Мәктәп укучыларының формадан йөрергә тиешлекләре, бердәм форма турында бик күп сөйлиләр һәм язалар. Ә бит укытучыларның ничек киенеп йөрүе, тышкы кыяфәте дә бик мөһим. Казандагы 19 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә республика данын яклап икенче урынга лаек булган Ләйлә Фаяз кызы Гарифҗанова нәкъ менә укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф хезмәткәрләренең киенү зәвыгы, сөйләм культурасы, уку йортында һәм төрле чараларда үз-үзен тотышы турында сөйләде.
Ләззәт алырга кирәк!
Һәр бәйге укытучы тормышында эзсез үтми. Мондый масштаблы конкурсларга тик торганнан гына килеп кереп тә булмый. Мин уку елы башында үземне һөнәри бәйгедә сынап карарга дип, максат куйган идем. Бу турыда инде берничә ел дәвамында уйландым. Безнең гимназиядә «Профи БерТугыз» дигән һөнәри бәйге үтә һәм мин алдагы уку елында әлеге бәйгедә мәктәп күләмендә җиңүче булып чыктым һәм «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Шулай этап арты этап аша үтеп, башта район күләмендә, аннары шәһәрдә призлы урын яулап, соңрак республика күләмендә җиңүгә ирешкәннән соң, Россиякүләм бәйгегә барырга булдым. Дөресен әйтергә кирәк, бәйгедә катнашу җиңелләрдән түгел. Дәрес үткәреп, осталыгыңны күрсәтү белән генә эш тәмамланмый. Бу – бик зур әзерлек процессы. Мондый бәйгеләрдә катнашу өчен, бик зур кыюлык, зур йөрәк, батырчылык кирәк. Хәтта укытучы үз һөнәрендә бик көчле булган очракта да, үзенең педагогик осталыгын күрсәтә алмыйча калырга, ниндидер борчылу, курку хисе эшне бозып ташларга мөмкин. Конкурстан үземә карата ышаныч хисе барлыкка килде, һәм дөрес юлда икәнлегемне үземә тагын бер кат расладым.
Әлбәттә, бу бер укытучының гына эше түгел, монда зур команда эшли. Беренчедән, син үзеңнең уку йортыңны тәкъдим итәсең һәм мәктәп коллективы синең артыңда зур бер тау булып тора. Чөнки син бәйгегә киткәч дәресләрең дә кала, алар синең укучыларыңны алып калалар, сине хуплап рухи көч биреп, һәр эшеңдә ярдәм итеп торалар. Шулай ук район мәгариф бүлеге, шәһәр методистлары һәм Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дә. барысы да синең командаң. Узган ел бәйге башкалада үтү сәбәпле, аеруча да зур җаваплылык тойдым. Үзебезнең Татарстан командасының ярдәме бик зур булды. Дәрестә нинди тема алуны да, нинди алымнар, нинди методлар куллануны да бергә киңәшләшеп эшләдек. Без балаларга да, жюри әгъзаларына да, трансляция аша безне караучыларга да республикабыздагы мәгариф системасының тирән тарихын күрсәтергә теләдек. Шуңа дәресем дә мәгърифәт, белем алу тарихы, татарларның уку йортлары, мәгърифәтчеләре турында квест алымнары белән дәрес-экскурсия тибында үтте.
Моннан тыш, минем нәрсә киюем, чәчемнең ничек ятуы, йөз-кыяфәт – барысы да алар ярдәме белән эшләнде. Монда син үзеңне генә күрсәтмисең, ә бөтен Татарстан укытучыларының җыелма образын тәкъдим итәсең. Бу инде укытучы өчен зур горурлык һәм үз осталыгыңны бу процессның тәмен, рәхәтен тоеп, ләззәт алып күрсәтергә кирәк.
Миңа калса, монда импровизация дә зур урын алып тора. Чөнки дәрес син теләгәнчә бармаска да мөмкин. Бәйгедә үзең дәрес алып барачак укучыларның берсе белән дә таныш түгел, аларның холкы нинди, дәрестә ничек җавап кайтарачакларын – берсен дә белмисең. Ә балалар алар ихлас, табигый, әллә ниләр уйлап чыгарырга да мөмкин. Алар өчен бу – кызыклы тәҗрибә. Мондый чакта югалып калмаска, теләсә нинди ситуациядән чыгарга, дәресне алып китә белергә кирәк. Миндә дә шундый ситуация булды. Дәрес вакытында экран сүнеп китте. Баштан ук бу очракны күз алдыма китереп, алдан әзерлек белән килгән идем һәм, экранны техник специалистлар төзәткән вакытта, мин дәресемне алып китә алдым.
