tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды
Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды

Сабада Әбрар Кәримуллинның 100 еллыгы уңаеннан республикакүләм конференция узды

Күренекле якташыбыз, районыбыз горурлыгы булган татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе Әбрар Кәримуллин истәлегенә 28 майда район үзәк китапханәсендә узган «Без тарихта эзлебез…» иҗади-эзләнү конференциясендә республикабызның күренекле әдипләре – язучы-шагыйрьләр, ТР милли китапханә вәкилләре, китап сөюче райондашларыбыз катнашты.

Кечкенә генә Чәбия-Чүрчи авылында туып-үскән егет  китап  белгече һәм  татар тарихы буенча йөзләгән хезмәт язган олпат галим  буларак, бөек хезмәтләре  белән  үз исемен  бөтен төрки дөньясына, чит илләргә дә  таныта.  Нинди генә  дәрәҗәләргә, бөеклекләргә ирешсә дә, ул һәрвакыт Сабаныкы булып кала, соңгы көннәренә кадәр туган җирен яратып, аңа карата тирән  хөрмәт белән яши.  Кечкенәдән язмыш  куйган сынаулар аны бары  чыныктырып,  ныклы характер, үз көченә ышаныч, үҗәтлек сыйфатлары тәрбияли. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана.  Китапка булган мәхәббәт аңа кечкенәдән укытучы әнисеннән күчә. Ни кызганыч,  Сафия ханым улына 5 яшь вакытта кулаклар тарафыннан үтерелә.  Шул көннән тормышка ныклап ябышкан малай ил күләмендә танылачак бөек эшләренә  нигез сала һәм 700гә якын фәнни һәм публицистик хезмәтләрен иҗат итә.

Иҗади-эзләнү конференциясендә катнашучыларны Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы  директоры Ләйсән Билалова китапханә  тарихы,  эшчәнлеге, бөек академикның  тормыш юлы белән таныштырды.  Әбрар Кәримуллинның балачагы, яшьлек еллары буенча әзерләнгән театральләштерелгән  өлештә күренекле як­ташыбызның ятимлектә үткән сабый вакыты, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары, туган ягына булган мәхәббәте ачык чагылды.  Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов якташыбызның исемен мәңгеләштерү  максатыннан Сабабызда үзәк китапханә, бер урамыбыз аның исеме белән йөртелүен билгеләп үтте.   Якташыбызны хөрмәтләп килгән кунакларга рәхмәтен белдереп,  конференциянең нәтиҗәле эшләвен теләде.”Әбрар Гыйбадулла улы үзен-үзе булдырган кеше. Танылган академик дәрәҗәсенә  күтәрелүе аның  нинди көчле сыйфатларга ия шәхес булуын күрсәтә. Ул татар милләте  өчен җан атып, аның телен,  татар китапларын өйрәнү, аларны тәртипкә салып,  киләчәк буыннарга  җиткерүдәге кыйммәтле  хезмәтләре белән  халкының хәтерендә мәңге сакланачак шәхес”, – диде үзенең чыгышында Расих Закирҗанов.  Чарада катнашучы Татарстанның халык язучылары  Рабит Батулла, Марсель Галиев,  халык шагыйре  Газинур  Морат, профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, КФУның милли мәдәният һәм югары мәгариф мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, ТР Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә-мәгълүмат эшчәнлеге һәм интеллектуаль системалар кафедрасы мөдире Айсылу Мансурова,  ТР Милли китапханәсенең та­тар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге мөдире  Гөләйрәм Зимагорова, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Илмира Гыймаева, якташларыбыз  Сөембикә Кашапова һәм  Рәсимә Галиева  танылган шәхес турында истәлекләр белән уртаклаштылар. “Әбрар Кәримуллин татарның басма китапларын иң беренчесеннән башлап анализлап чыккан шәхес.  Үзгәртеп кору елларында ул милләтебез,  татар теле, татар халкының язмышы турында бик кыю мәкаләләр бастырды, ялкынлы чыгышлар ясады.  Бик тынгысыз,  зәңгәр күзле, озынча йөзле,  үзенчә чибәр кеше  иде, аны бер өлкә дә битараф калдырмады.  Ике айлык курсларга йөреп,  инглиз телен өйрәнде. Аларга   Разил Вәлиев белән Лондонда конференциядә катнашырга туры килгән. Шунда Әбрар ага трибунага чыгып,  инглиз телендә доклад укыган.  Соңыннан  аның нинди телдә чыгыш ясавы белән кызыксынганнар.  Ике айда гына  чит телне камилләштереп  булмавы билгеле. Әмма Әбрар ага һәрбер уйлаганын булдырырга тырышкан фидакарь кеше иде. Әле дә бик сагынам”, – дип Марсель Галиев бөек шәхес белән бәйле  хатирәләре белән уртаклашты.  Рабит Батулла аның  мәһабәт гәүдәле кеше булса да,  бик нечкә күңелле, сабый  акыллы,   самими булуын искә алды.   “Миңа 50 яшь тулганда ул мәҗлесемдә түр башында утырды. Өстәл сәгате бүләк итте.  Ул сәгать һаман да  төп-төгәл йөри. Миңа хәзер 87 яшь. Күпме вакыт узган, күчермә мәгънәсендә дә Әбрар  ага  төгәл, дөрес йөри торган вакытта яшәде”, – дип сөйләде Рабит әфәнде.

