Кызыл октябрь округы өчен 19 июль рухи чараларга аеруча бай булды. Бу көнне Пашат белән Семочки арасында урнашкан шәһитләр каберлегендә 1919 елның январь аенда яңа хакимияткә ризасызлык белдергән өчен хөкемсез атылган имамнар истәлегенә багышланган Хәтер көне узды, Кадомавылның яңа тарихында тантаналы рәвештә юл ачылды һәм концерт булды, ә Актукта мәчетнең 30 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Пашат белән Семочкида – Хәтер көне
Шәһитләр каберлегендә һәр ел үткәре-леп килгән матәм чарасына Россия һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләре, күренекле җәмәгать эш-леклеләре, кайбер авыллар имамнары һәм гади халык җыелды. Күркәм гадәт буенча, Семочки һәм Пашат мөселманнары имамнар җитәкчелегендә мемориаль комплекска тәкбир әйтеп килде. Әйтергә кирәк, бу чарага әзерләнү һәр ел алдан башлана, быел да эскәмияләр йомшак материал белән уратып алынган, тирә-як тәртипкә китерелгән.
Һәрвакыттагыча, Хәтер көнен Пашат мулласы Марат хәзрәт Салахетдинов бик матур алып барды, ерак юлны якын итеп килгән түрәләрне, җитәкчеләрне, имамнарны сәламләп, әлеге мемориалны төзеткән мәдәнәле Фаиз Гильмановка, ярым айларны яңарткан семочкилы Садековлар гаиләсенә, мәрхүмнәрнең исем-фамилияләрен яздырткан семочкилы Шамил Сәбитовка, территорияне карап һәм төзекләндереп торучы ике авыл мәхәлләләренә һәм халкына рәхмәтләрен белдерде.
Матәм чарасын Мәскәүнең Тарихи мәчете имамы Рамил хәзрәт Садеков Коръән укып башлап җибәрде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, өлкә Диния нәзарәте һәм Алемнар шурасы рәисләре Гаяз хәзрәт Закиров белән Мөнир хәзрәт Бәюсов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зин-нәтуллин, Татарстандагы Рәшит Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фаттахов, Кызыл Октябрь округы башлыгы урынбасары Рауф Ваһапов, меценат Надир Хафизов 106 ел элек килеп чыккан, бүгенге буынга тискәре сабак һәм җан өзгеч мирас булып калган фаҗига-ле вакыйганың ислам диненә тәэсире, аның әһәмияте турында сөйләп үттеләр динебезгә тугры калган, вафат булган ярты йөзгә якын мәрхүм муллаларның рухларына дога кылдылар, бер калдырмыйча Хәтер көнен оештыручыларга рәх-мәтләрен белдерделәр.
Семочки имамы Рәшит хәзрәт Хайретдинов ике авыл мәхәлләсе, хакимияте һәм халкы тырышлыгы белән бу изге урынны чисталыкта тоту буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
Узган елларда хөрмәтле кунак буларак сәхнә түрендә булган Пашат аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулваһап ага Арифуллин да бу юлы чыгыш ясады һәм мәрхүмнәрне искә алып, урыннары җәннәттә булсын иде дигән теләктә калды. Гаепсезгә атылган имамнар арасында аның әнисенең әтисе дә бар.
Һәр елдагыча имамнар рухына бу авыл-ларның мәчетләрендә күмәк мәҗлесләр узды. Бу максатка Семочкида азанчы Равил Дәүләтханов гаиләсе тарафыннан сыер бугазланган. Мәҗлесне өлкә Диния нәзарәте рәисе урынбасары Фәнис хәзрәт Салахетдинов алып барган һәм юл уңаеннан Рәшит хәзрәт белән Равил аганы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләгән. Пашатта сыер Айдар Шаймәрдәновтан чалынган, ә табын авылның мәрхәмәтле егетләре ярдәмендә корылган.
Илебезнең һәм төбәкнең рухи лидерларын Пашат мәчете кунак итте. Мәҗлес вакытында Рушан һәм Гаяз хәзрәтләр, Разил Ринатович авылның дини тормышында актив катнашучы ир-егетләрне, табын әзерләүче хатын-кызларны Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үтте. Иң олы бүләккә – мөфти Шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хатына Сергач, Спас һәм Кнәген округлары баш имамы, Хәтер көнен төп оештыручыларның берсе Марат хәзрәт лаек булды. Шулай ук Рушан хәзрәт аңа бүләккә Согуд Гарәбстаныннан Коръән китаплары белән матур чапаннар, ә мәчеткә Кәгъбәтулла рәсемен алып кайткан.
Аннары бер төркем җирле мөселманнарга Смоленск өлкәсенең “Застава Святого Ильи Муромца” хәрби патриотик фонды тарафыннан истәлекле ме-дальләр тапшырылды. Кызыл Октябрь округы җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов һәм депутатлар Советының Рәхмәт хатын Марат хәзрәткә округның информацион-мәдәни үзәк директоры Рөстәм Абдуллин тапшырды.