Укытучы ул – артист. Ул һәр көнне бөтен шәхси проблемаларын ишек артында калдырып керергә, елмаеп, бернигә карамыйча, 45 минут буе үзенең дәресен матур итеп алып барырга тиеш.
Мәктәптә дресс-код кирәкме?
Мөгаллим укучыларына һәрьяктан да үрнәк булырга тиеш. Кайбер мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында педагогларның үз формасы бар. Ниндидер төстә, формада жилет белән итәк яки чалбар булырга мөмкин. Алар күбесе милли стильдә яисә бизәкләр кертеп тектерелә.
Бездә укытучылар өчен аерым форма кабул ителмәгән, ләкин билгеле бер кагыйдәләр бар. Кием классик стильдә, блузкаң иң өске төймәсенә кадәр эләктерелгән, чәчләр җыелган, итәкләрең кыска булырга тиеш түгел. Чыннан да, без – балалар өчен үрнәк. Еш кына укучылар форма киеп йөрүне яратмый, кайсы көнне галстуклары онытылып кала, кайсыбер көнне кызлар итәк урынына чалбар киеп килә, һәм бу вакытта әгәр син үзең дә дресс-кодны сакламыйсың икән, укучыга ниндидер кисәтү ясарга хакың да юк. Иң беренче очракта син укытучы буларак үзеңнән башларга тиеш. Шуңа күрә мин формага уңай карыйм, аны кирәк дип саныйм. Ул укучыларны да, укытучыларны да тигезли һәм аларга үзләрен җыйнак һәм итагатьле итеп тотарга ярдәм итә, аерым бер кысаларга кертә. Ниндидер бер команда рухы тәрбияли, дияр идем. Махсус форма тектерүнең дә уңай яклары бар. Ләкин монда, миңа калса, һәр кешенең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Чөнки төрле тип фигуралар бар, мәсәлән, кемгәдер карандаш итәк килешми. Кием гәүдәгә килешле булырга тиеш.
Гимназиябездә шундый бер үзенчәлек бар: Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алган укучыларга аерым бомберлар тектерәләр. Артына 19 нчы гимназия логотибы белән, укучының исем фамилиясе язылып куела. Бу – укучыга белемнәрен тагын да ныгыту, аерым предмет буенча уңышларга ирешү өчен өстәмә стимул. Безнең администрациянең дә аерым бер формасы бар – шулай ук бомбер. Аны шимбә көннәрендә кияргә рөхсәт итәләр. Күптән түгел актив яшь укытучыларга да менә бу форманы керттеләр һәм, үзебезнең үлчәмнәребез буенча тегеп, шундый бүләк ясадылар. Үзем дә бала-чага кебек сөенеп йөрдем һәм мәктәбебез өчен тагын да тырышасы, исемен аклыйсы килә башлады.
Калфак тагып йөрү генә татарлык түгел
Элегрәк милли стиль дигәндә, күп кенә кешенең күз алдына сәхнә костюмы килә иде. Берара кечкенә генә түгәрәк таблетка кебек калфаклар бик популярлашып китте. Әмма: «Калфак тагып йөрү генә татарлык түгел», – дигән сүзләрне күп кешедән ишеткәнем бар. Мин мәктәптән тыш тагын төрле әдәби бәйгеләрдә, форумнарда яки оештыручы, яки жюри буларак утырам. Һәм еш кына шундый әйбер күзәтәм: ниндидер шигърият бәйгесе икән, укытучылар, әсәрнең эчтәлегенә дә карамыйча, укучыларга бала итәкле сәхнә күлмәге киертеп чыгаралар. Мондый чараларда бу костюмнар бик урынсыз күренә. Укытучы образын карасак та, шуны искәртәсе килә. Гадәттә, конкурсларда мөгаллимнәребез классик кием белән аңа туры килмәгән берәр милли атрибутика кулланалар. Зәвык тәрбияләргә кирәк. Аллаһка шөкер, бүген заманча татар дизанерлары бик күп. Алар теккән киемнәрне, милли эшләнмәләрне файдаланып, берәр төрле матур коллаборация эшләп, үзеңнең образыңа кертеп җибәрергә була. Киемнәрне энәсеннән җебенә кадәр уйлап, үзеңә килешле итеп сайлау мөһим. Менә мин ниндидер костюм итәк кидем дә, калфагымны тагып куйдым да, бетте түгел. Бу – әлбәттә, һәркемнең шәхси эше. Әмма, бәйгегә югары дәрәҗәдәге бер чара кебек карарга кирәк. Син үзеңнең килешле, уңышлы якларыңны ассызыклап һәм шул ук вакытта үзеңнең ниндидер кимчелекләреңне яшереп торган кием кияргә тиеш.
