17-18 апрельдә КФУның Филология һәм мәдәниятар багланышлар институтында «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен бөтенроссия халык иҗаты фестиваленең йомгаклау этабы узды.
Быел ул унбишенче мәртәбә үткәрелде.
Фестивальгә барлыгы 225 гариза килгән. 500дән күбрәк катнашучы үзләренең мөмкинлекләрен ачу, яңалыкка өйрәнү һәм башкаларның иҗаты белән илһамлану мөмкинлегенә ия булган. Конкурс программасыннан тыш, фестиваль программасына мастер-класслар, иҗади очрашулар һәм интенсивлар, экскурсияләр кергән.
Конкурс номинацияләренә килгәндә, алар — медиа-иҗат, вокал башкару, инструменталь башкару, хореография сәнгате, мода театры, декоратив-гамәли иҗат, рәсемсәнгате, нәфис сүз, театр сәнгате.
17 апрельдә номинацияләр буенча катнашучылар үз талантларын күрсәтсәләр, 18 апрельдә исә фестивальнең гала-концерты узды.
Концертка килгәндә, барысы да профессиональ дәрәҗәдә оештырылган иде. Тамашачы гел күреп ияләнгән форматтан (гадәттә бит алып баручылар чыгып җиңүчеләрне әйтәләр, мөхтәрәм кунаклар бүләк биреп баралар) бераз читкә тайпылып, яңача караш белән эшләнелгән. Бүләкләнү тантанасы белән беррәттән фестиваль кысаларында осталыкларын югары бәяләп, яхшы дип тапкан катнашучыларның концерт номерлары белән матур итеп үрелеп барды.
Тамашачыларга үз осталыкларын түбәндәге катнашучылар күрсәтте: «Заман» фольклор коллективы, «Мирас» иҗат коллективы, Вокальный ансамбль «Девчата» вокаль ансамбле, «Әкият»мода театры, Сәитова Алия, «Язгөл» вокаль ансамбле, «Феникс» иҗат студиясе, Хамитова Зилә, «Мирас» театраль коллективы, «NÖKTA» бэнды. Һәр коллектив һәм соло номерлар һәркемне таң калдырды.
Аннан тыш Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының иҗат коллективлары: «Мизгел» яшьләр театры, «Бәйрәм» вокаль инструменталь ансамбль, «Яшьлек» бию коллективы, «Зарница» ИФМК халык җыры ансамбле матур номерлары белән концертны тагын да ямьләндерде.
Чакырылган мөхтәрәм кунаклар арасында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Казан федераль университетының яшьләр сәясәте һәм тәрбия эшчәнлеге буенча проректор Ариф Межведилов, «Татмедиа» АҖнең генераль директоры Шамил Садыков, «Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ ” мәгълүмат агентлыгы, «Татмедиа» PR-директоры Ләйсән Сафина катнашты, җиңүчеләрне бүләкләделәр, матур котлау-теләкләрен җиткерделәр.
«Безгә килгән һәркемгә, сәхнәгә кыю чыгучыларга рәхмәтлебез. Без, бу зур эшкә тотынган, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында җиңү яулый алмаган катнашучыларга тагын да рәхмәтле. Чөнки Казан Федераль Университеты хезмәткә зур рәхмәт белән карый. Һәм иҗат — зур эш. Бу остазларның һәм башкаручыларның үзләренең зур хезмәте», – дип Ариф Межведилов катнашучыларның зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Соңыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белән берлекттә һәр номинациядә беренче урынга лаек булган катнашучыларны бүләкләделәр.
Менә алар иң-иңнәре:
«ZAMAN» бию ансамбле
Хореография сәнгате (иҗат коллективы)
Шәехова Эльвина Рузмамат кызы
Хореография сәнгате (соло)
«Заман» фольклор коллективы
Мода театры (халык костюмы)
«Экият» балалар мода театры
Мода театры (заманча костюм)
Хәмитова Зилә Камил кызы
Вокал башкару (соло)
«Язгөл» вокаль ансамбле
Вокал башкару (иҗат коллективы)
Сәитова Алия Рөстәм кызы
Инструменталь башкару (соло)
«NÖKTA» бэнды
Инструменталь башкару (иҗат коллективы)
«Мирас» театр коллективы
Театр сәнгате. Кече формалар театры
МБМУГ «Г.Баруди ис. 4 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 9-10 сыйныф укучылары
Театр сәнгате. Инсценировка
«Татар халык җәүһәрләре»
Театр сәнгате. Спектакльләр, әкиятләр фрагменты
Бабаева Адель
Нәфис сүз. Башкаручы
Аниферов Ярослав Виталий улы
Медиа-иҗат. Фото
Мәүлитова Динә Нияз кызы
Медиа-иҗат. Видео һәм анимация
Морозова Елизавета Владимир кызы
Медиа-иҗат. График иллюстрация
Кабаева Алинә Ленар кызы
Декоратив-гамәли иҗат. Халык һөнәренең традицияләре һәм яңа тормышы
Шакирова Айзилә Айрат кызы
Декоратив-гамәли иҗат. Сәнгать кәсепләренең традицияләре һәм яңа тормышы
Алапанова Эмилия Эльмарт кызы
Сынлы сәнгать. Рәсем
Кузаева Карина Илдар кызы
Сынлы сәнгать. Рәсем сәнгате
Фазылова Азалия Фларид кызы
Сынлы сәнгать. Композициясе
Шунсын да ассызыклап китергә кирәк: һәр катнашучы үз исемен фестиваль тарихында язып калдырды, милли мирасны саклауга һәм арттыруга үз өлешләрен кертте.
Кәрим Газизуллин
Чыганак: idel.top