4 апрельдә Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында VI төбәк тарихчыларының Бөтенроссия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү конференциясе булып узды. 5 апрельдә Чистай районында “Балалар. Сугыш. Язмышлар…” исемле китапның презентациясе үтте. Әлеге басмага минем дә Ижауда яшәүче Илдус абый белән Хөрия апа турындагы мәкаләм дә кергән. Газета укучыларыбызны да йөреп кайткан сәяхәтем белән таныштырам.
Кара алтын ягы
Кара алтын чыгучы Лениногорск төбәгендә беренче тапкыр булуым. Районның бер башыннан кереп, сиксән-туксан чакрымнар чамасы юл узып, Шушма елгасы ага: авылларның күбесе: татары, урысы, чувашы, мордвасы шушы матур елга ярларына сыенып утырган. Авылларның бөтенесе дә XVIII гасырда нигезләнгән икән. Үзенең иксез-чиксез Рәсәй империясе биләмәләрендә – Шөкер, Сарабиккол, Мордва-Карамалка авыллары да барлыгын хәтта Пётр I патша да белгән, төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән.
Зәй-Каратай авылы – татар халкының мәдәнияте, әдәбияты, тарихы өлкәсендә зур галим һәм мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, әдәбият галиме һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов, талантлы прозаик Халисә Ширмән, Татарстан күләмендә дан казанган дистәләгән укытучы һәм мәдәният хезмәткәрләрен, танылган авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате эшчәннәрен биргән данлыклы авыл. Гомумән, Лениногорск районында язучы, шагыйрьләр шактый. Воткинск шәһәрендә яшәп, иҗат итүче шагыйрәбез Гөлфия Исхакова шушы таулы, матур табигатьле яктан бит.
Авылны күтәрергә дәүләт программасы кирәк!
Төбәкчеләр дүрт секциягә бүленеп эшләделәр. Секцияләрдә төбәкче тарихчылар авыл, изге урыннар, шәхесләр тарихы белән таныштырдылар, авыллар турында нәшер ителгән китапларын бәян иттеләр. Миңа Идел-Урал төбәге торак пунктларының тарихы һәм мәдәнияте секциясендә катнашып “Яңарыш” газетасы битләрендә татар авыллары” темасына чыгыш ясарга туры килде. Мин үз чыгышымда Удмуртиядәге татар авыллары белән таныштырдым. Вакыт һәр нәрсәгә патша шул, авыллар кызганыч бетеп бара. Конференция узган Зәй-Каратай мәктәбендә бүгенге көндә унсигез бала белем ала, ә югыйсә укырга бөтен мөмкинлекләр бар, укытучылар коллективы бик көчле. Һәр чыгыш ясаучының авыллар бетү турында иде борчуы. Секциядә катнашучылар “Авылларны дәүләт программасы нигезендә күтәрергә кирәк” дигән фикергә килделәр.
“Татар”Швейцариясе”
Икенче тукталышыбыз – Чистай районы булды. Чистайны – русларның «чистое поле» дип әйтүеннән килеп чыккан дип әйтәләр. Ногайлар, башкортлар рус авылларын яндырып киткәч, руслар, патшага барып: «Батюшка, все сгорело, чистое поле, чистое поле», – дип әйткәннәр, дигән фикер бар икән. Ләкин Чистайның борынгы мөселман зиратында Алтын Урда чорындагы XIII гасыр кабер ташлары бар. Димәк, ул вакытта ук инде монда яшәгәннәр. Чистай районында Җүкәтау (Юкәтау) шәһәре булган. Җүкәтауда яшәүчеләр гаскәри халык була. XIX гасырда Чистай мәдәният, дин һәм мәгърифәт учагы булып торган. Казаннан Уфага яки Оренбургка юл тоткан кеше Чистай аша киткән, шунлыктан, шәһәр мәдәни үзәк булган. Бик күп шәхесләр Чистай мәдрәсәләрендә белем алган. Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими Мөхәммәтзакир хәзрәт Камаловның «Камалия» мәдрәсәсендә укыган. Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре сюжетында Чистайда булган вакыйгалар телгә алына. Фатих Кәрими «Камалия» мәдрәсәсендә укыганда, русчадан тәрҗемә итеп, спектакль куя. Шуның өчен Фатих Кәримине мәдрәсәдән куалар. Бу вакыйга «Беренче театр» әсәрен язарга Галиәсгар Камалга этәргеч бирә, дип әйтәләр.
Чистай дигәч, минем күз алдына командирлар сәгате һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы килә иде. Чөнки күп кенә егетләр безнең яклардан шунда белем алды. Чистай Чулман елгасы буендагы ачык һавадагы музейлар шәһәре. Борынгы, тарихи йортлар, мәчетләр бихисап биредә. Тукайның мәхәббәте булган Зәйтүнә Мәүледова яшәгән йорт та исән. Атаклы сәгать заводы эшли икән әле. Чистай районы мөхтәсибәте тарихи да, кызыклы да үзәк.
Мишәргә әйләнгән Альмира!