«Иң яхшы татар теле укытучысы» бәйгесенең соңгы этабында иң ахыргы пресс-конференциядә катнаштым һәм инде бераз моңсуланыбрак та кайттым. Укытучыларның әзерлек дәрәҗәсе бераз борчуга салса, икенчедән, киенү рәвеше дә менә шундый уйларга этәрде. Чөнки төрле чараларга әзерләнгәндә, кая барасыңны уйлап барырга кирәк. Сәхнәдә буламы ул, тамашачылар сине өстән карыйлармы, синең белән бер дәрәҗәдә утыралармы һ.б. Сәхнәдә утырасың икән, укытучының итәге берничек тә тездән өстә була алмый. Ничек утыруыңны да уйларга кирәк. Итәгең аз гына ерык булып, аягың артыграк ачылмыймы, изүең ябыкмы, аягыңны, кулыңны ничек куярга – боларның һәрберсен уйлап килергә кирәк андый очракта.
Кайбер кеше шундый матур итеп сөйли. Әмма гади бер арган көнне дәрескә килгән төсле киенеп килгән. Була инде шундый чаклар, рухи халәтең шундый булганда яшеренәсең, капланасың килә, җылы кием киясең килә. Төрле чараларга катнашканда мондый әйберләрне аз гына читкәрәк куеп торып, аз гына артист булып, авырлыкларыңны онытып, кеше каршында балкып, башкаларны сөендерә торган итеп киенеп килергә һәм чыгыш ясарга кирәк дип уйлыйм.
Шәхсән үзем татар дизайнерларын бик яратам һәм бәйгегә әзерләнгәндә дә бу минем өчен бу зур плюс булды. Чөнки һәр этапка аерым төрле кием киясең. Министрлык вәкилләре белән алдан килешеп, кайбер костюмнарны махсус тектердем. Шулай ук аңа кадәр дә тегелгән, чигелгән заманча киемнәрем бар иде. Менә бу запас булу минем эшемне бераз җиңеләйтте. Тормышта да милли стильдәге киемнәр кияргә, бизәнү әйберләрен кулланырга тырышам. Бу минем милли җанымны аз гына тынычландыра. Миңа шулай рәхәт, мин үземнең татар икәнемне, милләтемне яратуымны, хөрмәтемне күрсәтәм һәм, балалар да миңа карап, татар бизәкләренең матур була алуын, татарлык ул искелек түгел, аның заманча формалары да бар, ул модада була ала, мода татарча була ала, татарча мода да була ала икәнлеген аңлыйлар, күрәләр, үрнәк алалар. Бу инде укытучының тышкы кыяфәте белән дә укучыларны татар мәдәниятенә, аның гореф-гадәтләренә кызыксыну уята алуы турында сөйли.
Педагогик осталык
Кием генә түгел, укытучының халәте, үз-үзен тотышы сөйләм культурасы да күп нәрсәгә тәэсир итә. Укучылар алдында авторитет булу, аларны үз артыңнан ияртер өчен дә гел үз өстендә эшләү мөһим. Һәр бала күңеле белән укытучыга бәя бирә, аңа ышанырга ярыймы, әйткәннәрен тыңларгамы, колак салыргамы…
Гадәттә, яшь укытучы, мәктәп бусагасын атлап кергәндә, еш кына тәнкыйтькә юлыга. Чөнки әти-әниләр дә аңа зур ышаныч белән карамый, ул нәрсәгә өйрәтә ала инде дип уйлый, балалар да ничектер сине сыный сыман. Бу очракта яшь укытучыга, остазларга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк, дип уйлыйм. Чөнки университетта укыган чакта булачак мөгаллимнәр реаль тәҗрибә белән кисешмиләр. Практика үткәндә дә сыйныфны сиңа сайлап кына бирәләр, балаларны да кисәтеп куялар, тәрбияле булырга, укытучының йөзенә кызыллык китермәскә дип әйтеп, искәртеп торалар. Ә менә укытучы булып эшли башлагач, гомумән, башка чынбарлык белән очрашасың һәм ал күзлекләреңне тиз генә салып атарга туры килә. Шуңа да эшне башлаганда, беренче чиратта остазларга, тәҗрибәле укытучыларга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Аларның үзләренә дә яшь укытучылар белән аралашу мөһим. Мондый коллаборация зур бер әһәмияткә ия, мәктәп өчен дә, укытучыларның эшчәнлегенә дә файда китерә.
