Уфа “Нур” татар дәүләт театры 2025 елның 9-22 июнендә Казанда узачак XVII “Нәүрүз” төрки халыкларның Халыкара театр фестивалендә катнашачак.
Чарада Әзербайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Русиянең милли республикаларыннан: Адыгей, Алтай, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутиядән унбиштән артык театр коллективы катнашыр, дип көтелә.
Фестиваль кысаларында XI Халыкара театр олимпиадасының махсус программасы узачак, анда Башкортстан, Бразилия, Греция, Марий-Эл, Төркия, Татарстан һәм Көньяк Африка республикасы театрлары чыгышлары кертеләчәк. Александра театры (Санкт-Петербург) Валерий Фокин куелышында “Литургия ZERO” спектаклен тәкъдим итәчәк.
Камал театрының яңа бинасы сәхнәсендә (Х.Такташ ур., 74) “Нур” тамашачыларга Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча куелган “Туташ”спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльнең жанры – театраль роман.Куючы режиссеры – Башкортстанның халык артисты, республиканың Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.
“Туташ” – 1912 елда Уфада “Нур” татар театр труппасын оештырган беренче татар актрисасы – Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның авыр язмышы, аның тормышындагы күтәрелешләр һәм тайпылышлар турында сөйли.
Вакыйгалар ике үлчәмдә — хәзерге көн һәм үткәннәрдә параллель рәвештә бара. Хәзергесе – психиатрия хастаханәсе. Анда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Финә Вәлиева) гомеренең соңгы елларын үткәргән. Хастаханә диварлары вакыт-вакыт “ачылып”, милли театр булдыру идеясе белән янган артистканың үткәне чагыла. Хыялын тормышка ашыру юлында беренче мәхәббәт тә, туганлык бәйләнешләре дә, хатын-кыз бәхете дә корбан ителгән…
Горур һәм кыю Сәхибҗамалның яшьлеген һәм аның үз-үзен кызганмыйча, барлык булмышын театрга багышлап чыныккан, көрәшкән елларын Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова уйный.
– Мондый рольне башкару – зур бәхет һәм җаваплылык, – ди Чулпан. – Мөселманнарга татар театры спектакльләрен карау да тыелган вакытта, Сәхибҗамал яшьтән үк үзенең миссиясен тоеп, гыйсъянчы холкы белән хыялын тормышка ашыра алган.
Әйткәндәй, игътибарлы тамашачылар хәтта Чулпан белән Сәхибҗамалның холкында берникадәр уртак сыйфатлар барлыгын да күздән ычкындырмый. Шуңа спектакльдәге вакыйгаларга бигрәк тә зур ышану тудыра.
- Миңа сәхнәдә героиням тормышының соңгы мизгелләрен күрсәтергә
насыйп булды, – дип уртаклаша “өлкән” Сәхибҗамал – Финә Вәлиева. – Мөгаен, дан казанган елларында ул үзен фаҗигале ялгызлык көтәчәк дип һич тә уйламагандыр. Беркем дә моны көтми, без барыбыз да үзебезгә тыныч, ышанычлы картлык телибез. Мин аны бик аңлыйм. Минем героиням көчле хатын. 19 яшендә ул беренче театр труппасын оештырган. Ә соңыннан, хәтта интернатта яшәгәндә дә, ул күңеле белән театрдан аерылмый, бернинди кыенлыклар алдында да бөгелми. Аның көче дөньяны һәм кешеләрне бик матур итеп күрергә теләвендә.
Спектакль вакыйгалары илдә барган тарихи вакыйгалар – революция, Совет төзелеше, репрессияләр фонында уза. Сәхнәдә Габдулла Тукай (Айнур Баянов), Кәрим Тинчурин (Руслан Хисәметдинов), Вәли Мортазин (Руслан Хисәметдинов), Габдулла Кариев (Вилдан Мисбахов), Ильясбәк Кудашев-Ашказарский (Айрат Фатыйхов) һәм милли мәдәниятнең башка танылган персонажлары чыгыш ясый.
Куелыш өстендә сыналган команда эшләгән. Сәхнәнең сәнгати бизәлешен Полина Емельянова ясаган. Костюмнар буенча рәссам – Алия Бәйрәмгулова. Хореография буенча режиссер – Башкортстанның атказанган артисты Рәмизә Мөхәммәтшина.
Айгөл Юлъякшина.
Эдуард Зарипов фотосы.
Чыганак: omet-rb.com