Бу көннәрдә Нократ Аланы “Молот-Оружие” җаваплылыгы чикле җәмгыять генераль директоры Равил Рамил улы Нургалеев тәбрикләүләр кабул итә. Ул җитәкли торган предприятие Россия Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә Александр Невский ордены белән бүләкләнде.
Шул уңайдан Равил әфәнде белән очрашып, әңгәмә корырга мөмкинлек булды. Аның белән интервьюда үзем генә түгел идем, янына Казаннан килгән кунаклар белән кердек. Кунаклар турында сүз аерым. Без “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый оешма тарафыннан алынган “Нократ татарлары мәдәни коды 3. Нократ җыен” дип исемләнгән грант кысаларында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция үткәрергә әзерлек алып барабыз. Грант Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге аша алынды. Шул исәптән Казанда басыла торган “Безнең мирас” журналында безнең як татарлары турында язмалар урын алачак. Безнең як татарлары дигәндә, әлбәттә, журналның баш редакторы Ләбиб Леронга беренче итеп Равил Нургалеев белән очрашырга кирәк дигән фикеремне җиткердем. Очрашу көнен, барыбызга да уңайлы булсын дип билгеләп йөргән арада, безнең заводка Александр Невский ордены бирелгәне мәгълүм булды.
Һәм без, ниһаять, баш редактор Ләбиб Лерон, җаваплы редактор Ленар Гобәйдуллин , мин, завод идарәсенең сөйләшүләр алып барыла торган кабинетында Равил әфәндене көтеп утырабыз. Казанлылар сөйләшенгән вакыттан бераз алданрак килде һәм безгә әлеге гаять үзенчәлекле кабинет белән иркенләп танышырга мөмкинлек туды. Бу кабинетка беренче генә керүем түгел, әмма аның диварлары музей экспозициясен хәтерләтә торган итеп эшләнгән булганлыктан, карап бетерү өчен көн дә җитмәс кебек.
Күз башта түрдә урнашкан патефоннар коллекциясенә төште. Нургалеев үзе кергәч, ул да баш сүзен шул патефоннардан башлады. Алар шактый һәм һәрберсен уйнатып була икән. Менә Равил әфәнде берсен эшләтеп җибәрде, пластинкасын куйды һәм узган гасырның утызынчы-кырыгынчы елларындагы, ялгышмасам, музыка агыла башлады. Ә стеналар буйлап корал коллекциясе.
– Шәхси коллекциям, – диде ул аңлатып. – Әлбәттә, барысы да макетлар.
Өстәл артына утырыштык. Очрашу максаты – Нургалеев турында язма әзерләү бит әле. Генераль директорның вакыты бик кысан икәнлеге аңлашыла. Менә ул кереш өлешне артык сузмыйча гына сүз башлады, үзе турында кыскача, шул ук вакытта тулы итеп сөйләп бирде. Соңыннан Казан кунакларыннан сорауларыгыз бармы дип сораган иде,юк диделәр. Менә бу ике яктан да кеше вакыты кадерен белү үрнәге!
Равил Рамил улы безнең өчен ят кеше түгел. Әтисе Рамил ага белән әнисе Нурҗиһан ханым тумышлары белән Иске Пенәгәрнеке, гомер итүләре Сосновка шәһәрендә. Гади, гадел, тырыш кешеләр. Равил үзе беренче югары белемне Казан дәүләт ветеринар медицина академиясендә ала. Алга таба аның тормыш юлы безнең күз алды һәм ул һич кенә дә ветеринария белән бәйле түгел. Менә хәзер Равил Нургалеев биш елдан артык инде Нократ Аланы “Молот-Оружие” заводын җитәкли.
“Молот-Оружие” предприятиесе күптән җаваплылыгы чикле җәмгыять дип аталса да, без, Нократ Аланында яшәүчеләр өчен, ул һаман да күпне күргән машина төзүчеләр заводы. 1941 елның ачы көзендә Мәскәү янындагы Загорск шәһәреннән берничә эшелонга төяп алып килеп тиз ара эшләтеп җибәргән завод Бөек Ватан сугышы елларында легендар ППШ коралы эшләп чыгарды. 2 миллион 500 мең данә! Илебездә шгул чорда ясалган әлеге төр коралның яртысы!
Аннан соң сугыштан соңгы авыр еллар һәм алга таба тыныч тормыш. Завод киң колач белән эшләвен дәвам итте. Аның алыштыргысыз директоры Фёдор Иванович Трещёвны безнең шәһәрне салган кеше дип әйтә алабыз, чөнки ул эшләгән чорда Нократ Аланы тирә-якта тиңе булмаган матур төбәккә әверелде. Соңыннан узган гасырның үзгәреш җилләре чоры башланып, Трещёв заманы бетте, үзе лаеклы ялга чыккач, завод нык артка чикте. Продукция күләме кискен кимеде, эш урыннары кыскартылды, эшләгәннәргә айлар буе хезмәт хакы түләнмәде. Завод хуҗалары берсе арты берсе алмашынды. Предприятиенең ни кадәр бөлгенлеккә төшкәнлеге турында саннар китерми, бер генә фактны җиткерәм. Чираттагы җитәкчелек заводка керә торган тимер юл рельсларына хәтле сүтеп сатырга мәҗбүр булды диделәр.