Шулай ук үзеңнең педагогик осталыгың өстендә һәрдаим үзлектән эшләргә кирәклеген дә онытмыйк. Бүгенге көндә һөнәри эшчәнлегеңне үстерү өчен чаралар бик күп. Ушинский сүзләренчә, укытучы белем алудан туктагач, укытучы булудан да туктый. Мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Моның өчен иң гади ысул – методик әсбаплар, китаплар. Шөкер, алар бүгенге көндә бик күп: психология өлкәсендә телисеңме, ниндидер аерым проблемалар буенча телисеңме, гомумән, педагогика буенчамы, үзеңнең фән өлкәсендәге методикамы – төрлесеннән табарга мөмкин. Интернет аша укытучы блогерларны да карарга, алардан да нәрсәдер алырга мөмкин.
Минем, мәсәлән, яраткан өстәл китабым бар. Ул Адель Фабер, Элейн Мазлиш тарафыннан язылган «Как говорить, чтобы дети слушали, и как слушать, чтобы дети говорили» дип атала. Миңа калса, бу – һәр әти-әни һәм һәр укытучы укырга тиешле, практик әһәмиятле китап. Синең дәрестә язып утырырга теләмәгән укучыны да яза башларга өйрәтү, укучының кирелеген ничек җиңәргә кебек кызыклы алымнар да бар анда. Һәрдаим кат-кат укып, гел ниндидер сораулар булганда, мөрәҗәгать итә торган китап. Ул инде 18 ел буе минем өстәлемдә ята, чыннан да файдасы зур.
Икенчедән, һөнәри бәйгеләр бик күп: «Ел укытучысы» конкурсы, татар теле укытучылары өчен бәйгеләр, туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучыларының мастер-класслар бәйгесе һәм башкалар… Конкурсларда үзеңне сынап карарга, шул рәвешле, осталыгыңны тагын да чарларга мөмкин.
Мин әле диплом буенча инглиз теле укытучысы да. Шулай ук аны укыту методикасын да өйрәндем. Мин, нигездә, рус телле балалар белән эшлим һәм татар телен чит тел буларак укытам. Шуңа бу алымнар миңа татар телен дә өйрәтергә ярдәм итә.
Укытучыга үз өстендә эшләр өчен иң җиңеле китаплар уку булса, аннан аз гына югарырак торучы баскыч – үзеңнең коллегаларыңның дәресен карау. Тел буенча гына түгел, математика, тарих, рәсем, музыка дәресенә кереп утырыгыз. Аннан да үзегез өчен бик кызыклы алымнарга өйрәнеп чыгарсыз.
Безнең гимназия администрациясе үзенең кадрларына һәрвакыт үсәргә ярдәм итә. Шул максаттан мәктәбебездә «Яшь укытучылар» мәктәбе эшләп килә. Мин бирегә 2016 елда эшкә килдем һәм инде 9 ел дәвамында һәр пәнҗешәмбе саен әлеге дәресләргә йөрим. Без – яшь укытучылар кичке сәгать 16:00 дә җыелабыз һәм бер сәгать дәвамында нәрсә дә булса эшлибез. Нигездә, аны директор урынбасарлары алып бара. Без бер дәрестә берничә методиканы өйрәнәбез һәм шунда ук сынап та карыйбыз. Син укытучы, башка коллегалар укучы булып утыралар. Алар кайвакыт үзләрен нәкъ бала-чага кебек тоталар да әле. Шушы ук пәнҗешәмбе дәресләре кысаларында безне төрле форумнарга җибәрәләр. Без, аннан кайткач, киләсе дәресләрдә башкаларга да җиткерәбез.
Шулай ук мәктәп кысаларында да махсус ачык дәресләр күрсәтәбез. Мәсәлән, аерым бер методиканы өйрәнгәнбез икән, без аны киләсе берничә атна дәвамында укучыларыбыз белән сынап карарга тиешбез. Соңрак нәтиҗәләр белән бүлешәбез. Бу кайбер укытучыларга ошап та бетмәскә мөмкин. Чөнки укытучының эше болай да күп. Шулай да укытучы елына 1–2 ачык дәрес күрсәтергә тиеш дип саныйм. Чөнки син ачык дәрескә әзерләнгәндә, бик күп әдәбият укыйсың, яңа алымнар эзлисең, өйрәнәсең, шулай итеп ул синең үсешеңә тәэсир итә. Бу исә безнең гимназиянең бер фишкасы дип әйтергә була, шуңа да мәктәбебез мөгаллимнәре һәрдаим өйрәнүдә һәм эзләнүдә.
