«Татар-информ» филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән гыйльми хезмәткәре Айгөл Ганиеваның Бөек Ватан сугышы һәм фронтовик язучылар темасына багышланган чыгышын тәкъдим итә.
-
«Коточкыч авыр шартларда үлемсез әсәрләр иҗат иткәннәр»
Бөек Ватан сугышы кешелек тарихындагы иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Фашизм белән сугыш ил тормышын астын өскә китерә, милли әдәбиятларның эчтәлеген генә түгел, бөтен иҗади тормышны яңадан кора. Революция, гражданнар сугышын, репрессияләр кичергән татар әдипләре тагы да зур сынау һәм югалтулар чорына килеп керә.
Фронтовик язучылар сугышның бөтен дәһшәтен, авырлыгын үз тормышларында татыган. Үз әсәрләрендә реаль вакыйгаларга, еш кына үз фронт тәҗрибәсенә таянган героик шәхесләр, күбесе сугышка үзе теләп киткән илнең чын патриотлары. Безнең аларга Җиңү көнен якынайту хакына корал белән дә, каләм белән дә көрәшүләре өчен һәм шулай ук әлеге сугыш турында буыннан-буынга күчеп килүче тарихи хәтерне саклаганнары, коточкыч авыр шартларда үлемсез әсәрләр иҗат итүләре өчен рәхмәтебез чиксез.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов Татарстан Язучылар берлегендә ул вакытта 53 кеше исәпләнә. Шуларның 31е сугышта һәлак була. Башлап язучыларны да санасаң, Ватан сугышында 124 татар язучысы, галиме һәм журналисты катнаша: Муса Җәлил, Шәрәф Мөдәррис, Габдрахман Әпсәләмов, Афзал Шамов, Нур Баян, Гадел Кутуй, Халикъ Садри, Шәйхи Маннур, Риза Ишморат, Хәсән Шабанов, Госман Бакир, Абдулла Әхмәт, Әсгать Айдар, Хатип Госман, Салих Баттал, Мөхәммәт Әблиев, Ильяс Рахман, Демьян Фәтхи, Рәхим Саттар һ.б. бик күпләр берәм-берәм сугышка китеп, алгы сызыкта сугыша. Һәр гомер кадерле, әмма халыкка яшәү көчен бирүче милли зыялы иҗади катлауның юкка чыгарылуы берни белән дә тулыландырып булмый торган зур югалту була.
Фронт газеталарында нәрсә турында язганнар: «Ватанга, партиягә, Сталинга ялкынлы мәхәббәт, дошманга – көйдергеч нәфрәт»
1943 елның октябрь аенда Мәскәүдә Совет язучылары берлеге президиумы утырышы үтә. Язучылар оешмасын җитәкләгән Александр Фадеев, татар язучыларының күбесе фронтка китүен белгәч, аларның берничәсен булса да тылга кайтаруны сорый. Тик татар язучыларының берсе дә кире кайтмый.
1942 елның башында Германия идеологлары совет сугышчыларына тарату өчен, СССР халыкларының милли телләрендә күпләп газета-журналлар чыгара башлый. Мәсәлән, татар телендә «Идел-Урал», «Хәбәрче», «Татар әдәбияты» басмалары. Шуңа җавап итеп ВКП(б) Үзәк Комитеты карары белән бездә дә милли телләрдә фронт газеталары чыга башлый.
1942 елның июленнән башлап төрле фронтларда 16 газета чыга. «Ватан өчен сугышка», «Алга, дошман өстенә!», «Сталин байрагы», «Совет сугышчысы», «Фронт хакыйкате», «Җиңү байрагы», «Кызыл Армия» һ.б. Ул вакытта аларда Гадел Кутуй, Афзал Шамов, Мәхмүд Максуд, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Абдулла Әхмәт, Хатип Госман, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Гамир Насрый, Әхмәт Фәйзи, Шәрәф Мөдәррис, Бари Рәхмәт, Гариф Галиев һ.б. язучылар эшли. Шулай ук Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Газиз Иделле, Хәсән Хәйриләр берничә айлык командировкаларга барып эшләп кайталар.
