6 май көнне Түбән Новгородта «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге активистлары тарафыннан шәһәр администрациясе һәм өлкә хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Җиңү образы» проекты кысаларында тагын бер патриотик арт-объект тантаналы рәвештә ачылды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Советлар Союзы Герое, Совет-Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы, якташыбыз, семочкилы Садек Абельханов сурәте төшерелгән граффити шәһәрнең Революция мәйданында барлыкка килде. Аны булдыру инициаторы – өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе.
Истәлекле арт-объектны ачу тантанасында төбәк хөкүмәте, шәһәр администрациясе, өлкәнең татар һәм башка милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм вәкилләре, Татарстан Республикасы һәм Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, геройның якташлары, Җиңү волонтерлары һәм башкалар катнашты.
Кече сержант Садек Абельханов 1943 елның 27 сентябрь төнендә чын батырлык кыла – командиры һәлак булганнан соң, дошманның көчле уты астында Днепрны кичеп, орудие расчетын җитәкли. Артиллерист Абельхановның батырлыгы иптәшләре гомерен һәм сугыш кирәк-яракларын саклап калырга ярдәм итә, плацдармны тотып калуда төп роль уйный. Днепр буендагы каты бәрелешләр вакытында ул батырларча һәлак була.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 19 мартындагы Указы белән командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы өчен сержант Абельхановка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аның батырлыгы Нижгар җире тарихында да мәңгеләштерелгән – Садек Абельхановның исеме Түбән Новгород Кремлендәге Дан Аллеясында Советлар Союзы Геройлары исемлегендә беренче булып язылган. Герой хөрмәтенә туган авылы Семочкида урам һәм мәктәп аталган, һәйкәл бастырылган.
«Җиңү образы» проекты тарихи хәтерне саклау һәм яшь буын арасында патриотизм тәрбияләү өчен зур әһәмияткә ия. Проект милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә, уртак сынаулар алдында халыкларның бердәмлеген һәм төрле мәдәният вәкилләренең каһарманлыгын күрсәтә.
Бүгенге көндә «Җиңү образы» проекты кысаларында шул рәвешле өлкәдә 320 герой-нижгарлының истәлеге мәңгеләштерелгән инде.
Румия ХАМЗИНА