Конференциядә катнашучылар ике юнә­леш­­тә – “Батырлар бит үлми, мәңге яши; иле, теле, халкы барында”  дип аталган Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз батырлыгы турындагы һәм китапханәләр тарихы, халык күңелендә тирән эз калдырган китапханәчеләрнең тормышы һәм эшчәнлеге хакындагы “Милләтемнең югалмас хәзинәсе”  дип аталган темаларга фәнни-эзләнү буенча чыгышларын  тәкъдим иттеләр. Аларга видеоэлемтә аша Балык Бистәсе, Арча, Балтач, Зәй районнарыннан катнашучылар да кушылды. Бөек Ватан сугышына багышланган фәнни эшләр арасында  Иләбәр авылы китапханәчесе  Вәсилә Галиева,  икенче номинациядә Кызыл Мишә авылы китапханәчесе  Гөлнәзирә Әү­хәдиева җиңүче булып танылдылар.  “Тарихың зур, барыр юлың ерак, галиҗәнап татар китабы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү  кызыклы һәм файдалы узды. Килгән кунаклар район китапханәсе эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.

Аннары Казан шәһәреннән кайткан кунаклар Чәбия-Чүрчи авылына барып,  Әбрар Кәримуллин каберенә чәчәкләр салдылар, авыл имамы  Мансур хәзрәт  аның рухына изге Коръән  сүрәләре укыды. Шулай ук танылган якташыбызның туган авылында Сабантуена бирнә җыю йоласында катнаштылар. Әбрар Кәримуллин турындагы җылы истәлекләрне кадерләп саклаучы авылдашлары белән аралаштылар. Милли бәйрәмебез уңаеннан Рабит Батулла Сабантуй батырына һәм беренче килгән ат хуҗасына китапларын – үзенең махсус бирнәсен әзерләгән иде. Күренекле шәхес туып-үскән инигездән милли бәйрәмебез бирнәсен аның Ике басу Арташ авылында яшәүче туганы Алмаз Әгъләмҗанов һәм аның гаиләсе  тапшырды. “Әбрар абый – минем өченче буын туганым, әни ягыннан әбием белән Әбрар абыйның  әнисе бертуганнар. Минем аның белән танышуым балачактан ук килә,  ул безгә  кайткалап йөрде. Казанга укырга  кергәндә, абитуриент вакытымда  мин аларда яшәп  имтиханнар тапшырдым һәм укыганда даими аралашып тордык.  Кайбер китаплар кирәк    вакытта  да аларга бара идем. Өйләре  үзе бер китапханә кебек иде.  Соңгы елларына кадәр аралашып яшәдек”, – дип  сөйләде  ул.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*