Равил Рамил улы, алдан әйтеп киткәнчә, генераль директор итеп моннан биш ел ярым гына куелды. Бик күпләр бу татар егете шул кадәр кадәр авыр йөкне күтәрә алыр микән дип уйлагандыр. Нургалеев исә четерекле вазифага тиз ара эш аты кебек җигелде, аяк терәп тартты һәм менә, Президент Владимир Путин аның җитәкчелегендә завод эшчәнлеген бәяләп, бик тә дәрәҗәле Александр Невский ордены белән бүләкләде. Ил җитәкчесе тарафыннан Равил Нургалеев эшләгән шушы кыска гына вакыт бик югары бәя алды!
Александр Невский ордены Россия империясендә Изге Александр Невский ордены исеме белән Екатерина I тарафыннан 1725 елда барлыкка килә һәм Ватанга тугры хезмәтләре өчен хәрбиләрне, гражданнарны бүләкләү өчен билгеләнә. Бөек Октябрь Социалистик революциядән соң патшалар тарафыннан бирелә торган бүләк буларак юк ителә. Икенче Бөек Ватан сугышы елларында ул хәрби орден буларак яңадан бирелә башлый. Советлар Союзы таркалгач тагын юкка чыга. Бүген Александр Невский ордены иң дәрәҗәле хөкүмәт бүләкләренең берсе. Орденның статус билгеләмәсендә Россия Федерациясенең оборона потенциалын тәэмин итүдәге югары казанышлары өчен предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр коллективларына, милек рәвешләренә карамастан, бүләкләнергә мөмкин дип язылган.
“Молот-Оружие” предприятиесе бүген дәүләтебез иминлеге өчен кирәк булган продукция эшләп чыгара. Биш ел ярым ара күп түгел, шул вакыт эчендә предприятиедәге уртача хезмәт хакы 3 тапкырга артты, 78 мең сум тәшкил итә. Эш урыннары 25 процентка күбәйде. Эшләп чыгарыла торган продукция күләме 7 тапкырга үсте. Эш хакы һәм салым буенча бурычлары юк. Ә бит элекке җитәкчелек вакытында завод эшчеләренең айлар буе хезмәт хакы тоткарлану сәбәпле буш кәстрүлләр тотып урам маршына чыгулары яңа гына булган кебек!
Бүген безнең завод заманча технологияле алдынгы предприятие һәм ул Фёдор Иванович Трещёв вакытындагы күркәм традицияләрне саклап эшен дәвам итә. Алдагысын уйлап, Нургалеев инициативасы белән завод тарафыннан машина төзү технологиясе белгечлеге буенча кадрлар әзерләү йөзеннән дүрт яклы килешү гамәлдә. Бу килешүдә Киров өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Вятка дәүләт университеты һәм Нократ Аланы күп профильле лицей һәм завод үзе катнашалар.
Равил Рамил улы Нургалеев эш урынындагы төп вазифасыннан тыш җәмәгать эшләре белән мәшгуль. Ул Киров Кануннар чыгару җыелышы депутаты. Депутат буларак шәһәр һәм район тормышының кайсы ягын алма, барысы буенча да булышлык итә. Ул шулай ук “Киров өлкәсе татарлары конгрессы” өлкә иҗтимагый җәмгыять рәисе. Безнең бер генә чара да аның ярдәменнән башка үтми. Әлеге вакытта Нократ Аланында яңа мәчет төзү буенча эш алып бара.
Равил әфәнде, боларның бөтенесе өстенә, махсус хәрби операция бару сәбәпле, үз өстенә яңа вазифалар да алды. Гуманитар ярдәм оештыру белән шөгыльләнә, ул якларга үзе дә җиде тапкыр барып кайтты инде.
Ә тормышта Равил Рамил улы гади генә бер кеше.Туганчылыклы. Нык терәге булып гаиләсе тора. Әңгәмә вакытында үзе турында кирәк дип тапкан бөтен нәрсәне сөйләп бирде дигән идем, сорауларыгыз бармы дип сорагач, Казан кунаклары юк диде, минем тарафтан исә бер сорау бирелде.
– Нинди ризыкка өстенлек бирәсез? – дип кызыксындым.
– Ризык дигәндә талымлап тормыйм, – диде ул елмаеп. –Нәрсә бар шуны ашыйм. Без үскәндә әллә ни төрлелек булмады, әни винегрет ясый иде. Әле дә аны яратып ашыйм. Пилмән ясый идек, әле дә аны яратам.
Равил әфәнденең олы кызы студент, үзе янында ике игез бала үсә. Игезләрне карау җиңел түгел, бәбәй чакларында бигрәк кыен. Җәмәгатенә әнисе булышты. Төшке ашка кайткан чакларда, җитешмәгән булсалар, тиз генә үзе әзерләп әле аларны да ашаткан чакларын беләм.
Равил Нургалеевның шәхсән үзенең Ватан иминлеге өчен фидакарь хезмәте һәм җәмгыять эшләрендә кешеләргә карата битараф булмый һәрвакыт ярдәмгә әзер булуы да Президент Владимир Путин тарафыннан югары бәяләнде. Ул икенче дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары ордены иясе.
– Безнең предприятиегә Президент фәрманы белән Александр Невский ордены бирелү ул заводта эшләүче һәм аның эшен оештыруга кагылышы булган бар кеше тырышлыгы нәтиҗәсе, – диде Равил Нургалеев саубуллашканда һәм әңгәмә вакытында журналист хезмәтен хөрмәт итеп читкәрәк куйган телефонын кулына алды. Кабинеты ишеге төбендә аны көтәләр иде инде.
Шәмсия Хәлимова, автор фотосы.