tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкымның гореф- гадәтләре – милли тәрбия чарасы
Халкымның гореф- гадәтләре – милли тәрбия чарасы

Халкымның гореф- гадәтләре – милли тәрбия чарасы

2 октябрь көнне Удмуртиянең Ак калфак хатын- кызлар оешмасы укытучыларны, тәрбиячеләрне җыеп Кукмара шәһәренә юл тотты. Бу ” Халкымның гореф- гадәтләре- милли тәрбия чарасы” дип исемләнгән очрашу Кукмара шәһәренең Ак калфак җитәкчесе Зөмәрә ханым белән берлектә оештырылган иде. Күптәнге хыялым, үзем генә күреп түгел, Татарстаныбызда ни дәрәҗәдә , балаларны милли мөхиттә тәрбияләү, халкыбызның мәдәнияте, гореф- гадәтләре, йолалары, туган телне өйрәнүләрен, үземнең Ак калфак әгъзалары на, укытучыларга, тәрбиячеләргә күрсәтәсем килде. Бу турыда татар теле укытучыларының, тәрбиячеләрнең август киңәшмәсендә сүз күтәрелгән иде. Зөмәрә ханымга шул фикеремне җиткергәч, берсүздән ризалыгын белдерде. Безне Кукмара шәһәре башында җырлап, чәк- чәкләр белән, олы кунакларны каршы алган кебек, каршы алдылар. Беренче очрашу ноктасы ” Ромашка ” балалар бакчасы булды.Килеп керү белән үзенең яктылыгы, матурлыгы, заманча эшләнелгән бакча таң калдырды. Ягымлы, ачык чырайлы, кунакчыл коллегалар бик матур итеп әзерләнгән күргәзмә белән каршы алдылар. Бу күргәзмәдә бакчада тәрбияләнүче балаларның әти- әниләренең киездән эшләнелгән әйберләре иде. Татар халкына хас булган кунакчылык- чәй эчү, әлбәттә. Бай өстәлләре, чәй тәмнәре белән сыйланып, бер- беребез белән таныштык. Ә инде музыка залында безне балалар бакчасының эшчәнлеге, нинди проектлар эшләп килә, ата- аналар белән нинди эш алып барыла, шул турыда таныштырдылар. Ул ” Тылсымлы туку”, ” Тылсымлы җеп”, “Ниткаграфия”, ” Татар бизәкләре ни сөйли” проектлары, киездән беләзек бизү. Без танышып кына түгел, һәр остаханәдә катнашып, һәрбер эшне эшләп карадык. Шулай ук ” Курчак йоклату” йоласы”, Каз өмәсе йолалары безне балачакка кайтарды. Бу бакчада шундый югары дәрәҗәдә милли тәрбия бирү каралган, ул һәрбер тәрбияченең проектлар өстендә эшләүләре шаккатырды. Рәхмәтләребез чиксез.
Бакчадан соң без Кукмара төбәк музеена юл тоттык. Музей директоры үзе безне каршы алып, музей экспонатлары белән таныштырдылар. Шәхсән үземә Мәсхүд Исхаковның күргәзмәсе нык тәэсир итте. Рәссам ның эчке кичерешләре, тормышының авыр вакытлары картиналарында тасвирланган. “Сиреньнәр” дигән картинасы бер карауга гади генә күренә. Вазада сирень чәчәкләре. Мин сорау биргәч, ничек бу картина туу турында сөйләде. Тормыш иптәше урамда сирень чәчәкләрен өзә икән, бер узып баручы, башыгызда яулык, ә үзегез оялмыйча, сирень ботакларын сындырасыз дигән. Җәмәгате, аның сүзенә, сез бу матурлыкны, үз күзегез белән күрәсез, хуш исен иснисез, ә минем ирем, йөри алмый, бу матурлыкны күрми дип җавап биргән. Алып кайтып, вазага утырткан, һәм Мәсхүд абый, шушы сиреньнәрнең матур булып, әле генә чәчәк атуын тасвирлаган. Искиткеч.
Музейдан соң безне 3 нче номерлы мәктәп түземсезләнеп көтә иде. Балалар шигырьләр, җырлар белән каршы алдылар. Директор мәктәп белән таныштырды. 10 нчы татар классы укучылары белән фикер алыштык. Удмурт кызы татар телендә үзенең проекты белән таныштырды, ни өчен татар телен яратуы турында сөйләде. Татар теле сезгә ЕГЭ бирергә комачаулыймы дигән сорауга, бердән, юк дип җавап бирделәр. Татар кызы нинди булырга тиеш, татар теленә мөнәсәбәтегез дигән сорауларга җавап эзләделәр. Әңгәмәбез чәй артында дәвам итте. Бу очрашуның дәрәҗәле кунагы Кукмара районының Глава урынбасары Резеда ханым иде, ул район эшчәнлеге белән таныштырды.Шундый милли җанлы җитәкчеләрне тыңлап, ис китеп утырды безнең.
. Аннан соң Туеш мәчетенә юл тоттык. Дини тәрбия бирү турында әңгәмә кордык, мәчет белән таныштык. Сәфәребезнең соңгы ноктасы, ничек уйлыйсыз, кайда булды? Әлбәттә, АО Кукмара итек комбинаты кибетендә. Рәхәтләнеп карап йөрдек, сайландык, һәм 20% скидка белән итекләр җыеп, Кукмара белән саубуллаштык.
Удмуртия татарларының Милли- мәдәни автономиясе канаты астында эшләп килүче ” Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы исеменнән Зөмәрә ханымга бик зур рәхмәт. Шундый кыска вакытта әзерләнеп, Ак калфак эшчәнлеге белән таныштырган өчен. Зөмәрә ханым Кукмарада зур ихтирамга лаек. Бу турыда һәрбер урынның җитәкчеләре әйтеп үтте. Күпме күчтәнәчләр әзерләгән Зөмәрә ханым, ә иң зур күчтәнәч- бу безнең кирәкле, файдалы очрашу.

Шундый очрашулар бер- беребез белән ешрак булсын иде, бер- беребездән тәҗрибә алып, яңа проектлар белән танышу, алдагы эшләребездә зур этәргеч булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*