Исемнәре генә Хәтер тактасында, йөрәкләрдә ярасы. Быел илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын тантана итә.
Бездә бомбалар, туплар шартламаган, әмма сугыш үзен бик сиздергән. Сугыш фаҗигаләрен кешеләр ил белән бергә күтәргән. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» лозунгы астында, авыл халкы да, армияне азык-төлек белән тәэмин итеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр.
Борындык авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Без кабызган утлар» театр коллективы Мөрәле авылында Илсинә Хөснетдинованың «Сугышның ачы җилләре» дип исемләнгән спектаклен куйды. Аны карарга күрше Федоровское, Кече Урсак авылларыннан, шимбә көн булуы сәбәпле, шәһәрдән кайтучы кунаклар, авылның өлкән кешеләре, мәктәп укучылары килде. Түземсезлек белән пәрдә ачылуын көтәбез.
Өй түрендә яу кырында мәңгегә ятап калган ире Хәлилнең фоторәсеме урын алган. Нәгыймә әби, шул фоторәсемгә карап, үткән тормышын, сугыш чоры авырлыкларын искә алып, 84 ел инде әнә шулай шатлыгын, кайгысын, юксынуын, сагынуын, серләрен аның белән уртаклаша, бүлешә. Күңел ярларыннан ташып чыккан күз яшьләре дә кушыла, җырлап та юана ул.
Бакчаларда гөлләр чәчәк атты,
Тормышыбыз кебек ямьләнеп.
Урман күлләренә аккош кайтты,
Сандугачлар килде әйләнеп.
Син кайтмадың киткән җиреңнән,
Кайтырсын дип өмет итәм,
Мин сине һаман көтәм, Хәлилем!
14 яшьлек оныгы Хәмит — бик кызыксынучан малай. Сугыш чоры, сугыштан соңгы тормыш, яшәү шартлары, кешеләрнең язмышлары белән кызыксына, бабасы турында да бик беләсе килә аның.
Без — тамашачылар да Нәгыймә әбинең сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлыйбыз, күзләребез яшьләнә.
— 1941 елның июнендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланды. Безнең авылдан да бик күп ир-егетләр фронтка алынды. Халык елый-елый озатты аларны. Тормыш, колхозны саклау сугышка киткән ирләрнең хатыннарына, балаларына, карт-карчыкларга йөкләнде. Төп авырлык хатын-кызлар җилкәсендә булды. Ир-егетнең бурычы ул — Ватанны саклау. Ил чакыра икән, димәк без анда кирәк. Фашист илбасарларын жиңеп кайтырбыз. Мин китәм, Нәгыймә, балаларны кара, ашат. Тормыш йөген үзеңә генә тартырга туры килә. Озата барма, аерылышу икебез өчен дә авыр булачак, — дип саубуллашты, ике айлык Мирсатын күкрәгенә кысып, аның Хәлиле. Юк, кайтмады Хәлиле, сигез айдан батырларча һәлак булуы турында кара пичәтле кәгазь генә килде. Бакчаны көрәк белән казып, бәрәңге утырттык, атларны да сугышка җыйдылар. Бәрәңге безнең дә, мал-туарныңда яшәү чыганагы иде. Алай гынамы, бәрәңге, ит, сөт, май, йомырка салымы да бар иде бит әле.
Дәүләттән калганын да балаларга ашата алмыйсың, калганын сатып шырпы, тоз, керосин алырга акча юнәтәсең. Ачлыктан киселде кешеләр, өч кызым да дөнья куйды. Яз җитеп, кырлар кардан ачылуга, бар кеше бәрәңге басуыннан өшегән бәрәңге җыя, колхоз рәисе күрергә тиеш түгел. Аны киптереп мәтык пешерә идек. Балалардан кырда калган башакларны җыйдыралар. Шул башакны колхоз амбарына алып кайтып үлчәткәч, авырлыгына карап бераз гына ипи кисеп бирәләр иде. Колхоз рәисе күрсә, ач балаларына дип басудан бер үч бөртек алып кайткан өчен, төрмәгә утырталар. Андый хәлләр бик күп булды. Җир сөрү, иген чәчү эшләре дә хатын-кызлар, үсмерләр җилкәсенә төште. Көнне төнгә ялгап, шакмак белән ягылучы тракторларда хатын-кызлар эшләде. Балачаклары сугыш елларына туры килгән, ачлыгын, юклыгын күргән авыл балаларының куллары беркайчан эштән бушамаган. Һәр йорттан окоп казырга кеше барырга тиеш булган.
Апасы авырып китү сәбәпле, тугыз яшьлек Фәймәгә дә барырга туры килгән. Эш бик авыр, җир каты, оекбашлар юешләнә, бозланып ката, аяк туңа, куллар авырта, дип зарланды ул. Гаиләләрнең хәле авыр, ашарга җитми, ягарга юк, түшәк-ястык һәм башка тормыш өчен кирәкле нәрсәләр юк. Ашарга җитешмәү һәм өс-башларының юклыгы аркасында, балалар укый алмаганнар. Күршеләр кич утырырга керә. Кемдер йон эрли, кайсы бәйли, илдәге хәлләрне, авыл яңалыкларын сөйләшеп, кайгыларны уртаклашып күңелгә җиңелрәк була иде. Авылга яралы солдат Габдулла кайтып төшә. Аны күрергә халык җыела. «Минекен күрмәдеңме, кайларда икән, белмисеңме?» — дигән сораулар белән уратып алалар үзен.
