tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Журналист Вәсилә Рәхимова: Гел кешенең трагедиясен, язмышын уку чыгырдан чыгара
Журналист Вәсилә Рәхимова: Гел кешенең трагедиясен, язмышын уку чыгырдан чыгара

Журналист Вәсилә Рәхимова: Гел кешенең трагедиясен, язмышын уку чыгырдан чыгара

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Вәсилә Рәхимова «Татар журналисты» сәхифәсендә журналистикада эшләү алымнары һәм принциплары турында сөйләде.

«Эштә бер принцибым бар. Әйтик, Сез минем турында язарга килдегез. Сораулар бирәсез, бигрәк тә шәхси тормыш, гаилә мөнәсәбәтләре турында кызыксынасыз. Ярый, кеше тугарылып китте, елап та алды, күңеле нечкәрде… Журналистка ул ничек бар – шулай сөйләде. Журналист китә, язма әзерли. Журналист белән интервью бирүче арасындагы була торган серләрне газетада бастырып чыгаралар. Аны укыган кеше елый яки тавышлана. Гел кешенең трагедиясен генә язу чыгырдан чыгара! Ә бит андый газеталар чыга», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, кеше серен «чәчәргә» ярамый. «Табиблар арасында «врачебная тайна» дигән әйбер бар. Синең респондентың сиңа сөйләгән икән, аның бөтенесен да язарга кирәкми. Ул кешенең яшисе бар. Син яздың да, каләмеңне салдың да, иртәгә башка биремгә барасың. Үзебезгә авылга кайткач, бер апа ашта: «Журналистларны бер дә яратмыйм хәзер, аларга рәнҗүле. Бик кайгылы вакытым иде, мин аның белән сөйләшеп утырдым. Булганын-булмаганын – бөтенесен язды. Ә миңа үлгән баламның гаиләсе алдында оят булды», – ди. Ул кеше бөтен журналистка шундый мөнәсәбәттә бит!» – ди журналист.

«Әйтик, тормышта ярамаган әйберне күрдең, ди. Аны тизрәк каядыр «шулай күрдем әле мин» дип чәчәргә ярамый. Әни болай әйтә иде: «Кызым, ишеткән әйберләр дә, күргән әйберләр дә, сизгән әйберләр дә күп була. Аны бөтен дөньяга тарату мәҗбүри түгел. Һәр нәрсәнең үз урыны бар, үзеңне контрольдә тотарга кирәк». Әниләр белми әйтми», – диде Вәсилә Рәхимова.

Ул өметле журналистлар барлыгын әйтте. «Тормышта шундый вакыйгалар: әй, мин моны язмыйча калдыра алмыйм, язарга тиеш, мин язмасам, беркем күрми, дип яза торган материаллар була. Хәзер милли матбугатта газета-журналлар бик күп, мәгълүмат чаралары да күп, сайлау мөмкинлеге зур. Әмма «бу кыз буш әйбер язмый, бу егетнең язмалары һавада каләм тирбәтү генә түгел» дисең, өметле журналистларыбыз бар. Газеталарны өемә алдырам, аның тәмен табып, каләм белән астына сыза-сыза укыйм», – диде журналист.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*