10 апрельдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театрында «Трибунал» спектакленең премьерасы булды.
Шул ук исемле пьесаның авторы – беларус драматургы, Беларус ССР халык язучысы Андрей Макаенок (12.11.1920), язылу елы: 1969. Драматург 1974 елда «Трибунал» трагикомедиясе өчен Белорус ССРның Якуб Колас исемендәге Дәүләт премиясенә ия була.
Пьеса беренче тапкыр Мәскәүнең Кече Бронная театрында режиссер Александр Дунаев тарафыннан куела. Анда Терешко “Колобок” – төп ролне Лев Дуров башкара.
Бик күптән язылган Андрей Макаенконың «Трибунал» пьесасын еш кына Белоруссиянең «Король Лир»ы дип атыйлар. Һәм чыннан да, ике пьесаның да проблематикалары нәрсәсе белән дә булса охшаш. Әтиләр һәм балалар темасы ике драматург тарафыннан да экстремаль ситуациядә, чиктән тыш, куркыныч, хыянәт призмасы аша карала. Вакыйгаларның кайда — король сараендамы, әллә авыл өендәме баруы бик мөһим түгел. Дәртләр барыбер шаярту гына түгел. Гаилә намусы төшенчәсе король өчен дә, гади көтүче, беренче карашка гади крестьян өчен дә, бер үк дәрәҗәдә мөһим. Ә инде бусагада дошман булса, «Трибунал»дагы кебек, хис-кичерешләр градусы һичшиксез Шекспирныкы булачак.
Вакыйгалар 1942 елның кышында Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге кечкенә бер авылында бара.
Спектакль трагикомедия буларак анонсланган, бу әсәрнең жанрына да аваздаш. Ләкин тамашачы өчен бу көчле драма. Бу патриотлык, фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт турындагы тарих.
Бөек Ватан сугышы. Оккупацияләнгән Беларус территориясе. Яңа немец тәртибе хакимлек иткән авыл. Иң гади крестьян йорты. Аның хуҗабикәсе Полина (төп рольне башкаручы Рәзифә Хәйруллина) – унике баласы булган герой-ана, нык кулы белән хуҗалыкны да алып бара һәм ирен дә, балаларын да йөгәнләп тота. Аның ире “Колобок” кушаматлы Терешко тыныч вакытта көтүче булып эшләгән һәм һәрвакыт игелекле, тыныч күңелле, гаиләсен тугры яратучы кеше булган. Бервакыт гаилә башлыгы туганнарына немецлар аны авыл старостасы – полицай итеп билгеләгәннәрен хәбәр итә…
Гаиләдәгеләргә моны ничек аңларга? Бөтенесе җаны-тәне белән фашизмга каршы булганда…
Әмма, бу вакыйга гаилә бәйләнешләре, кешеләрнең үз якыннарын һәм үз халкын коткару өчен нинди корбаннарга барулары турында.
Спектакльдә персонажларның оккупация фаҗигасе белән үзара мөнәсәбәтләренең кызыклы гади комизмы нечкә үрелеп бара. Нәтиҗәдә кеше күңеленең төгәл картинасы тасфирлана.
Бу төп рольне башкаручы актер Рамил Солтанов турында аерым мактау сүзләре әйтәсе килә. Аның бу рәвеш-кыяфәткә бөтен күңеле белән бирелүе таң калдырды. Рамилнең мимикалары, күз карашлары, буын тамырларының, кан тамырлары җепчәләренең тартылуы күз угыннан читтә калмый, аның белән бергә бу фаҗигане бөтен йөрәгең аша үткәрәсең. Белмим, башкача сүзләр белән җиткерү мөмкин түгел, үзең күрергә тиеш…
Хәзерге заманда, канкойгыч сугыш барганда, меңнәрчә, хәтта, әфган сугышыннан дистәләрчә күбрәк ир-егетләребез яу кырында башларын салганда – бу бик нык тетрәндерә. Ни нәрәсәгә кирәк бу?..
Бу шундый очрак, сүзләр юк, алар кирәк тә түгел…
Спектакль беренче минутыннан соңгысына кадәр киеренкелектә тота, үзенең эмоциональ үсешендә көчәя барып, син үксеп-үксеп еларга әзер булган апогейга кадәр барып җитә. Янәшәмдә утырган яшь кызның бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп, чын-чынлап үксеп елавын беренче күрүем иде…
Нерв эмоциональ кызулыкта гына түгел, актерларның мимикасында, ишарәләрендә, интонацияләрендә дә чагыла. Бу – безнең театр актерларның җитлегеп, югары биеклеккә күтәрелүен күрсәтә түгелме?
Мин моны актерлык осталыгының иң югары ноктасы дип атар идем: “Браво!” дип кычкырасы килә, тик сүзсез генә кул чабасың, чөнки суламыйсың, сәхнәдән күзләреңне алмыйсың, уйлап карыйсың, актерларның эчке халәтенә унисон булып торасың, бер сүз дә әйтә алмыйсың, чөнки тамагыңа төер кадалган…
Бу шулкадәр зур драматик эш, аны бернинди эпитетлар белән дә тасвирлап булмый. Һәм ул гаять авыр, монда уйнау гына түгел бит, ә барысы да, вак-төяк нечкәлекләргә кадәр – яшәү белән үлем арасы. Башка рольләрне башкаручылар үпкәләмәсеннәр иде, барысын язарга йөрәк киңлеге җитми, шулкадәр осталык белән башкардыгыз!
Брависсимо! Һәм башка берничек тә түгел… Театрыбыз шаккатырды! Ышанабыз ки, бу спектакль үзенең бүләген табар, башкача була да алмый! Әфәрин, егет-кызларыбыз, сез булдырасыз!
Спектакльнең куючы режиссёры –Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты – Фаил Ибраһимов.
Куючы рәссам – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Булат Ибраһимов.
Музыкаль бизәлеш – Эдуард Беджанов.
Режиссер ассистенты – Татарстан Республикасының атказанган артисты – Айрат Хәбибуллин.
Фәннур Гайсаров, «Яңа Вакыт».