Биләрдә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының йомгаклау сменасы – Алдынгылар Биләр Форум (Первые / Forward) старт алды. Өченче ел рәттән ул Россия балалар һәм яшьләр оешмасы «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла. Биредә Татарстан районнарыннан 12-17 яшьлек 800 гә якын бала җыелды. Алар барысы да «Алдынгылар хәрәкәте»нең һәр бүлегеннән сайлап алынган. Сменага эләгер өчен балалар «Остазлар» темасына эссе әзерләде. Шулай ук һәр катнашучы үзенең уңышлары тупланган портфолио тәкъдим итәргә тиеш иде.
Быел смена укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелә. “Алдынгылар сәгате” кысаларында 12 юнәлеш буенча остаханәләр уза: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламләт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм. Быел катнашучылар соравы буенча уку-укыту программасына геймификация элементлары да өстәлде. Белем бирү чатыры бер шәһәрчеккә әйләнде, ә катнашучылар – бу шәһәрнең яшәүчеләре, идарә итү комитетлары вәкилләре. Иң актив катнашучылар үзләрен шәһәр башлыгы ролендә сынап карый ала. Шулай ук балалар “Алдынгылар сәгате” кысаларында үзләренең остаханәләрен дә булдыра алалар.
Смена ачылышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова мөрәҗәгать итте. Ул яшьләргә уңышлы смена теләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов та сәламләде.
– Бу җиргә аяк баскач аерым бер сүзләр искә төшә: Алдынгылар, Сәләт, Биләр, гаилә, бердәмлек, көч, дәрт, гореф-гадәтләр, тарих. Сез барысын да сүзсез аңлыйсыз, чөнки без бер дулкында – яңарыш, хәрәкәт дулкынында. Сменаны оештырган һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Беренче чиратта Татарстан Республикасы Рәисенә мондый шартлар булдырганы өчен рәхмәт! «Сәләт»ебезгә зур рәхмәт. Өченче ел рәттән бу форум «Сәләт» һәм «Алдынгылар» хәрәкәте белән берлектә уздырыла. «Сәләт» бу мәйданчыкны биреп, «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия хәрәкәтен үстерә, көчлерәк итә. Барлык оештыручыларга да зур рәхмәт.
Тантаналы ачылыштан соң кичке чара башланды. Интеллектуаль турнир кысаларында катнашучылар арасында иң белемле егет-кызлар билгеләнде. Форум программасы кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешмалардан, төрле эшчәнлек өлкәләреннән килгән алдынгы белгечләрдән уку-укыту остаханәләре көтә. Остазлар арасында техник фәннәр кандидаты, “Росмолодёжь” оешмасы трекеры Александра Карташова; беренче квалификация категорияле педагог-психолог, “Университет талантов” остазы; мәдәният өлкәсендә Россиянең иң яхшы волонтеры, ТР «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина; бизнес-трекер, “Сколково” фәнни-технологик үзәге остазы Дмитрий Шакирҗанов һәм башка остазлар.
“Алдынгылар Биләр Форум” 1 августта тәмамланачак.
«Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 2022 елның җәендә Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча оештырылган. Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» 2023 елның гыйнварында актив эшчәнлеген башлады. Нәкъ шул вакытта төбәк хәрәкәте җитәкчесе итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде.
«Алдынгылар хәрәкәте»нең төп юнәлешләре булып балалар һәм яшьләрнең кыйммәтләрен формалаштыру, аларның бергәләп иҗат итү юлы белән үз-үзләрен тормышка ашыруына ярдәм итү, яшьләр хәрәкәтләре эшчәнлегенә яңа аудитория җәлеп итү тора.
Исегезгә төшерәбез, XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза.
Биләр Форум 2025 саннарда:
3 смена
21 көн
210 палатка
9 мең катнашучы
«Сәләт»нең рәсми сайты http://selet.biz/tat/
«Сәләт» форумының рәсми сайты https://biler.selet.biz/
«ВКонтакте» төркеме https://vk.com/selet.official
Телеграм-канал https://t.me/seletofficial
YouTube-канал https://www.youtube.com/@SeletOfficial