Альмира ханым белән берничә ел элек Туймазы районында “Бабай утары”нда тарихчы-төбәкчеләр конференциясендә танышкан идек. Ул миңа үзе “Син Рәфилә бит, сине социаль челтәрдә карап барабыз” – дип дәшкән иде. Соңыннан инде конференцияләрдә аның матур җырлавына, туры сүзле, белемле булуына игътибар итә башладым. Менә инде Альмира Шәрифуллина белән, аның биләмәләрендә ныклап танышырга насыйп булды. Ул тумышы белән Балтач районыннан. Мәктәпне тәмамлагач, мәдәният һәм сәнгать институтына кермәкче булган, ләкин әти-әнисе каршы төшкән. Шуннан соң Чистай районы Йолдыз авылында торучы Галя апасы: “Безгә якын гына педучилище бар, шунда укырга керерсең”, – дип, аны бирегә чакырган. “Шул вакытта армиядән күршегә Рафаэль исемле егет кайтты. Озын буйлы, чибәр егеткә шунда ук гашыйк булдым. Булачак каенанам да Рафаэльгә: “Күршедә бер кыз бар, көне буе бакчада артын туңкайтып эшли дә, эшли, шул кызны алып чыгабыз”, – дигән. 18 яшем тулгач, кияүгә чыктым инде мин. Гаилә ишле, унөч бала. Мин килгәндә алар кайсы кая таралып беткәннәр иде инде. Ләкин гомер буе автовокзалда яшәгән кебек яшәдек. Безнең кухняда өстәл җыелмады, ишекнең биге булмады. Яшәгәндә төрле хәлләр булды, ләкин мин үземне бик бәхетле саныйм. Каенанам мине беркайчан да дингә килергә өндәмәде бары тик: “Мин сиңа бик рәхмәтле, мине догадан калдырма“, – диде. Менә шуннан соң мин намазга бастым. Шундый вакыт үзе килә икән ул. Минем әнием керәшен, тормыш иптәшем мишәр. Кайчагында: ”Ничек яшисең мишәрләр белән?” – диләр. Мишәрләр сүзен үти торган, эшчән халык. Яши, яши мин үзем дә шундыйга әйләндем”. Презентация барышында Альмира ханымның чын көчле, эшчән ханым икәнлегенә инанырга була иде. Эшләмичә генә Чистай районы халкыннан мондый зур хөрмәтне яулап булмый!
Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, төбәк тарихчысы Альмира Шәрифуллина тарафыннан оештырылган музей да эшләп килә, төрле-төрле проектлар авторы да – ул. Йолдыз мәктәбендә егерме ел барлыкка килгән проект җыйды да инде безне бирегә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына ике телдә “Сугыш. Сабыйлар. Язмышлар” исемле китап төзелеп, нәшер ителде. Әлеге китапта сугыш чоры балаларының хатирәләре, язмышлары бәян ителгән. Китапта 82 мәкалә, 23 шигырь 9 балалар рәсеме кергән. Басмада Чистайдан, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән дә язмалар кергән. Әлеге басмага минем дә Ижауда яшәүче Илдус абый белән Хөрия апа турындагы мәкаләм кергән.
Рәссам Захаров
Ләкин мин китапта тагы бер мәкаләгә тап булдым. Аны “Нократ” туган як оешмасының җитәкчесе Рәйсә Муллахмәтова язган. Рәйсә ханым белән әлеге чарада очрашып, бу язма турында фикер алышып алдык, чөнки Рәйсә ханым якташын эзләп, Ижауга барып туплаган бу мәкаләне. Мәкалә Ижау шәһәрендә яшәп иҗат иткән рәссам Владимир Захаров турында. Ул тумышы белән Татарстаннан. Әтисе сугышта вафат була, әнисе өч бала белән тол кала. Балаларны ачлыктан саклап калу өчен Варвара түти бер уч бодай кесәсенә салып, шунын өчен кулга алына. Бер сеңелләре шул вакытта ачтан шешенеп үлә. Володя шул вакыттагы авырлыкларны җиңеп, Ижау педагогика институтының сәнгать-графика бүлеген читтән торып тәмамлый. Укыган вакытта ук “Машиностроитель” мәдәният сараенда урнашкан сәнгать студиясенә йөри. “Спартак” һәм “Дружба” кинотеатрларында художник-оформитель булып, механика институтында, шәһәрнең иҗат мастерскойларының сәнгать фондында эшли. Бәлки күпләр игътибар итеп хәтерләрендә дә бардыр, механика заводы бинасында фасады, Пионерлар сараенда аның ясалган эшләре бар. Рәссам көче белән төрле масштабтагы һәм пыяладан торган витражларның композицион чишелешен: “Ижевск” ресторанында, төньяк базарның павильонында, тимер юл вокзалының пассажирлар залында, Радиозавод ашханәсендә, Сарапул шәһәренең балалар бакчасында, “Платформа” спорткомлексындагы “Октябрь” кинотеатрында, “Металлург” шифаханәсе фойесында аның хезмәтләрен күрергә була. Кызганыч, ул инде безнең арада юк икән инде, күп кенә эшләре дә биналар юкка чыгу, үзгәрү белән сакланмагандыр.
Әлеге сәяхәттә үземә менә шундый мәгълүматлар алып кайттым. Соңгы елларда авыл, җирлек тарихларын өйрәнүгә, үткәннәребезне барлауга шактый игътибар бирелә башлады. Хәтта һәр авылның үз һәвәскәр тарихчысы, төбәкчесе барлыкка килде. Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе, ТРның атказанган фән эшлеклесе тарихчы Альберт Борһанов Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән әнә шундый сәяхәтләрне еш оештыра. Әлеге сәяхәтләр төбәкче-тарихчыларга бер-берсе белән ныграк танышырга, тәҗрибә уртаклашырга, үрнәк алырга ныклы нигез булып тора.
Рәфилә Рәсүлева, журналист, төбәк тарихын өйрәнүче.
Ижевск шәһәре, Удмуртия Республикасы.