tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт йөзен шәхесләр билгели
Милләт йөзен шәхесләр билгели

Милләт йөзен шәхесләр билгели

Иске Кулаткы районында академик Эдуард Әнвәр улы Ганеев исемендәге 21 нче Кулаткы укулары узды. Күркәм чара Ватанны саклаучылар елына, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең 1500 еллыгына һәм ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровның 220 еллыгына багышланган иде.

Кулаткы укулары моннан ике дистә ел элек меңнәрнең остазы булган ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровның туган авылы Яңа Зимницада Хансөяров укулары буларак башланып киткән иде. Ул чакта ачык һавада үткәрелгән дини укулар йөзләгән мөселман кардәшебезне бер мәйданга җыйды. Татар дөньясына танылган меценат Эдуард хаҗи Ганеев әлеге укуларның дәрәҗәсен күтәрү, анда мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү максатында күп көч куйды. Хәзер инде Кулаткы укулары бөтен гомерен милләтебезгә һәм динебезгә хезмәткә багышлаган академик Ганеев исемен йөртә.

Традициягә кергән Кулаткы укулары дин әһелләренең Яңа Зимница авылында ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровның каберен зиярәт кылуы белән башланды. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзеннән соң искиткеч бай рухи мирас калдырган ишан бабакайның һәм аның гаилә әгъзаларының рухлары шат булуын теләп дога кылдырды. Кулларыбызны күтәреп дога кылган вакытта җил дә исмәде, яфраклар да селкенмәде, фәкать кошлар сайравы гына ишетелеп торды, менә нинди хикмәт, ди Ульяновск шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин.

Аннары укуларда катнашучылар ике секциягә бүленеп эшләделәр. Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәсе филиалында – ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәгърифәтчелек үзәгендә узган секция утырышында сүз аналарга хөрмәт күрсәтү, балаларны тәрбияләү, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, әдәп һәм әхлак кагыйдәләре хакында барды. Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев абыстайлар белән мөгаллимәләрне кызыксындырган барлык сорауларга да төпле җаваплар бирделәр. Ә “Әнвәр” мәчетенә өлкәбезнең көньяк районнары мәчетләренең имамнары, мәхәллә рәисләре җыелган иде. Яңа Зимница авылында туып үсеп, хәзер Самарада хезмәт куючы Иршат хәзрәт Сафин, Сызран шәһәре имам-ахуны Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Радищево бистәсе мәчете имамы Дамир хәзрәт Бекеров һәм Зур Чирекле авылы имам-хатыйбы Усман хәзрәт Рафиков Ватанны ярату иманнан булуы, мөселманнарның һәрвакытта да Туган илгә тугрылык саклаулары, кендек каны тамган туган җирнең, туган туфракның кадерен белеп яшәү кирәклеге хакында тирән эчтәлекле вәгазьләрен ирештерделәр. Алар халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, милләттәшләребезне дин юлына, намазга бастыруда имамнарның роле турында да сөйләделәр.

Ульяновск шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин укуларның пленар утырышын Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Аннары мөселман кардәшләребезне Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова белән район хакимияте башлыгы Рево Тяминов сәламләделәр. Өлкә депутаты Мария Шпак исеменнән дини тормышта актив катнашучы Флюра Кузяева белән Фәһим хәзрәт Яфаровка өлкә Законнар чыгару Җыелышының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин үзенең чыгышын 7 октябрьдә туган көнен билгеләп үткән илебез башлыгы Владимир Путинга рәхмәт сүзләрен ирештерүдән башлады.

“Россиядә, шул исәптән Ульяновск өлкәсендә динебез кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хәзерге вакытта бездә 6 мәчет төзелә, тагын 3не сала башлыйбыз, шуларның берсе СВО зонасында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышланачак. Ир-егетләребез анда традицион кыйммәтләрне саклап калу өчен газиз гомерләрен дә кызганмыйча сугышалар. Илебезнең, халкыбызның чын патриоты булган Эдуард хаҗи Ганеев та күп мәчетләр төзетте, мәдрәсә бинасын мөфтияткә бүләк итеп калдырды, укулар үткәрде, бабайлар һәм әбиләрне үзенең хәләл малына хаҗга җибәрә иде”,- диде мөфти.

Илдар хаҗи традицион ислам кыйм-мәтләрен халыкка җиткерү максатында зур тырышлык куючы мөгаллимә Рушания Амирова белән “Сафия” мәчете имамы Фәрид хәзрәт Азизовка мөфтиятнең “Әл-Ихлас” медален тапшырды.

