tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радмир Беляев конгресс юбилеенда: Туган тел – безнең рухи байлык
Радмир Беляев конгресс юбилеенда: Туган тел – безнең рухи байлык

Радмир Беляев конгресс юбилеенда: Туган тел – безнең рухи байлык

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы бүлекчәсенең 25 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татар милләте сагында» дип аталган пленар утырыш булды. Аның барышында халыкны яңа гына сайланган шәһәр мэры Радмир Беляев сәламләде.

«Безнең шәһәр – сәнәгать тармагының көчлелеге белән танылса да – милли мохит, мәгариф һәм мәдәният үзгә бер әһәмияткә ия. Бүген Түбән Кама өчен мөһим көн. Бөтендөнья татар конгрессына, аның бездәге бүлекчәсенә туган телне саклаган, аны тагын да популярлаштырган өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Туган тел – безнең рухи байлык! Конгрессның урындагы бүлекчәсен 25 еллык юбилее белән котлыйм. Түбән Кама – халык саны буенча да олы гына шәһәр, монда яшәүчеләрнең 50 проценты – татарлар», – дип билгеләп үтте мэр.

Беляев, киләчәктә конгресс белән тагы да тыгызрак элемтәдә эшләп, күптөрле чаралар кирәклеген дә әйтте. Түбән Каманың күпмилләтле як булуын да ассызыклап алды.

«Безнең шәһәрнең потенциалы бик зур. Инфраструктура да заманча үзгәрешләр белән алдынгы сафларда бара. Җитештерү предприятиеләре, мәдәният һәм яшьләр оешмалары да эшчәнлеген уңышлы алып бара. Аннары данлыклы якташларыбызның исемен, аерым алганда Разил Вәлиев истәлеген мәңгеләштерергә ният тотабыз. Менә алдагы атналарда Татарстан мәдәният министры белән дә бу темага очрашып сөйләшү көтелә. Без бөек якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурланып яшибез», – диде Радмир Беляев.

Шулай ук мэр мәгариф оешмаларында, шул исәптән Бакый Урманчы исемендәге гимназиядә дә ремонт эшләре даими төстә башкарылуын әйтте. Бу эштә һәръяклап ярдәм чаралары булдырылып торылганы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Ахырдан конгресс активистлары, алдынгыларны бүләкләделәр һәм хезмәтләре өчен рәхмәт ирештерделәр.

https://tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*