Җомга көнне, Әтнә районы Чембулат авылында “Хәбибулла” мәчете ачылды.
Мәчетнең тантаналы ачылышында дәрәҗәле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук районның төрле оешма җитәкчеләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, төзелеш эшләрен башлап йөрүчеләр һәм иганәчеләр һәм авыл халкы катнашты. Рәсми ачылышта катнашучы җитәкчеләр, мәхәллә халкы каршында чыгыш ясап, яңа мәчетнең дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәге булуын теләде
.Әлеге мәчет төзелеш эшләре башында торган эшмәкәр Хәлил Хәбибуллинның бабасы хөрмәтенә “Хәбибулла” дип аталган. Хәлил Марсиль улы мәчет төзүдән тыш, җәмәгать урыннарын үстерүгә дә үзеннән зур өлеш керткән. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, биредә 50дән артык җимеш агачы һәм куак утыртылган.
Килгән кунаклар җомга намазын яңа мәчеттә укыды.
Чыганак: atnya-rt.ru