tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Янил урта мәктәбендә “Туган җир сулышы” дип аталган IX республика фәнни-гамәли конференция үтте
Янил урта мәктәбендә “Туган җир сулышы” дип аталган IX республика фәнни-гамәли конференция үтте

Янил урта мәктәбендә “Туган җир сулышы” дип аталган IX республика фәнни-гамәли конференция үтте

Ватанны саклаучылар елына багышлап, Янил урта мәктәбендә “Туган җир сулышы” дип аталган
IX республика фәнни-гамәли конференция үтте. Туган илебезне саклаучыларга булган хөрмәт һәм игътибар – укучылар, мөгаллимнәр күңелендә.

1943 елның 3 октябрендә Теләче районының Олы Мәтәскә авылы тирәсендә хәрби очкыч авиаһәлакәткә юлыга: Попков–Колобаев–Краденов экипажы һәлак була.

“…Бар халык, тирләп-пешеп, кишер басуында эшләп ятканда, һәркемне сискәндереп, куркыныч чәрелдәү ишетелде. Баш очыннан бик зур тизлек белән очкыч очып үтте. Ул нәкъ авыл турысына җиткәч, яраланган кош күк, борыны белән җиргә төшә башлады. Шул вакыт йортлар өстенә төшәргә санаулы метрлар гына калгач, очкыч кырт кына борылды да урман ягына томырылды һәм, көчле шартлау тавышы ишетелеп, урман өстеннән куе төтен күтәрелде. Сугышта бер кулын югалтып кайткан Якуб Ибраһимов соңрак аларның гәүдәләрен ак чүпрәккә төреп, ат арбасына алып чыгып салды. Очучыларны Теләче зиратына җирләделәр. Еллар үткәч, аларның исемнәрен ачыклау өчен авыл мәктәбенең “Хәтер” отряды әгъзалары күп көч куя. Укучыларның үтенече белән 1998 елның 15 апрелендә Теләче районының хәрби комиссары, подполковник Илшат Хөсәенов “Красная звезда” газетасына әлеге очкыч турында мәгълүматлар табарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Исемнәре ачыкланган очучылар истәлегенә фашизмны Җиңүгә 65 ел булган көннәрдә “Хәтер” отряды тарафыннан Олы Мәтәскә авылы урман буенда, самолет төшкән урынга һәйкәл куелды”.
“Әтнә районында яшәгән ир-атның тормышы гел 13 саны белән бәйле. 1913 елның 13 августында туган, 1941 елның 13 сентябрендә немецларга әсирлеккә алына, 1945 елның 13 апрелендә иптәшләре белән тоткынлыктан кача… 88 яшенә кадәр гаиләсендә бәхетле, тыныч гомер кичерә”.

Бөек Ватан сугышына бәйле әлеге мәгълүматлар турында Янил урта мәктәбендә үткән “Туган җир сулышы” исемле фәнни-гамәли конференциянең “Сугыш эзләре буйлап” дигән секция эшендә ишеттек. Тугызынчы тапкыр оештырылучы республикакүләм конференциягә ел саен зур кызыксыну белән киләм. Чөнки максаты туган телебезне саклауга һәм укучыларда һөнәри омтылышларны үстерүгә юнәлдерелгән бу чарада әллә никадәр кызыклы идеяләрне ишетергә, талантларны барларга, моңа кадәр әле күңелеңә дә килеп карамаган фикерләрне тыңлап, үзаңыңны үстерергә була. Кайбер чыгышлар уйланырга, хәтта эзләнергә дә мәҗбүр итә.

Конференциянең географиясе киң. Бу көнне күрше-тирә районнардан тыш, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Чүпрәле, Бөгелмә якларыннан да килүләре һәм мәктәпнең зур гына актлар залында хәтта урын да калмавы аның актуальлеген күрсәтә.

Конференциядә Бөек Ватан сугышы темасына бәйле шактый эшләрдән тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да укучылар күп мәгълүмат тәкъдим иттеләр. Язманың исемен “Сугыш эзләре буйлап” дип атасак та, шулай ук төбәкне таныткан һөнәрләр, географик, экологик юнәлешләрдә үзләренең өйрәнүләре белән таныштырдылар. Укытучылар, тәрбиячеләр исә патриотик тәрбия буенча эш системалары, яңа педагик практикалар, ысуллар белән үзара бүлештеләр. Бүгенге көндә туган телебезне саклау, яклау эшендә төрле юнәлеш буенча шактый хезмәт куела. Әлеге конференция – шуның бер мисалы. Үзара рус телендә генә аралашырга күнегеп килүче укучыларның саф татар телендәге чыгышлары күңелгә май булып ятты. Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр иҗатына да бу көнне киң урын бирелде. Якташыбызның Яр Чаллы шәһәреннән үзе кайтып, аның иҗатын өйрәнгән укучыларны тыңлап, фәнни эшләрен анализлавы да зур мәртәбә булды.

“Мин журналист булсам, батыр егетләребез турында ниләр язар идем” дигән секция эшен бәяләүче буларак, шуны җиткерергә телим. Укучылар теманы аңлап, дөрес итеп күзаллап, үзләренең фәнни-гамәли эшләрен башкарганнар. Журналист кыю, кәгазьдән карамыйча үз сүзен әйтә белердәй холыкка ия булырга тиешлеген дә исәпкә алсак, кайберләре аны тиешенчә үтәде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә үтүче конференцияләр санын киметкән. Ә 45 район эчендә “Туган җир сулышы”ның республика статусында бүгенгәчә сакланып калуы дәвамлы булсын иде.

Лилия Нургалиева

Чыганак: https://kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*