tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге Биләр җирендә шат балалар тавышы яңгырый! Һөнәрләр Биләр Форум үз эшчәнлеген башлап җибәрде
Изге Биләр җирендә шат балалар тавышы яңгырый! Һөнәрләр Биләр Форум үз эшчәнлеген башлап җибәрде

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) ачылды. Ул 18 – 24 июль көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре укучылары катнашында үткәреләчәк. Димәк, сменада Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары бар. Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.

Тантаналы ачылыш кичәсе Биләр форумының зур командасы җитәкчеләрен сәламләүдән башланып китте. Аларның һәрберсе форумның 6 көне онытылмас үтүдә үз көчләрен куярга вәгъдә бирделәр. Зур бердәмлек белән башкарылган эш, һичшиксез, уңышлы булыр һәм бу елгы программа бер сәлкешне дә битараф калдырмас.

Алга таба сүз «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, Биләр Форумның аланнар координаторы Аяз Ханафинга тапшырылды. Ул үзенең ялкынлы чыгышын традицион «Сәлкешләр, кәефләрегез ничек?» соравыннан башлап җибәрде:

Ниһаять, без төрле районнардан, регионнардан бирегә җыйналдык. Сезнең өчен монда иң кызыклы программа әзерләнде. Ә ул әзерлекнең нигезендә зур команда көче ята. Әйдәгез, беренче чиратта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннехановка рәхмәтләребезне җиткерик! Мәгариф һәм фән министрлыгына, Алексеевск районы җитәкчлегенә иң кайнар алкышлар! Әлбәттә, һәрвакыт сезнең янәшәдә булган зур Сәләт командасына рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Һәм сез дә, сәлкешләр, Сәләт проектлары җиткәчесе Әдип Әлмирдән зур-зур сәламнәрне кабул итеп алыгыз. Ул, һичшиксез, безне ишетә, ул һәрвакыт безнең белән янәшә.

Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак!

Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. «Иҗат» кысаларында «Бию», «Театр» һәм «Музыка» лабораторияләре тормышка ашырылачак, аларда катнашучылар тәҗрибәле остазлары белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырып, аларны форумның соңгы кичендә гала-концертта тәкъдим итәчәк.

«Медиа» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр» эшләячәк. «Видео» лабораториясендә медиа-индустриянең әйдәп баручы экспертлары җитәкчелегендә катнашучылар социаль челтәрләр, блоглар, туры эфирлар, шоулар, репортажлар һәм кыска форматлар өчен контент булдырачак. Ә «Нейрочелтәр» лабораториясендә – нейрочелтәр технологияләрен һәм ясалма фәһем сервисларын кулланып аудио, видео һәм сурәтләр булдырачаклар.

Заманча өлкәгә караган «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Программалаштыру» һәм «Робототехника» эшләячәк. Аларда катнашучылар фикердәшләре һәм тәҗрибәле остазлары белән берлектә үзләренең уникаль һәм инновацион ИТ-продуктларын – сайтлар, ботлар, механикалаштырылган җайланмаларны төзи алачак. Катнашучыларның эш нәтиҗәләре форум мәйданчыгындагы күргәзмәдә күрсәтеләчәк.

Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.

Форумда гадәттәгечә эко-юнәлеш буенча активлыклар узачак. Сменада табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак.

Теләк белдергән, әмма сменада катнаша алмаган сәләтлеләр өчен үз эшен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дәвам итәчәк. Cәләтнең ВКонтакте һәм RuTube рәсми аккаунтларында трансляцияләр һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм иҗат мохитенә чумдырачак.

“Сәләт” яшьләр үзәгенең матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*