tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фоторәссам Рифкат Якупов: Татарларның гүзәл халык булуын аңладым
Фоторәссам Рифкат Якупов: Татарларның гүзәл халык булуын аңладым

Фоторәссам Рифкат Якупов: Татарларның гүзәл халык булуын аңладым

Танылган фоторәссам Рифкат Якупов вакытлы матбугатта эшләү, күргәзмәләрдә катнашу белән беррәттән, озак еллар Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында фотограф булып хезмәт куя. 26 апрельдә ул «Сабантуй» фотоальбомы һәм күпьеллык уңышлы иҗаты өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

– Рифкат әфәнде, сез театрда ничек эшли башладыгыз?

– Мин башта «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналында эшләдем. Нәшрият бинасында фотоларны бастыра торган лабораторияләр бик кечкенә, кысан иде. Бервакыт Казанның Качалов театрына рекламалар төшерү өчен фотограф кирәк диделәр. Акчасы аз булса да, лабораториясе зур, күргәзмәләр өчен фотоларны бастыру уңайлырак, дип шунда урнаштым. Шул ук вакытта, журналда эшләүне дә дәвам иттем. Ләкин алга таба редакция эшенең кызыгы калмады. Берсендә Камал театры директоры Шамил Закиров: «Без яңа бинага күчәбез, фотограф вакансиясе бар, хезмәт хакы да яхшы», – дип эшкә чакырды.

– Ничә сум тәкъдим итте?

– 100 сум. Совет заманында бу яхшы хезмәт хакы саналды. Мин бит хезмәт хакына гына яшәмәдем. Матбугатта эшләп, гонорарлар алдым. Колхоз рәисләре Мактау тактасына механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләрне фотога төшерергә чакыра иде…

– Нишләп матбугатта эшләү кызык булмый башлады?

– Чөнки ул чорда фотожурналистикада, нигездә, төп тема мондый иде – «ура, яшәсен хезмәт алдынгылары, планны үтибез, арттырып үтибез…» Милли-мәдәни темаларга язмалар аз тәкъдим ителде. Минем исә күңел өчен эшлисем килде, шул рәвешле фотоларда авыл тормышын терки башладым. 80нче еллар башында, татар авылына багышланган фотоальбом макетын әзерләп, китап нәшрияты җитәкчесенә килгәнемне хәтерлим. Ул җирәнеп кенә карады да: «Син татар милләтен мәсхәрә итәсең! Бу нинди татарлар инде? Татарлар – ул КамАЗ, Түбән Кама, нефть», – диде. «Димәк, татарлар турында күзаллавыбыз аерыла. Мин татар рухын, телен, тамырларын авылда күрәм, милләт шунда саклана», – дип җавап бирдем.

Казанда бер төркем фотографларның «Тасма» иҗат берләшмәсе оешып, күргәзмәләр үткәрә башлагач, халык безнең фотографлар күрсәткән чынбарлыкны бик җылы кабул итте. Минем татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган фотохезмәтләрем башка төбәкләрдә аеруча зур кызыксыну уятты. «Сез, татарлар, милли үзенчәлекләрегезне саклап кала алдыгызмыни?» – дип гаҗәпләнделәр.

Ул вакытта үзенчәлекле татар авылы бар иде әле. Җәй саен авылларда йөреп, татарларның тормыш-көнкүрешен фотога төшердем.

…Өйдә татарча сөйләшеп үссәм дә, Ижевскида рус мохитендә яшәдем. Ул вакытта миңа татарлар юкка чыгып бара торган милләт булып тоела иде. Тарих дәресләрендә дә «милләтнең әһәмияте юк, яңа тарихи җәмгыять – совет халкы барлыкка килде, киләчәктә СССР халкы бер телдә генә сөйләшәчәк», дигән фикерне сеңдерделәр бит.

– Ә кайчан фикерегез үзгәрде?

– 1969-70нче елларда. Кулыма Америка фотографы Эдвард Стейхен оештырган «Кешелек ыруы» дип аталган фотокүргәзмәнең каталогы килеп эләкте. Әмма анда татарлар турында бер сүз дә юк иде. Шул чакта мин үземнең кемлегем һәм нәрсәне фотога төшерергә тиешлегем турында беренче тапкыр җитди уйландым. Татар халкы тарихы турында китаплар укый башладым. Татарстан һәм башка төбәкләрдәге татар авыллары буенча этнографик экспедицияләрдә катнаштым. Миндә милли үзаң уянды, татарларның гүзәл халык булуын аңладым. 27 яшемдә беренче тапкыр Сабан туен күрдем. 1979 елда һәм 2014 елда Сабан туена багышланган фотоальбомнар чыгардым.

– Шушы үткән еллар дәвамында Сабан туе үзгәрдеме?

– Элек Сабан туйлары бик халыкчан, чын күңелдән бәйрәм ителә иде. Хәзер аны оештыруга артыгы белән игътибар бирелә кебек. Кызыгы калмады

– Сезнең фотоархивыгызда күп кенә танылган татар шәхесләренең портретлары саклана. Сез кемнәр белән дус булдыгыз?

– Шәхсән композитор Шамил Шәрифуллин һәм рәссам Әхсән Фәтхетдинов белән якын дуслар идек. Әхсән Фәтхетдиновны Европа стильләре һәм юнәлешләренә иярмәгән чын татар рәссамы дип саныйм.

– Бүген күпләр гомер озынлыгын арттыру, олы яшькәчә зиһенне саклап калу темасы белән кызыксына. Сез 80 яшькә кадәр зиһенегезне ничек саклый алдыгыз, моның сере бармы?

– Мәктәптә спорт белән шөгыльләндем. Бу тәртипкә өйрәтте, кайбер яшьләр кебек начар гадәтләр белән мавыкмадым. Өч тапкыр тимераякта йөгерү буенча Удмуртия чемпионы булдым. Ә алга таба мине фанатларча башкарган яраткан эшем саклагандыр дип уйлыйм. Бүген дә кызыклы тема күрсәм яки ишетсәм дөнья читенә барырга әзермен. Фотосәнгать – ул акыл хезмәте дә.

Соңгы 40 елда даими рәвештә физик күнегүләр ясыйм. Яшь үзенекен итә, буыннар сызлый башласа, диңгезгә барып, кояшта кызынып, су коенып кайтам. Кыш көне бассейнга йөрим.

Хатыным миннән 13 яшькә кечерәк. Акыллы ханым. Боегып утырырга ирек бирми. Аның белән сөйләшкәндә гел башны эшләтергә кирәк. Бу да сәламәтлек өчен файдалы күнегүләрнең берседер (көлә).

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*