tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков: Татар әдәбиятында сугыш темасы ата-баба үрнәгендә югары әхлакка өйрәтә
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Илгиз Халиков: Татар әдәбиятында сугыш темасы ата-баба үрнәгендә югары әхлакка өйрәтә

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрнең гаять мөһим тәрбияви бурыч үтәвен, Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләп, ата-баба үрнәгендә югары әхлакка өйрәтүен әйтте.

«Бөтен дөнья халкының тарихын үзгәрткән сугыш вакыйгаларына татар әдәбияты даими мөрәҗәгать итте һәм ул бүген дә дәвам итә. Безнең көннәрдә сугыш һәм тынычлык темасының гаять актуаль булуына бәйле, аларның әһәмияте торган саен арта бара», – диде ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында.

Аның әйтүенчә, сугыш чоры (1941-1945) әсәрләрендә ватанга мәхәббәт, ант итү, саубуллашу кебек темалар өстенлек итеп, алгы планга шигырь, очерк, хикәя жанрлары чыга. «Сугыштан соңгы елларда Бөек Ватан сугышы темасы Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Ибраһим Гази, Мирсәй Әмир һ.б. иҗатында героик-романтик төсмерләрдә чагылыш таба», – диде институт директоры.

«Берничә буын яратып укыган Габдрахман Әпсәләмовның «Ак төннәр» (1946), «Мәңгелек кеше» (1960), «Газинур», «Алтын йолдыз», Гомәр Бәшировның «Намус» (1948), Мирсәй Әмирнең «Саф күңел» (1953-59), Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» (1956), Нәкый Исәнбәтнең «Муса Җәлил» (1957) һ.б. әсәрләр языла. Әлеге әсәрләр алгы планга Ватанга бирелгән батырларны чыгару ягыннан яңгыраш ала. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» әйләнеп кайту, үлем белән үлемсезлек яулап алган герой образын бөтен дөньяга тарата», – дип саный ул.

Илгиз Халиков 1960-1980 елларда татар әдәбиятында сугыш темасы яңа эчтәлек һәм яңа геройлар белән баетылуын әйтте.

«Поэтикада образ һәм детальләргә, метафора, символларга кызыксыну арта, алар психологизмны көчәйтә. Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 ел балалары» (1968), «Фронтовиклар» (1970), «Ут чәчәге» (1980), Аяз Гыйләҗевның «Язгы кәрваннәр» (1972), Миргазиян Юнысның «Биектә калу» (»Шәмдәлләрдә генә утлар яна…», 1981) роман-повестьлары вакыйганың чынбарлыкка якынайтылуы, кеше язмышының бөтен катлаулылыгында сурәтләнеше белән укучылар күңелен яулый», – диде ул.

«Хисам Камаловның «Һәркемнең гомере бер генә» (1975) «Безне өйдә көтәләр» (1982), «Үлгәннән соң яздым» (1989) романнары татар әдәбиятында сугышны яңача кырыс реализм ноктасыннан карап, бөтен авырлык-михнәтләре, үлем-фаҗигаләре белән сурәтләүне башлап җибәрә», – диде Илгиз Халиков.

  • Чараның төп оештыручысы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды: Бөек Ватан сугышы һәм татар язучы, журналистлары. Сугыш чоры вакыйгаларының әдәбиятта чагылышы: принцип, алым-чаралар. ХХ гасырның икенче яртысы әдәбиятында сугыш чоры тыл тормышы, хәзерге әдәбиятта һәм публицистикада сугыш һәм тынычлык темасы.

«Әлеге һәм башка мәсьәләләр алдагы эзләнүләрдә бер таяныч, этәргеч булыр дигән теләктә калам», – диде институт директоры. Түгәрәк өстәлдә институт хезмәткәрләре, югары уку йорты укытучы-профессорлары, язучылар, әдәби җәмәгатьчелек, журналистлар катнашты, соңыннан фикер алышу булды.

Зилә Мөбәрәкшина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*