Әниебез һәм әбиебез Мәймүнә Ногман кызы Имамовага 2025 елның 5 маенда 100 яшь тулган булыр иде.
Кадерле әниебез һәм сөекле әбиебез 1925 елның 5 маенда ТАССРның Әлки районы Чуваш Броды авылында мулла гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Газиз әниебезгә биш яшь тулганнан соң, аларның гаиләсе Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылына күченеп килә. Әниебезнең әтисе – бабабыз һәм карт бабабыз – сәяси репрессияләр корбаны. Узган гасырның утызынчы елларында мулла буларак аны нахакка гаепләп, ерак Себергә сөргенгә озаталар. Ул сәяси тоткыннар лагерендагы авырлыкларга чыдый алмыйча, вакытсыз үлә. Әниебезгә тормыш арбасына бик иртә җигелеп, язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татырга туры килә. Ачлык үзәкләргә үтте, бер телем икмәккә тилмерә идек бит, дип сөйли иде ул. Сугыш вакытында үзен колхозга учетчица итеп куялар. 1946 елда фронтовик әтиебез Зиннәт Имам улы Имамовка кияүгә чыга. Башта мәктәптә бухгалтер булып эшли, аннары озак еллар авыл кибетендә сатучы хезмәтен башкара.
Әтиебез белән әниебез 60 ел язмыш сукмагыннан бергә атлап, дус-тату, бәхетле булып, күпләргә үрнәк күрсәтеп, бер-берсен ярты сүздән үк аңлап яшәделәр. Безне – биш балаларын тәрбияләп үстерделәр. Кыенлыкларга сылтап тормыйча, һәркайсыбызга югары белем алырга ярдәм иттеләр. Балаларыбыз – безнең шатлык-куанычыбыз һәм горурлыгыбыз, дип әйтә иде алар.
Хәзерге вакытта Имамовларның лаеклы дәвамнары – балдан татлы 10 оныклары, 15 оныкчыклары һәм 4 оныкларының балалары бар инде.
Без әниебезне, әбиебезне, карт әбиебезне, дәү әниебезне хәтерлибез, истә тотабыз, онытмыйбыз, аны бик тә яратабыз. Кадерлебезнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын.
Балалары, оныклары һәм оныкчыклары.
Источник: emet73.ru