Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә мәктәп укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларының студентлары катнашында «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» дип аталган республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узды. Г.Тукайның туган көненә багышланган әлеге чара быел 10нчы тапкыр үткәрелде.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов елдан-ел чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны арта баруын билгеләде. Узган елны 160 гариза килгән булса, быел аның саны 290га кадәр җиткән. Аннан соң чараның географиясе да киңәя бара: Татарстанның төрле районнарыннан тыш Чувашия Республикасы һәм Самара өлкәсе дә өстәлгән.
«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…» бәйгесе быел үзенең кечкенә генә юбилеен билгеләп үтә. Беренче елларны аның географиясе бик тар, катнашучылар саны бик аз иде, ә быел катнашучылар саны 300гә якын. Бу –безнең өчен бик шатлыклы вакыйга», – диде Рамил Мирзаһитов.
Бәйгедә Г.Тукайның шигырьләре татар, рус, инглиз, әрмән, чечен, төрек, кытай, башкорт, үзбәк, таҗик, тува, гарәп, чуваш һ.б. телләрдә яңгырады. Барлыгы 5 номинация бар иде:
- «Без – Тукайлы халык» – татар студентлары һәм укучылары сәнгатьле итеп татар телендә Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр;
- «Татар теле – күңелем теле» – чит ил студентлары һәм укучылары сәнгатьле итеп татар телендә Г.Тукай шигырьләрен сөйлиләр;
- «Тукай моңы – җиһанда» – Г.Тукай шигырьләрен чит телдә сөйлиләр;
- «Тукай – безнең күңелләрдә» – студентлар һәм укучылар Г.Тукайга багышланган үзләре язган шигырьләрне сөйлиләр;
- «Г.Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» – Г.Тукай иҗаты белән бәйле фәнни-тикшеренү эшләре.
Татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева конкурска 11 фәнни эш җибәрелүен әйтте.
«Фәнни эшләр язучылар арасында 4-11 сыйныф укучылары да, югары уку йорты студентлары да бар иде. Мәктәп укучылары күбрәк мифик образларга («Шүрәле», «Су анасы» һ.б.) мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта «Тукай иҗатында хатын-кызлар», «Тукай иҗатында әхлак» кебек анализ ясый торган темалар да тәкъдим ителгән иде. Мәсәлән, бер укучы Шотландия шагыйре Роберт Бернс белән Тукай иҗатын чагыштырып, андагы образлар бирелешен карый. Катнашучыларның укыганлыгы күренеп тора, һәм алар Тукайның образын, иҗатын иҗади яктан ачалар», – диде ул.
Катнашучыларны Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат та сәламләде. Ул аларга шагыйрь алдында булган җаваплылыкларын онытмыйча, туган телне саклап яшәргә өндәде.
«Габдулла Тукайның үз өе һәм балалары булмаса да, аның фатиры, өе ул – татар халкының күңеле булган, аның балалары ул – тулаем татар халкы үзе. 2012 елны вафатына берничә көн кала Арчада бөек әдибебез Туфан Миңннулин шундый сүзләрне әйткән иде: «Дәүләтсез халыкның дәүләте – аның шагыйрьләре. Тукай – безнең дәүләтебез, без шуңа сыгынып яшик», – диде шагыйрь.
Чараны Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар тел белеме кафедрасы оештырды.
Камилә Билалова
Чыганак: https://tatar-inform.tatar