«Традицион массакүләм мәгълүмат чаралары турында сөйләсәк, алар бөтен җирдә дә әзме-күпме бертөрлерәк эшли. Россиядә дә, Кытайда да традицион журналистикада караш һәм принциплар бер төрле. Яңа медиаларга килгәндә исә, Кытайда визуаль тел, визуаль код башка төрле, аларда ориентир – яңа аудиториягә һәм яшь буынга. Яшьләр TikTok һәм WeChat социаль челтәрләрендә утыра, ясалма фәһем технологияләренә һәм мөмкинлекләренә, видео белән визуаль эшкә зур басым ясала. Хәзер барысы да яңа медиага күчә, монда дөньякүләм социаль челтәрләрнең һәм хостингларның үз аналоглары бар.
Мәсәлән, мин Shanghai Daily басмасында эшлим. Башта бу газета булган, вакыт узу белән, ул яңа медиага әверелгән. Аның сайты, WeChat һәм башка ресурсларда каналлары бар. Әмма караш шул ук: күп күләмдә визуаль контент, рилслар, репортажлар, интервьюлар, ә газета шундый ук традицион форматта чыгып бара. Шул ук Бөекбританиядә минем чит ил журналистлары белән эшләү һәм аларның ничек эшләвен белү мөмкинлеге булды. Әллә ни зур аерма юк, структуралар, эш форматы һәм терминология охшаш.
Мин дүрт телдә – рус, инглиз, итальян һәм француз телләрендә иркен сөйләшәм. Әмма алар бөтенесе дә бер-берсенә охшаш. Мин француз мәктәбендә укыдым, анда берьюлы 3 тел өйрәнеп була иде. Телләр яратам, тик шулай килеп чыкты, татар һәм кытай телләрендә сөйләшмим. Әмма әле барысы да алда дип ышанам», – ди ул.