Фронт газеталары битләрендә большевиклар партиясе сүзләре, Сталин боерыклары, чыгышлары бастырыла, әлеге сугышның гадел булуы төшендерелә. Ватанга, партиягә, Сталинга ялкынлы мәхәббәт, дошманга көйдергеч нәфрәт сүзләре җиткерелә. Сәяси аңлатулар белән бергә, фронт газеталары сугышчыларны хәрби осталыкка өйрәтү эшләре дә алып бара. Сугышчан батырлыклар тәҗрибә буларак та, үрнәк буларак та күрсәтелә. Аларда вакыйгалар документаль дөреслеге белән чагылып бара. Шулай ук язучыларыбыз сугышчыларның ял вакытларында күңелләрен күтәрергә юмористик һәм сатирик рубрикалар да булдыра. «Чаян фронтта» («Ватан өчен»), «Хуҗа Насретдин мәзәкләре» һәм «Яшен ташлары» «Алга, дошман өстенә!»), «Уклар» («Ватан намусы өчен»), «Штык» («Суворовчы») һ.б. Аларда көлдергеч, мәзәк, такмаклар да язарга онытмыйлар.
«Фашист пропагандистлары бер милләтне икенчесенә каршы кую, үзара ызгыштыру юлларын эзли»
Татар телендәге фронт газеталарының җидесе «Ватан өчен», «Ватан өчен сугышка», «Фронт хакыйкате», «Кызыл Армия», «Жиңү байрагы», «Тревога», «Сталин сугышчысы» поезд-типографиядә, калганнары дүрт машинага төялеп йөри һәм фронттагы алгы позициядән күп булса алты-ун чакрым ераклыкта урнаша. Боларда җыю, стереотиплау, ротация һәм цинкография белән басу җайланмалары, күчермә электр станциясе монтажлана. Һәр газетаның үз радиостанциясе була.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов Хәрби корреспондент редакциядән алгы сафка берәр айга, икешәр атнага барып йөри. Ул сугышның алгы сафында хәрбиләр белән хәрәкәт итә: окоптан-окопка шуыша, фронтның бер башыннан икенче башына йөри, дошманга көчле удар ясаучы батырлар белән таныша, сөйләшә, газетага материал туплап кайта. Күпчелек әсәрләре карлы-яңгырлы окопларда, дошман уты астында языла. Редакциягә кайткач, сукыр лампа астында очерк-мәкаләләр, әсәрләр яза.
Хәзерге уңайлыклар белән чагыштырганда ул вакыттагы хезмәтне күз алдына да китерүе кыен. Газета текстлары кул белән эшләнә: башта сүзләр аерым хәрефләрдән җыела, алар җөмләләргә, ә җөмләләр полоса-текстлар булып формалаша. Фронт газетасы бер төн эчендә җыелып, бастырылып, иртән сугышның алгы позициясенә барып җитә. Әлеге эшне өч-дүрт кеше башкарып чыккан: мөхәррир (урынбасар, рус газетасы редакторы баш мөхәррир), әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, хәрби корреспондент-оештыручы һәм корректор эшли.
Билгеле булганча, хәрби көчләрне үзара таркауландыру максатында, фашист пропагандистлары бер милләтне икенчесенә каршы кую, үзара ызгыштыру юлларын эзли, моның өчен провокацион листовкалар тараталар. Безгә – совет халкына, киресенчә, бердәм көч булып берләшү, туганлашу кирәк була. Шуңа ул елларда татар телендә басылган газеталарда, «Агитатор блокноты», «Сугышчан листовкалар» кебек басмаларда, брошюраларда төрле милләт халыкларының дуслыгы мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. 1942 ел ахырыннан алып, 1945 елның январенә кадәр татар телендә 30 брошюра 650 мең данә тираж белән, йөз меңләрчә листовкалар басылып таратыла. Аларны язып, бастырып тарату эшендә татар язучылары актив катнаша.
«Татар язучылары сугыш шартларында да әдәби сүздән рухи азык таба»
Татар сугышчылары турында шул чор Үзәк матбугатта да кызыклы хәбәрләр очрый. Мисал өчен, 1943 елның 27 ноябрь санында чыккан «Литература и искусство» газетасында татар егетләренең күңел байлыгы, сугыш шартларында да әдәби сүздән рухи азык табулары турында языла.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Нур Баян, Хәйретдин Мөҗәйләр – сугышка кадәр танылган язучылар. Демьян Фәтхи, Кәшфи Басыйров, Мифтах Вәдүт, Мөхәммәт Әблиев, Хәбра Рахман, Шамил Гәрәйләр кайсы бер, кайсы өч әсәрләр җыентыгы чыгарып өлгергән. Касыйм Вахит, Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Аитзәк Аитов, Исмәгыйль Шәфиев, Әхтәм Әминев, Сөләйман Мөлековларның исә матбугат битләрендә генә әсәрләр бастырып калган, киләчәккә иҗади өметләр белән яшәгән чакта гомерләре өзелә. Аларның һәрберсенең язмышлары аянычлы.