Ә Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе башлыгы Сергей Паховский төбәгебез җитәкчесе Алексей Русскихның Кулаткы укуларында катнашучыларга сәламләү адресын җиткерде. Ул район җитәкчелегенә, өлкә мөфтияте белән мәчетләр имамнарына рәхмәт белдереп, Эдуард Ганеевның үзеннән соң тирән эз – игелеклелек белән зирәк акылны, хәйриячелек традицияләрен мирас итеп калдыруын билгеләп үтә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сөләйман Рәхимов меценат Эдуард Ганеев халкыбызга тәкъдим иткән күп кенә проектларның ышанычлы кулларда булып, уңышлы дәвам итүләрен ассызык-лады. Ул фидакарь милләттәшләребезгә конгрессның бүләкләрен алып килгән иде. Новоспасское районы меценаты Кәрим Аделов белән Зур Чирекле авылы имамы Усман хәзрәт Рафиковка “Татар халкы алдындагы казанышлар өчен” медален тапшырды.

Ә Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин ике дистә ел дәвамында үткәрелеп килгән Кулаткы укулары материалларының саллы китап итеп чыгарылуы турында хәбәр итте. Ул әлеге китапның беренче нөсхәсен Эдуард хаҗиның хәләл җефете Суфия ханымга бүләк итеп тапшырды.

“Безнең мирас” журналы һәм “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Ләбиб хаҗи Лерон Иске Кулаткы төбәгендә туып үскән Сәгыйть Сүнчәләйнең “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән шигъри сүзләрен район үзәгендәге мәйданга эре хәрефләр белән язып куярга тәкъдим итте. Ул Эдуард хаҗи Ганеевның Туган илен, туган ягын, үз халкын яратып, якташларының кадерен белеп, аларны зурлап яшәве турында белдерде. Ә татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов халыкның бөеклеген меценат Ганеев кебек олуг шәхесләр билгеләвен ассызыклады. Рәүф әфәнде замана яшьләренең ана телебезне белмәүләренә, милләттән читләшә баруларына борчылуын да яшермәде. Сызран шәһәре имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев аның фикерен куәтләде. Динебезне Аллаһы Тәгалә Үзе саклый, ә тел, милләт безгә әманәт итеп бирелгән, шуңа күрә аны без үзебез сакларга бурычлы, кызганычка, татар телендә сөйләшүчеләр саны кими бара, диде хәзрәт. Самара мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин ишан хәзрәтләре Хәбибулла Хансөяровның тормыш юлына тукталды. Хәбибулла хәзрәт әзерләгән дини китапларның күбесен Зур Чирекле авылыннан чыккан Казан матбагачылары Мөхәммәтҗан һәм Шәрифҗан Кәримовлар бастырган, диде ул. Иршат хәзрәт яңалыгы белән дә бүлеште: меценат Кәрим Аделов заказы буенча Кулаткы төбәгенең алты ишаны турында китап әзерләнгән. Мәшһүр Тукаебыз ишан Хәбибулла Хансөяров турында да күп тапкырлар язган, дип белдерде хәзрәт.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы, һәрвакыттагыча, гыйбрәтле яңгырады.

“Бүгенге татарга тәмле ашау, кыйммәтле машинада йөрү, диңгез буенда рәхәтләнеп ял итү генә кирәк. Өстәвенә, кыйбласыз, бернинди мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез озак яшәргә дә хыяллана. Аңа дин дә, милләт тә, тел дә кирәкми. Эш юк, дип зарланырга ярата. Шул ук вакытта читтән килгән мигрантлар эшен дә, ашын да таба, күп итеп балалар да үстерә. Иске Кулаткы кебек татар утрауларын ничек булса да саклап каласы иде бит. Демографик күрсәткечләр безнең файдага түгел: 2004 елда районда 16 мең кеше яшәсә, хәзер нибары 9 меңгә калган. Безнең буын үлеп беткәч, татарча китап, газета укырга да кеше булмаячак, ләбаса. Менә шул хакта уйланыйк, җәмәгать”,- диде Җәлил хәзрәт.

“Защитники Отечества” дәүләт фонды-ның Иске Кулаткыдагы вәкиле Вильдан Азизов СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, сугыш кырында һәлак булганнарның якыннарына район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелүе, аларның төрле льготалардан файдаланулары турында тәфсилләп сөйләде.

Чарада катнашучылар Кулаткы укуларын оештыру максатында зур тырышлык куйган өчен район җитәкчелегенә, меценатларга, дин әһелләренә һәм “Әнвәр” мәчете имам-хатыйбы Сәерхан хәзрәт Ахмеровка рәхмәт белдерделәр.

 

Исхак ХӘЛИМОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*