tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бик файдалы булды
Бик файдалы булды

Бик файдалы булды

Апрель ахырында Төмән районының татар теле hәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе утырышы шәhәребезнең татар мәдәният үзәгенең матур бинасында үтте. «Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталыгын күтәрү» исемле семинар-практикумны Муллаш урта мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Айгөл Зөлбохарова ачып җибәрде. Ул «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дидактик уеннар куллану – предметка кызыксынуны арттыру чарасы» темасына чыгыш ясады. Айгөл Марат кызы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге санлы технологияләрне куллана:

Сүз болытларын ясау өчен сервислар:

1. Word’s Cloud сервисы – сүз болыты ярдәмендә сез сайтыгызның эзләү битен оештыра аласыз яки «болытны» график файл формасында саклап, алга таба эшләү өчен рәсем буларак куллана аласыз. Теләсә нинди текст яки сүзләр җыелмасы җиңел генә теглар болытына әверелә.

2. DiaClass сервисы — интерактив презентацияләр, сораштырулар һәм викториналар ясау өчен платформа. Сервис аудиторияне җәлеп итәргә һәм чараларны динамикалырак итәргә ярдәм итә. Платформаның кайбер үзенчәлекләре: презентацияләр ясау. Редактор PowerPointка охшаган, текст, рәсемнәр, видео һәм GIF-анимация өстәргә мөмкинлекләр бар.
Интерактив сораштырулар. Төрле сорау төрләре бар: бер яки берничә җавап белән, чагыштыру, эзлеклелек урнаштыру. Чараларны онлайн уздырырга яки мөстәкыйль өйрәнү өчен материалларга керү мөмкинлеге бирергә мөмкин. Презентацияләрне башка сайтларга, шул исәптән Moodleга урнаштырырга мөмкин. Катнашучылар QR-код яки теләсә нинди җайланмадан сылтама буенча тоташалар. Автоматик рәвештә презентацияләр һәм викториналар ясый, текстларны эшкәртә. Презентацияләрне PDF форматында күчереп алырга яки онлайн эшләтеп җибәрергә мөмкин.

3. Wordwall сервисын дистанцион һәм катнаш укытуда төрле активлыклар өчен кулланырга мөмкин. Сервис чит илнеке, әмма аның интерфейсы тулысынча рус теленә тәрҗемә ителгән. Монда коллекция бар.

Төрле шаблоннар: интерактив кроссвордлардан һәм викториналардан алып флеш-карточкаларга, урыннарны тутыруга һәм «Пар тап» кебек биремнәргә кадәр. Wordwall-ның актив кулланучылар җәмгыяте бар, алар төрле предметлар буенча әзер күнегүләр китапханәсен булдырган (алар төрле телләрдә, татар телендә дә бар).

Аларны үз укучыларыгыз белән шунда ук яки редакцияләгәннән соң кулланырга мөмкин. Wordwall сезгә идеаль уку ресурсын тиз һәм җиңел булдырырга мөмкинлек бирә.

4. QR код «QR – Quick Response – Тиз Җавап». QR-код — ул матрицалы ике үлчәмле код. Штрих-кодтан аермалы буларак, ул нечкә нур белән сканерлана, ул сенсор яки смартфон камерасы белән ике үлчәмле рәсем буларак билгеләнә.

Нәрсә кодлаштырырга мөмкин?

– Өй эше;
– Тема буенча өстәмә мәгълүматка сылтама;
– Видеога сылтама;
– Сорауга җавапны аңлату;
– Аудиоязмага сылтама;
– Биремгә яки викторинага сылтама;
– Интерактив бирем;
– Презентациягә сылтама;

Яшь укытучы санлы технологияләрне кулланып балаларга кызыклы дәресләр үткәрә. Бигрәк дистанцион уку вакытында бу сервислар бик булыша.

Акъяр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар татар теле укытучысы Чулпан Качаева «Мәктәптә туган тел һәм әдәбиятны укытуның инновацион формалары һәм методлары» исемле чыгышы белән белән кызыксыну уятты. Ул дәресләрендә «БАЛА» мультимедиа балалар өчен онлайн китапханәсе сайтларын, татар телен өйрәнү өчен «Нурбай» кушымтасын, беренче сыйныф өчен авазлы әлифба – «Аваз» проектын актив куллана. Шулай ук Сингапур методикасының кайбер өйрәтү структураларын файдалана, мәсәлән, «Мэнэдж Мэт».

Бу методлар бердәмлекне, үзара ярдәмләшүне, команда лидерларын ачыклауны үстерә. Тапкырлык белем алуда төп моментлар булып тора. Уен барышында игътибарны туплау, мөстәкыйль фикерләү, игътибарны үстерү һәм белемгә омтылу күнекмәләре формалаша. Әлеге технологияләрне куллану уку-танып белү компетенцияләрен формалаштыра һәм үстерә, предметны өйрәнүгә мотивацияне көчәйтә. Укучыларның белем дәрәҗәсе күтәрелә, коммуникатив сәләтләре үсә.

Берләшмәбезнең житәкчесе Рузилә Исмәгыйлова «Кроссенс» методикасы турында сөйләп китте.

«Кроссенс (cross sense ) – ул яңа буын ассоциатив табышмак. «Кроссенс» сүзе авторлар тарафыннан «кроссворд» сүзенә охшатып уйлап чыгарылган, ул инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «мәгънәләр киселеше» дип аңлатыла. Кроссенсны 3 төрле юл белән чишеп була.  Игътибар итегез, экран тугыз квадратка бүленгән һәм анда рәсемнәр куелган. Хәзер яңа белем бирү стандартлары безнең алда яңа бурычлар куя. Без укучыларның үзләрен белем тупларга өйрәтергә тиешбез. Моңа ничек ирешеп була соң?  Без карап үтә торган Кроссенс алымы бу очракта ярдәмгә килә дә инде. Ул, методик яктан уңышлы алым буларак, укучының логик фикер йөртүен үстерә, информацияне үзе таба белергә, иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль булырга өйрәтә. Бу алымны мин татар теле дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә дә бик яратып кулланам. Әдәбият дәресендә язучының биографиясен һәм әсәрләрен өйрәнгәннән соң да, хәтта әдәби әсәрне укый башлаганчы да шул ук Кроссенс технологиясенә таянырга мөмкин. Моның өчен алдан кроссенс төзелә һәм укучылар шуның буенча бу әсәрдә ниләр булачагын сөйлиләр. Аннан әсәрне укып бетергәч, чагыштыралар. Төркемннәрдә эшләү өчен дә бик уңайлы алым бу. Шулай ук сыйныфтан тыш эшләрдә дә кулланам мин аны», – дип Рузилә апа үз тәҗрибәсе белән бүлеште.

Берләшмәбезнең икенче өлеше дә бик кызык үтте. Татар мәдәни үзәгенең экскурсоводы Лиана Даулина «Чыганакларга кайту» исемле экскурсия үткәрде. Ул безгә Чимги-тора, татар мәдәният үзәге урнашкан Колмогоров сәүдәгәр йорты турында бик кызыклы мәгълүматләр сөйләде.

Шулай итеп, бу уку елының соңгы район берләшмәбез утырышы бик файдалы булды. Киләсе елда да үзенчәлекле, методик яңалыкларга бай очрашулар көтә дип ышанып калабыз.

Төмән районының татар теле hәм әдәбияты укытучылары.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*