Татарстан Республикасы Премьер – министрының урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ХХI Кулаткы укуларын үткәрү буенча Ислам дине кабул ителүнең 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиганшин, Бөтендөнья Конгрессының аксакаллар Шурасы рәисе Рауф хәзрәт Хәсәнов, Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районыннан Сәерхан хәзрәт Әхмәровны кабул итте.