Бүген, 23нче апрель көнне, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында “Үзбәкстан татарлары” исемле иллюстрацияле энциклопедик белешмәлекне тәкъдир итү чарасы булды. Кичәгә галимнәр, дәүләт оешмалары, фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре вәкилләре, шулай ук, әлеге эшкә битараф булмаучылар килгән.
Чараның модераторы —ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Галимова Эльмира Мөнир кызы булды. Тәкъдир итү кичәсендә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готыф улы сәламләде.
Шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Тимераханов Айнур Әхәт улы, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Касыймов Нодирҗон Вәлидҗан улы, китапның автордашы, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзасы Шиһабетдинов Ринат Нәҗметдин улы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Салихов Радик Рим улы да чыгыш ясадылар.
Данис Шакиров үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы исеменнән сәламнәрен җиткерде.
— Әлеге энциклопедиянең чыгуы, татар тормышының Үзбәкстанда кайнап торуына дәлил булып тора. Энциклопедияга 900дән артык шәхес турында мәгълүмат кергән. Әле яңа миграция нәтиҗәсендә бу китапны тулыландыра алырдай шәхесләребез дә бар. Бик зур рәхмәт, бу Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының командасы белән берләктә эшләнгән эш. Барлык татарлар исеменнән Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт җиктерәсе килә. Әлеге мәсьәләгә теләктәшлек белдерү, хәер-фатыйхасын бирү белән беррәттән, бу эшне куәтләп, татар белән үзбәк арасында гына түгел, Үзбәкстан белән Россия арасындагы элемтәләрне ныгытуда аерым саллы бер хезмәт булып тора. Бу әле презентация эшенең башы гына. 24нче майда без Үзбәкстан җирлегендә дә, Үзәк Азия Сабантуе алдыннан, татар мәдәнияты үзәгендә әлеге китапның презентациясен уздыруны планлаштырабыз.Үзбәкстанда, официаль саннарга карасак 300 меңләп татар яши, әлбәттә, бу сан күпкә күбрәк. 9 татар оешмасы эшләп килә. Гуманитар юнәлеш буенча гына түгел, төрле социаль-икътисадый, техник өлкәдәге шәхесләр дә әлеге хезмәттә үзләрен күрә ала. Шөкер, халкыбыз шәхесләргә аеруча бай. Әлеге эш архив материалларына гына таянып түгел, татар оешмалары белән берлектә эшләнгән, җанлы рәвештә алып барылган хезмәт. Үз чиратыбызда, шушы җирлекләрдә булган татар оешмаларына да рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Милли хәрәкәт анда тиешле дәрәҗәдә, хөкүмәт дәрәҗәсендә бәяләнә торган итеп эшләп килә , — диде Данис Фәнис улы үз чыгышында.
Белешмәлек Үзбәкстан, Россия, татар һәм үзбәк халыклары тарихына һәм мәдәниятенә, шулай ук Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы элемтәләргә багышланган 150 гә якын мәкаләне үз эченә ала.