tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай варисларын барладык…
Тукай варисларын барладык…

Тукай варисларын барладык…

25 нче апрель көнне, Түбән Кама шәһәренең 64 нче
“Сөембикә” балалар бакчасында “Мин – Тукай варисы” дип
исемләнгән бөтенрәсәй күләм бәйгенең финалы булып узды.
2011 нче елны Тукай елында нигез салынган бәйге,
Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге
белән берлектә, быел 14 нче мәртәбә үткәрелде.
Бәйгегә Татарстанның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән
72 видеоязма кабул ителде, шуның унөче финалга чыкты. Финал
өлешендә Казан, Биектау, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәре, Зәй,
Актаныш районнарыннан балалар гаиләләре белән көч
сынаштылар.

Тукайны төрле яклап ачып бирделәр алар. Әсәрләрен
заманча сәхнәләштерү, үзләрен чын артисларча тәкъдим итү,
татар телендә камил сөйләшү – әлбәттә барысы да зур хезмәт
таләп итә. Һәрбер бала туганнары (энесе, сеңлесе, апасы, абыйсы,
әби-бабасы), әниләре белән чыгыш ясадылар, ягъни гаилә
тәрбиясендә Тукай иҗатын чагылдырдылар. Гаилә башлыклары
катнашуы гомумән күркәм күренеш, шунысы куанычлы алар
елдан ел күбәяләр, шуңа да Тукай варисларының чыгышларын
бәяләү җиңелләрдән булмады…

Бәйгебезнең алыштыргысыз иганәчесе, һәрбер Тукай
варисына Г.Тукай сүрәте төшерелгән затлы кубоклар ясатучы –
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе,
Милли шура әгъзасы, шәһәребезнең мактаулы гражданы,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура
хезмәткәре Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, әлеге бәйгегә янә бер
яңалык өстәде: 1 нче урынга ия булган Тукай варисын бөек
шагыйребез туган көнендә, Тукай һәйкәле янында зурлаячаклар,
диплом һәм истәлекле бүләк тапшырачаклар. Бу инде Тукай
варисын тәрбияләгән гаиләгә генә түгел, барыбыз өчен дә зур
горурлык. Тукай варисларының даны тагы да арта дигән сүз.
“Ак калфак” оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Гөлсинә
Ибраһим кызы Галиуллина, бүләк салу өчен “Тукай варислары
– 2025” дип язылган зәвыклы вә заманча пакетлар булдыруы да
мактауга лаек.
Ә шул пакетны бүләкләр белән тутыруны, Мәскәүдә яшәүче
хөрмәтле якташыбыз, Татар һәм төрки халыкларының милли
конгрессы җитәкчесе Рөстәм Фаиз улы Ямалиев һәм Түбән
Кама Аксакаллар шурасы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе,
Татарстанның һәм Россиянең атказанган төзүчесе, шәһәребезнең

почетлы граҗданины Рифгать Мөхәммәтшаех улы Валиев үз өстенә алып, сабыйларны куандырдылар.
Шәхес тәрбияләүдә Г.Тукай иҗатын яктыртуларын
елдагыча иң зыялы, алдынгы, милли җанлы шәхесләребездән
торган мәртәбәле жюри бәяләде. Алар арасында Казан
шәһәреннән килгән, Бөтендөнья Татар конгрессы каршында
эшләп килүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры,
Россия Федерациясе сәламәтлек саклау отличнигы, югары
категорияле табиб Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина да бар
иде. Туган телебез – татар телен Тукай бөеклегендә саклавыбыз
һәм Тукай варисларын барлап даими үсендерүебез өчен горурлык
хисе белдереп, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура
рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы
Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров
исеменнән миңа һәм иҗади төркемебезгә рәхмәт хатлары,
истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шулай ук милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, гореф-
гадәтләрне яңартуга, туган телне саклауга багышланган
мәкаләләр язуым, “Туган як” газетасы белән хезмәттәшлек итүем
өчен “Татмедиа” АҖ, “Түбән Кама-информ” филиалы җитәкчесе
Алена Сергей кызы Дёмина һәм “Туган як” газетасының баш
редакторы, Татарстан Республикасының җурналистлар, язучылар,
рәссамнар берлекләре әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова премиясе
лауреаты, Фәрит Фәйзетдин улы Имамов исеменнән рәхмәт
хаты тапшырылуы да нур өстенә нур өстәде.
Конкурсның мактаулы кунаклары: Түбән Кама муниципаль
районы башкарма комитетының милли мәсьәләләр һәм
җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Шәйдуллин
Радик Мөнәвир улы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты,
Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Бөтендөнья татар
конгрессы Түбән Кама бүлегенең Башкарма директоры Ханов
Фирдәвис Гайнетҗан улы, шәһәребезнең Мактаулы
гражданины, икътисад фәннәре кандидаты Хәмзә Әзәл улы
Баһманов варисларның чыгышын күзәткәннән соң фикерләрен
уртаклаштылар. Тукай варисларының сәләтен югары бәяләп,
һәрбер балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга күрсәтәсе
иде әлеге тамашаны, диделәр.
Элек-электән, бәйгенең беренче елыннан ук әти-әнисе белән
катнашкан варисларны хуплап, татар гаиләләренә кызыксындыру
бүләге тапшырыла иде. Быел да Тукай варисларын тәрбияләү
эшендә иҗади якын килеп әзерләнгән, тулы гаилә белән
катнашкан иң үрнәк, иң күркәм биш гаиләгә өстәмә бүләкләр
бирелде.

Бөек шагыйребез, милләтебез кояшы Габдулла Тукайның тууына 139 ел вакыт узып китүенә карамастан иҗаты бүгенге көндә дә актуаль, гаиләдә әдәпле-әхлаклы балалар тәрбияләү өчен зур чыганак булып тора. Шуңа да мәктәпкәчә яшьтән үк

Тукайны өйрәнәбез, ул калдырган бәһасез мирасны түкми-чәчми
яшь буынга җиткерәбез, Тукай варислары тәрбиялибез. Ә Тукай
варислары, кайда да югалмыйлар, алар яшәгәндә, туган телебез
яшәячәк!

“Мин – Тукай варисы” бәйгесенең идея авторы,
Татарстанның атказанган укытучысы, Түбән Кама шәһәренең 64
нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстан
язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында
оешкан Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фондының Түбән Кама
муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Каюм Насыйри исемендәге
премия лауреаты, Нурзия Рәшит кызы Мирхазова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*