнан соң, конференция пленар утырыш белән дәвам итте.
Чарадан һәр катнашучы гыйлем, тәҗрибә алды. Каюм Насыйри исемен йөрткән уку йортларының эш алымнары беркемне дә битараф калдырмады.
Каюм Насыйри исемендәге премия педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү оешмлары хезмәтләренә тапшырыла. Премия милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан Республикасы халыклары милли мәдәнияте традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия биргән, милли белем оешмалары өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен билгеләнә.