Шагыйрь Аитзәк Аитов, Габдулла Галиев, Макс Гатау, Мөсәгыйт Мостафин, Сөләйман Мөлекевләр сугышның беренче көннәреннән китеп, сентябрь-октябрь айларында ук һәлак була.
Шамил Гәрәйнең сугышка кадәр балалар өчен биш шигырь җыентыгы басыла. Үсеп килүче өметле шагыйрь буларак таныла. Мәскәү янында барган каты сугышларның берсендә ул сугышчан иптәшләре белән чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. Инде Җиңү көне килеп, әсирлектән йолып алынса да, аңа туган каласы Казанга кайтып яшәргә һәм әдәби иҗат хыялларын тормышка ашырырга насыйп булмый: 1946 елның 22 мартында Польшаның Гливице шәһәрендә әсир тоткыннарны тикшерү лагеренда вафат була.
«Үлем белән күзгә-күз очрашканда да ныклы ихтыяр көченә ия булалар»
Язучы Хәйретдин Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алгы сызыкка баса, полк командиры булып дәһшәтле бәрелешләрдә катнаша. 1942 елның җәендә, Харьковка һөҗүм вакытында, ул командалык иткән полк дошман чолганышында кала һәм, айдан артыкка сузылган каты бәрелешләрдән соң, исән калган авыр яралылар, шул исәптән подполковник Хәйретдин Мөҗәй, фашистлар кулына эләгә. Башка совет әсирләре белән бергә, аларны Германиягә озаталар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов Ул әсирлектә дә фашизмга каршы көрәшен туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән антифашистик яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Ләкин 1943 елның ахырында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм, озак газаплаулардан соң, үлемгә хөкем итә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында шагыйрь, язучы, совет офицеры подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була.
Еллар үткән саен сугышка бәйле һәр истәлек: хатлар, документлар, барысы да фотография, көндәлекләр, фронтовикларның шәхси әйберләре кадерлерәк була бара. Алар тарихи вакыйгаларга ачыклык кертергә, каләм ияләренең тормыш юлын, кичерешләрен ныграк аңларга ярдәм итә.
Татар язучылары кайда гына булса да, туган як белән элемтәдә тора. Аларның туганнары, дусларына, каләмдәшләренә язган хатларында җиңүгә ышаныч, киләчәккә өмет чагыла, авыр шартларда булуларына карамастан иҗат дәрте сүрелмәве сизелә. Бу аларның үлем белән күзгә-күз очрашканда да ныклы ихтыяр көченә ия булулары, милләт горурлыгы чын ир-атлар булып калулары турында сөйли.
«Өйрәнүләрне дәвам итеп, киләсе буыннарга тарихны тапшыра алсак иде»
Сугышта вафат булган фронтовик язучыларны искә алганда аларның мирасын халыкка кайтаручы, халык хәтерендә исемнәрен яңартучы фидакяр затлар турында да әйтеп китү урынлы. Гази Кашшаф – дусты Муса Җәлил иҗатын халыкка кайтаручы кешеләрнең берсе. Аннан тыш Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим һ.б. тормышына һәм иҗатына бәйле мәкаләләр яза.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов Самат Шакир Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучыларының һәрберсенең биографияләрен барлап, әсәрләрен бастыруга зур көч куя. Бу өлкәдә Рафаэль Мостафинның Муса Җәлил һәм башка язучыларны өйрәнүе билгеле. Эзтабар язучы Шаһинур Мостафин Бөек Ватан сугышы татар батырларын барлауга фидакярләрчә хезмәт куя. Афзал Шамовның кызы Әлфия Шамова фронтовик язучылар турындагы хатирәләрне барлау, жыю, бастыру белән шөгыльләнә. Аның «Сугыш уты белән өретелгән язмышлар» дип исемләнгән Фронтовик язучыларның хатлары һәм бүләкләү кәгазьләре» җыентыгы кирәкле һәм әһәмиятле эш булып тора. Шулай ук татар фронт матбугатын өйрәнеп, туплап чыгарган хезмәтләре дә милли тарих сәхифәләренең бер өлешен тәшкил итә.
Безнең бурыч – фронтовик язучыларыбызның иҗатын, тормыш юлларын, сугышта күргәннәрен өйрәнү, исемнәрен халык хәтерендә саклау. Өйрәнүләрне дәвам итеп, киләсе буыннарга тарихны тапшыра алсак иде, – диде Айгөл Ганиева Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы әдәбиятта һәм публицистикада» түгәрәк өстәл утырышында.
Чыганак: tatar-inform.tatar