tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр бәйгесендә җиңүчеләне бүләкләделәр
Казанда Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр бәйгесендә җиңүчеләне бүләкләделәр

Казанда Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр бәйгесендә җиңүчеләне бүләкләделәр

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ел саен уздырыла торган Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр ачык шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды. Быел ул унтугызынчы мәртәбә уздырылды. Бәйге танылган татар шагыйре, фронтовик һәм журналист Шәрәф Мөдәррис истәлегенә багышлана.

Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр бәйгесе 2006 елдан башлап Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Чүпрәле муниципаль районы администрациясе белән берлектә Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе базасында уза.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйгенең төп максаты – туган телләргә кызыксыну уяту, татар яшьләрен тәрҗемә эше белән якыннанрак таныштыру.

«Бәйге укучыларда татар телен өйрәнү һәм үстерүгә карата кызыксыну уята, аларны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыра. Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәче конкурсының бурычлары арасында – талантлы яшьләрне ачыклау, татар һәм чит телләр һәм әдәбиятны өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, шулай ук әдәби тәрҗемәгә игътибарны җәлеп итү. Киләчәктә төрле юнәлешләрдә, жанрлардагы яшь тәрҗемәчеләр барлыкка килер һәм татар әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итү практикасы тагын да үсәр дип өметләнәбез», – диде филология фәннәре кандидаты, тел һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы мөдире Алсу Әшрәпова.

Фото: © Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

Бәйге ике этапта оештырылган. Беренче тур читтән торып үткәрелгән: катнашучылар оештыру комитетына татар әдәбияты классиклары һәм хәзерге татар язучылары әсәрләреннән өзекләрне инглиз теленә тәрҗемәләрен тәкъдим иткәннәр.

«Беренче этап Габдулла Тукайга багышланган Туган тел айлыгы кысаларында узды. Икенче этапта иң уңышлы тәрҗемә авторлары катнашты. Финалга чыгучылар үзләренең әсәрләрен инглиз һәм татар телләрендә тәкъдим итәргә тиеш иделәр, тәрҗемә ителгән текстларда өзекләрнең стилистик һәм лексик үзенчәлекләре, авторларның иҗаты һәм тәрҗемәгә үз карашлары турында сөйләделәр. Аннары яшь тәрҗемәчеләргә, сүзлекне кулланмыйча, инглиз теленә язма тәрҗемә итү өчен танылган татар әсәреннән кечкенә генә өзек тәкъдим ителде. Икенче тур 18 апрельдә институтта узды», – дип аңлатты Алсу Әшрәпова.

Бәйгедә җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә дипломнар, акчалата приз һәм чараның иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: © Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

  • Шәрәф Мөдәррис – татар шагыйре, фронтовик һәм журналист. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк армиягә алына. 1942 елда «За Родину» газетасының беренче саны чыгуга, аны алдынгы сызыктан эшелонда урнашкан фронт газетасы редакциясенә күчерәләр. Поездның бер вагонда редакция, икенчесендә типография урнашкан була. Редакция купеларында руслар, татарлар, үзбәкләр, казахлар һәм башка милләт вәкилләре эшли. Эшелон берничә тапкыр ут астына эләксә дә, газета көн саен төрле телләрдә бастырылган һәм таратылган.
  • Шәрәф Мөдәррис үзенең мәкаләләрендә һәм шигырьләрендә солдатларның көндәлек тормышы, сугышчылар батырлыгы, фаҗигалелеге һәм Ватанга мәхәббәт турында яза. Әсәрләрен турыдан-туры сугыш кырында иҗат итә. Җиңү көнен хәрби хәбәрче Шәрәф Мөдәррис Берлинда каршылый һәм Рейхстаг диварына «Татар солдаты, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис» дип култамгасын язып калдыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*