Ә Сергачның “Лидер” ФСКсы тренеры, билбаулы көрәш хөкемдары, грибанлы Камил Шәймәрданов «Рухи бердәмлек өчен» медале белән бүләкләнде.
Кадомавылда – концерт
Пашат һәм Семочкидагы чаралар тә-мамлангач, имамнар бөтенләй юкка чыккан инде дип саналган Кадомавылга юл тотты. Кайчандыр гөрләп торган авылга җәй айларына берникадәр кеше генә кайта. Мәскәүдә яшәүче бер төркем якташ-милләттәшләребез Фәүзия апа Бәйрәмованың Кадомка авылын торгызу инициативасын хуплап алып, халыкның финанс ярдәме исәбенә бу эшкә кереште һәм беренче итеп ташланган шушы авылга 2 чакрымлык вак ташлы юл салдырды. Нәкъ шул уңайдан 19 июльдә биредә тантаналы музыкаль чара булып үтте дә.
Рухи лидерлар тау битенә менеп авылны югарыдан карады, тәкбир әйтеп, Коръән укып, Аллаһы Тәгаләдән аның яңадан җанлануын сорады.
Кадомавылда туып-үскән, башка авылларга күченергә мәҗбүр булган бу тантанага җыелган халыкны һәм барча кунакларны әлеге истәлекле вакыйга белән махсус ясалган сәхнәдән Рәзил Ринатович, Гаяз хәзрәт, Рауф Надирович котладылар, бу изге эшнең башлангычында торучыларны бүләкләп чыктылар. Гаяз хәзрәт Кызьмавыл мәчете имамы вазифасында озак еллар намус белән хезмәт итүче Максут хәзрәт Биляловның күкрәгенә “Рухи бердәмлек өчен” медален такты. Ә Рифат Әхмәтович үз чыгышында барысын да шаккатырып, үзенең Кадомавыл оныгы булуы турында дәлилләр китерде.
Рәсми өлеш тәмамлангач, Татарстан-ның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов алып баруында Кадомавылның яңа тарихында беренче концерт башланды. Озак вакыт тынлыкта яшәгән тирә-якны моңлы тавышлары белән Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина һәм Ваһапов фестиваленең лауреатлары, яшь башкаручылар Адилә Батырханова, Ильяс Шәрипов, Руслан Габбасов һәм округ үзешчәннәре яңгыратты. “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланган концерт тамашачыларның кайнар алкышлары астында узды.
Актукта – юбилей
19 июль көннең рухи чаралар программасын Актук мәчетенең 30 еллык юбилее төпләде. Башта кунаклар Аллаһы йортына җыелды. Икенде намазына керешкәнче, Рушан һәм Мөнир хәзрәтләр Актук мәхәлләсен әлеге түгәрәк бәйрәм белән котлады һәм биредә 15 елдан артык имам вазифасын башкаручы Мансур хәзрәт Хаммәтовка Согуд Гарәбстаныннан кайтартылган Коръәннәр һәм мәчет каршында ислам сабакларын алучы шәкертләргә дини әсбаплар тапшырды.
Кадомавылдагыча, Актук клубындагы тантананы бик оста һәм матур итеп Марат хәзрәт алып барды. Иң беренче авылдашларын күркәм юбилей белән Мансур хәзрәт җылы тәбрикләде. Үзе әйтмешли, ул мәчеткә башта хуҗалык эшләре белән идарә итүче буларак килгән, со-ңыннан бөтенләй дингә тартылган һәм Аллаһының ярдәме белән бүгенгә кадәр вазифаларын уңышлы башкарып килә.
Үз чыгышында ул мәчеткә нигез салучыларны, аны төзетергә финанс яктан, кул көче белән булышучыларны, оештыру мәсьәләләрен, акча җыештыруны хәл итүчеләрне исем-фамилияләп телгә алды, хәзерге вакытта ярдәм итүче авылдашларына рәхмәтләрен белдерде.
Аның котлау сүзләренә шулай ук Рушан һәм Мөнир хәзрәтләр, Разил Ринатович һәм Рауф Надирович кушылды, мәхәллә тормышында актив катнашучыларга бү-ләкләрен өләште. Иң олысына – “Рухи бердәмлек өчен” медаленә мөфти шәех Равил Гайнетдин карары белән Мансур хәзрәт ия булды.
Илдар Кыямов алып баруындагы бәй-рәм чарасының икенче өлешендә Татарстаннан килгән җырчы-башкаручылар чыгыш ясады һәм тамашачыларның кайнар алкышларына лаек булды. Шул ук вакытта мәчетнең беренче катында халыктан җыелган ярдәм исәбенә, авылның уңган-булган ханымнары тырышлыгы белән бәйрәм кунаклары хөрмәтенә мәҗлес корылган иде. Аңа авылдашлары Зиннур Хәсәнов сарык чалган.
Илнар САДЕКОВ.
Автор фотолары.