Моннан тыш, төрле берләшмәләргә теркәлү дә мөһим. Мәсәлән, хәзер Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясе бар. Анда атна саен диярлек онлайн очрашулар була. Мондый очрашуларда катнашу, башкаларның ничек эшләгәнен тыңлау зур әһәмияткә ия. Төрле конференцияләр, мастер-классларда катнашудан да курыкмаска кирәк.
Ә инде үзегезнең тәҗрибә белән бүлешәсегез килә икән, телеграм-канал алып барырга мөмкин. Минем үз каналым да, сайтым да бар, анда һәрдаим яңалыкларымны кертеп барырга тырышам.
Бер-ике лайфхак…
Укытучыларга үзләренең «Методик копилка»ларын булдырырга киңәш итәр идем. Ул теләсә нинди форматта булырга мөмкин. Мин, мәсәлән, эшли башлаганда, үзем өчен кызыклы булган биремнәрне яки үзем уйлап тапкан әйберләрне, махсус бер папкага җыеп бара идем. Аннары соң һәр сыйныф өчен аерым папкалар барлыкка килде. Бүгенге көндә мин аларны цифрлы вариантта үземнең дискка атып барам һәм кайда булсам да һәрдаим кереп кирәкле әйберләрне карый алам. Кайвакытта бик уңышлы булган әйберләр дә онытылып китә. Бераздан ул искә төшә. Кайда әле дип эзләп утырганчы, дискка кереп алу бик уңайлы. Шунда җыеп барылган, вак-төяк кебек кенә тоелган бер элемент та синең дәресеңне коткара, яңа сулыш өрә ала.
Әгәр дә дәрескә килсәк, минем бер яраткан алымым бар: ул – «Сәгать» уены. Балаларны активлаштырып җибәрергә, бер-берсе белән аралашырга, белемнәрен уртаклашырга да ярдәм итә ул. Балалар кәгазьгә сәгать цифрблаты сызалар һәм анда 4 вакыт билгелиләр: 12, 3, 6, 9. Һәм мин аларга сораулар бирәм: «Син сәгать өчтә бушмы, син сәгать уникедә бушмы?» Алар шулай итеп татарча җөмләләрне кабатлыйлар, сорауга җавап бирергә өйрәнәләр. Бала буш дип әйтә икән, мин аның исемен язып куям, ул да минекен яза. Аннары икенче кешедән сорыйм. Шулай итеп, планда 4 очрашу билгеләнә. Мин моны теләсә кайсы дәрестә файдалана алам. Мәсәлән, берәр теманы кабатлаганда: «Безнең шундый тема, хәзер без очрашуга барабыз», – дип әйтәм. Сәгате шул вакытка билгеләнгән бала белән укучылар сыйныфның теләсә кайсы почмагына очрашуга баралар һәм теманы уртага салып сөйләшәләр. Утыралармы, басалармы, тәрәзә төбенә яисә бүтән җирдәме, кайда ничек тә ярый. Бу өй эшен тикшергәндә дә, актуальләштерү этапларында да, яңа аңлаткан теманы ныгытып җибәрергә дә бик уңайлы. Бу лайфхак дәреснең теләсә кайсы этабына туры килә. Аны татар телен генә түгел, башка фәннәрне укытканда да кулланырга мөмкин. Менә шушы иң яраткан алымым мине һәрвакыт коткара.
Сүземне тәмамлап, укытучыларга, теләкләремне җиткерәсем килә. Үзегезнең һөнәрегезне яратып эшләгез! Чөнки без булмасак, киләчәк буынны кем тәрбияләр? Педагог Януш Корчакның шундый матур сүзләре бар: «Детей нет, есть люди». Һәр балага кеше буларак, шәхес буларак карагыз. Без барыбыз да балачактан, һәм без шушы көнгә кадәр ниндидер зур тормыш тәҗрибәсе үтеп килгән. Ә балалар әле дөньяны күрмәгән, кайбер әйберләрне аңламыйча эшлиләр, шуклыклары да бар. Хәзер без балаларга ярдәм кулы сузмасак, бу тормышта аларга авыррак булачак. Аларны әле алда ни көткәнен белмибез, төрле сынаулар аша үтәргә туры килер. Шуңа күрә һәр дәресебездә аларга юнәлеш биреп, аларга ярдәм итеп, яратып эшләсәк, үзебезнең киләчәк тормышыбыз тагын да матуррак булачак!
Ләйлә ГАРИФҖАНОВА,
Казандагы 19 нчы гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Чыганак: magarif-uku.ru