Габдулла, яралары төзәлгәч, яңадан фронтка китә. Һәм исән-сау әйләнеп кайта. Сөеклесе Фатыйма белән гаилә корып, алты бала үстерәләр, тату гомер итәләр. Яу кырында ятып калучылар бик күп булды. Кайтып килер, шәт исәндер дигән өмет белән, һәр көнне юлга чыгып басып, кулларын маңгайларына куеп, бик еракларга текәлеп, яу кырында һәлак булган улларын, ирләрен гомер буена көтеп яшәделәр аналары, хатыннары. Балалар ятим калды. Яңадан гаилә коручылар да булды, яшәргә кирәк бит. Тракторчы кызларның да ирләре яу кырында ятып калды.
Сугыштан имгәнеп, гарипләнеп кайтучылар да, яраларыннан савыга алмыйча, япь-яшь килеш вафат булучылар да, озын гомер итүчеләр дә булды. Берничә ел гына булса да әтиләре белән яшәп калган балаларга, үз өендә, үз туган җирендә вафат булуы да бәхет булгандыр. Алабута, кычыткан, үлән тамырлары җыеп киптерә идек. Бервакыт улым: «Нәнәй, әтиебез исән булса, болай азапланып яшәмәс идек. Бакчабызда бәрәңгебез дә күп булыр иде, туйганчы ашар идек», — ди. Шунда үзәкләрем өзелгәнне белсәң икән. Әтисе куеп калдырган ташка башын салып йоклап китте. Төш күрде: «Улым, мин кайта алмадым. Син көчле булырга тиеш, тырыш, бирешмә», — дигән әтисе. Мирсатым минем юанычым да, булышчым да булды дип бәйнә-бәйнә сөйләде Нәгыймә әби. Ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева артистларга җылы теләкләрен җиткерде, иҗат уңышлары теләде һәм «Тагын шулай эчтәлекле спектакльләр белән көтеп калабыз», — диде, рәхмәт әйтеп. Зал көчле алкышларга күмелде.
Тамашачыларның фикерләре белән дә уртаклашасы иттем.
— Спектакль бик ошады, тормыштан алып язылган. Ятим калган балаларның тормышлары авыр булган шул. Без бу җир шарында тыныч, дус, тату булып яшәргә тиеш. Артистларга рәхмәт, бик матур итеп, рольләрне килештереп уйнадылар, — дип, Кече Урсак авылыннан килгән Ильяс абый, Асия апа Гәрәевлар теләкләрен җиткерде.
— Миңа балаларның осталыгы ошады. Һәрберсенә үз роле килешеп тора. Тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкардылар. Алла язмасын, күрсәтмәсен андый көннәрне, елый-елый карадым, — ди Яшел Үзән шәһәреннән кайткан кунак Резедә Миңгалиева.
— Бу спектакльдә вакыйгалар Борындык авылында яшәгән Хәйруллиннар, Хөснетдиновлар, тыл ветераннары, сугыш елы балаларының тормышларыннан алып язылды. Безнең театр оешканга бик күп еллар. Төркемдә 17 кеше. Өлкәннәр дә, балалар да бик теләп йөри, — дип, Илсинә Хөснетдинова рольләрне башкаручы артистлар белән таныштырды: Нәгыймә әби — Минзилә Ярхәмова, Хәмит (14 яшьлек бала) — Кәбир Хөснетдинов, Хәлил (40 яшьлек ир) — Рамил Яруллин, Мирсат (уллары) — Данил Алексеев, Адилә (10 яшьлек кыз) — Айзилә Мингазова, Гали (председатель) — Фаил Хәйбуллин, Нәгыймә (яшь хатын) — Илсинә Хөснетдинова, Фатыйма — Резидә Гарәфиева. Тракторчылар: Саимә — Зөлфия Сафиуллина, Сания — Зөбәрҗәт Хәйбуллина, Вафирә — Флюсә Фәтхуллина, Сәкинә — Айгөл Гайнетдинова. Сәлимә (почта ташучы) — Рәдибә Сабирҗанова, Габдулла (солдат) — Нияз Вәлиев, Фәймә (окоп казучы 9 яшьлек кыз) — Илсинә Низамиева. Суфлер — Рузалинә Нигъмәтҗанова.
Бу спектакль ул чор кешеләренең тормышын чагылдыра. Кабат андый фаҗигалар кабатланмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын. Яшь буын тарихны белсен. Тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән батырларның истәлеген сакласын, тирән хөрмәт белән искә алсыннар иде.
Чыганак: kaibicy.ru