tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күптән инде ачып куйганнар, килен төшкән өйнең капкасын…
Күптән инде ачып куйганнар, килен төшкән өйнең капкасын…

Күптән инде ачып куйганнар, килен төшкән өйнең капкасын…

Иске Абдул авылында үткән ялларда зур шатлык булды – Резеда Рәвис кызы һәм Айбулат Мөнир улы Якуповларның улы Райнур Яр Чаллыда туып-үскән Аделина Айрат кызы Хафизова белән шәригать кушканча, милли гореф-гадәтләребезнең шартын үтәп гаилә корды.

Яшь гаилә башлыгының әнисе – килен төшкән йортның хуҗабикәсе Иске Абдул «Гиндукуш» хәрби-дан музее директоры, Бөтендөнья Татар Конгрессының Тукай районы буенча җирле бүлеге башлыгы Резеда Рәвис кызы Якупова никах, килен төшерү йоласы хакында: «Гаилә кору – кыз сорау, аннан ике якның да килешүе буенча  никахтан башлана. Минем, милли җанлы кеше буларак, меңәр еллык тарихыбыз булган, ерак ата-бабаларыбыз чорыннан калган гореф-гадәтләребезне “аякка бастырып” халыкка күрсәтәсем, аның асылын аңлатасым килде. Улым һәм булачак киленем шатланып бу фикеремне күтәреп алдылар.

Иң элек, олы улым һәм якын туганым белән кыз сорарга бардык. Булачак кодагый безне бик җылы кабул итте. Матур итеп, йоласына китереп башкардык бу зур эшне. Шуннан, уртак фикергә килеп, никах көнен билгеләдек. Яр Чаллыдагы ГЭС бистәсендәге мәчеттә барлык шартларын китереп никах укылды. Шулкадәр күңелебез булды: хәзрәт мәкам белән Коръәннән сүрә-и аятьләр укыды. Яшь парларга нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук безгә: кайнана буласы кешегә – миңа һәм кодагыйга, барлык туганнарга вәгазь-нәсыйхәтләрен юллады. Үтемле фикерләрен аңлаешлы һәм күңелне нечкәртерлек итеп әйтүенә сокландык. Никах шулай матур үтте.

Төкле аягың белән, балам!

«Күптән инде ачып куйганнар, килен төшкән өйнең капкасын! …

Әй икегез, икегез, икегезнең йөзегез! Икегез дә пар килгәнсез – тигез гомер итегез! …» Зур мәгънәгә ия булган матур җыр-моңнар авыл өстенә генә сыеша алмыйча тирә-якларга таралды. Җәйнең ягымлы көнендә кояш сипкән якты, җылы нурларга бәхет нурлары кушылды. Бөтен авыл шатлык-сөенеч диңгезендә тибрәнде.

«Улым – гаиләле, мин киленле булдым! Бу зур шатлык-сөенечебезне барлык туганнар, бөтен авыл халкы уртаклашты. Авылыбызда эшләп килүче «Асылъяр» фольклор ансамбле коллективы катнашында килен төшерү йоласы тулысынча башкарылды. Сөенечле бәйрәмдә – килен төшкәндә шатлыгыбызны уртаклашып тәбрик иткән авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага һәм ихластан, матур итеп йолаларыбызны башкаруда  зур тырышлык куйган “Асылъяр” фольклор ансамбленә чын күңелдән рәхмәт»,  – ди Резеда ханым.

Кайнана киленне милли чигешле ап-ак мендәргә бастырып, бал-май каптырып, изге теләкләремне әйтеп каршы алды. Аннары килен сандыгын ачып иң якын туганнарга бүләкләр өләшенде. Килен чәкчәге, аннары әби-бабайлар алып килгән каклаган пар каз кебек затлы сыйны күрсәтү һәм никах табынында каз түшкәсен турап аның һәр кисәген мәгънәле итеп тиешле кешеләренә бирү бик күңелле булды. Яшь гаилә башлыгына – казның башы, казның муены хәләл җефете – киленгә, ике боты – әби-бабайга, ә инде кайнана белән кодагыйга, үз өлешләре бирелде. Кодагыйлар (егетнең һәм кызның әнисе) – яшь гаиләнең эчке сәясәтенә тыкшынмыйча, кирәк чагында изге үгет-нәсыйхәт бирүчеләр булырга тиешлеге искә төшерелде. Кияүгә чыкмаган яшь кызлар (туганнар) казның канатлары белән сыйланды. Менә шулай – һәркемнең үз урыны тәгаенләнде.

Су юлы – гомер гомергә иң матур йолабыз. Килен милли чигешле алъяпкыч бәйләп, аллы-гөлле чиләкләрен көянтәгә асып, милли киемле ханымнар белән чишмәдән су алып кайтты. Килен алып кайткан судан иң элек кайнанасын сыйлады, аннары чишмә суы белән самовар яңартылды. Табын сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Гаилә корган яшь парлар Айбулат Якупов нигез салган музейда булдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Яшь парлар исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белүче тәрбияле балалар. Алар әтиләре – Айбулат Мөнир улының каберен зиярат кылдылар.

Әти-әни, әби-бабай – безгә үрнәк!

Райнур Якупов: «Аделина белән өч ел элек  Ирек Таңы авылында таныштык. Фикерләребез килеште. Бер-бернебезгә тиң ярлар булуыбызны аңлагач гаилә кордык. Безнең матур итеп гаилә кору өлгесе бар – әти-әниебез һәм әби-бабабыз. Әтием белән әнием егерме биш ел бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшәделәр. Әтием – Әфган сугышы ветераннарын берләштерде, төрле сугышларда катнашкан ветераннарның иҗтимагый оешмасын җитәкләде. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән көчле рухлы кеше иде. Безнең күңел һәрчак аны уйлый, әтине юксынабыз. Әтиебезнең изге эш-гамәлләре, гаилә җанлы булуы – безгә үрнәк. Әтием республикада билгеле булган “Гиндукуш хәрби-дан музее”на нигез салды.

Әниебез әтинең эшен дәвам итә – музей директоры. Әни – гаилә терәге, көчле рухлы, милли җанлы кеше. Илле ел бергә матур гомер кичерүче, биш бала тәрбияләп үстергән әбием белән бабамны уналты оныгы да! аларны бик яратабыз. Иң якын кешеләребез фатихасы белән корылган гаиләбез нык һәм бәхетле булыр дип өметләнәм»,  – ди. Аделина: «Гаилә – зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә – зур байлык. Шушы зур нигъмәтне саклап, бер-беребезне яратып тату яшәрбез, ин шәә Аллаһ»,  – ди иренең сүзләрен куәтләп.

Яшь гаиләгә гомер юлын бергә-бергә, кулга-кул тотынып, бәхетле үтәргә язсын!

Зәрия Вәлиева

Чыганак: https://tukai-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*