Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Әлфия Айдарскаяны 100 яшьлек юбилее белән котлады.
Ул аңа Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның котлавын җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләген тапшырды.
Әлфия Айдарская – татар халкының югары белемгә ия беренче татар режиссеры, актер, Мәскәү татар театрына нигез салучы, беренче татар операсы «Сания»не сәхнәгә куючы олы шәхес Газиз Айдарский һәм татар опера йолдызыбыз җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың бердәнбер, шулай ук талантлы кызы, балет биючесе, татар классик балет сәнгатенә нигез салучыларның берсе.