tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бу авыллар барлыгын хәтта Пётр I дә белгән, төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән»
«Бу авыллар барлыгын хәтта Пётр I дә белгән, төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән»

«Бу авыллар барлыгын хәтта Пётр I дә белгән, төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән»

Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында төбәк тарихчыларының VI Бөтенроссия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү конференциясе булып узды. Бу хакта Ижевск шәһәрендә яшәп, төбәк тарихын өйрәнүче Рәфилә Рәсүлева үз фикерләре белән уртаклашты.

Лениногорск районы территориясе аша, шактый юл узып, Шушма елгасы ага. Төрле милләт кешеләре яшәгән авылларның күбесе шушы матур елга ярларына сыенып утырган. Тарихчылар әйтүенчә, аларның барысына да XVIII гасырда нигез салынган. Үзенең иксез-чиксез империясе биләмәләрендә – Шөгер, Сарабиккол, Мордва-Карамалка авыллары барлыгын хәтта Пётр I дә белгән, төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән.

Зәй-Каратай – зур галим һәм мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, әдәбият галиме һәм шагыйрь Әнвәр Шәрипов, талантлы прозаик Халисә Ширмән, Татарстан күләмендә дан казанган дистәләгән укытучы һәм мәдәният хезмәткәрләрен, танылган авыл хуҗалыгы һәм нефть сәнәгате эшчәннәрен биргән данлыклы авыл.

Төбәкчеләр дүрт секциягә бүленеп эшләделәр. Изге урыннар, шәхесләр тарихы белән таныштырдылар, авыллар турында нәшер ителгән китапларын бәян иттеләр. Һәр кеше авылларның бетеп баруы турында борчылып чыгыш ясады. Конференция оештырылган Зәй-Каратай мәктәбендә дә бүген унсигез генә бала белем ала, югыйсә укырга бөтен мөмкинлекләр бар, укытучылар коллективы бик көчле. Конференциядә катнашучылар, авылларны дәүләт программасы нигезендә күтәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр.

Икенче тукталыш Чистай районы булды. Шәһәрнең борынгы мөселман зиратында Алтын Урда чорындагы XIII гасыр кабер ташлары бар. Димәк, бу җирлектә шул заманнардан бирле яшәгәннәр. Чистай районында Җүкәтау шәһәре дә була. XIX гасырда Чистай мәдәният, дин һәм мәгърифәт учагы булып торган. Казаннан Уфага яки Оренбургка юл тоткан кеше Чистай аша киткән, шунлыктан, шәһәр мәдәни үзәккә әйләнгән. Бик күп шәхесләр Чистай мәдрәсәләрендә белем алган. Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими  «Камалия» мәдрәсәсендә укыган. Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре сюжетында Чистайда булган вакыйгалар телгә алына. Фатих Кәрими «Камалия» мәдрәсәсендә укыганда, русчадан тәрҗемә итеп, спектакль куя. Шуның өчен аны мәдрәсәдән куалар. Шушы вакыйга «Беренче театр» әсәрен язарга Галиәсгар Камалга этәргеч бирә, дигән фараз бар.

Чистай — Чулман елгасы буендагы ачык һавадагы музейлар шәһәре. Биредә борынгы тарихи йортлар, мәчетләр бихисап. Тукайның мәхәббәте булган Зәйтүнә Мәүледова яшәгән йорт та исән. Чистай районы мөхтәсибәте — тарихи да, кызыклы да үзәк.

Районның Йолдыз авылы мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, төбәк тарихчысы Альмира Шәрифуллина тарафыннан оештырылган музей эшләп килә. Ул – төрле-төрле проектлар авторы. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына ике телдә «Сугыш. Сабыйлар. Язмышлар» исемле китап әзерләгәннәр. Әлеге китапта сугыш чоры балаларының хатирәләре, язмышлары бәян ителгән. Соңгы елларда авыл, җирлек тарихларын өйрәнүгә, үткәннәребезне барлауга шактый игътибар бирелә башлады. Хәтта һәр авылның үз һәвәскәр тарихчысы, төбәкчесе барлыкка килде. Бу – бик күркәм күренеш. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов оештырган мондый сәяхәтләр исә тарихчыларга бер-берсе белән ныграк танышырга, тәҗрибә уртаклашырга, үрнәк алырга ныклы нигез булып тора.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*