Авыр, зур тоткалы ишеген киереп ачып эчкә узуга, колакка төрле яктан яңгыраган көйләр ишетелә башлый. Син үзең дә сизмәстән, монысы балалайка, монысы баян, ә менә монысы виолончель тавышына охшаган дип, аларның яңгырашын аерырга тырышасың. Бу моңнар дөньясы – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе бинасында.
Аның инде 80 еллык чал тарихы бар. 1945 елда Идел буе һәм Урал төбәге республикаларында югары квалификацияле музыкантлар, педагоглар, композиторлар, җырчылар әзерләү максаты белән ачыла ул. Беренче ректоры итеп татар мәдәниятен, татар музыкасын үстерүгә зур өлеш керткән композитор Нәҗип Җиһанов билгеләнә. Сигез дистә ел эчендә консерватория Россиядәге профессиональ музыкаль белем бирә торган иң дәрәҗәле үзәккә әверелде. Биредә белем алган сигез меңнән артык югары квалификацияле белгеч хәзер илебездә генә түгел, чит илләрдә дә уңышлы иҗат итә.
Казан дәүләт консерваториясендә белем алган кайбер танылган шәхесләрне генә искә алыйк: композиторлар София Гобәйдуллина, Әнвәр Бакиров, Бату Мулюков, Мирсәет Яруллин, Алмаз Монасыйпов, танылган җырчылар Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Ренат Ибраһимов, Винера Ганиева һ.б. Шулай ук Татарстанның барлык композиторлары, XX гасырның икенче яртысыннан башлап иҗат итүче әйдәп баручы дирижерлар, хормейстерлар, музыкант-инструменталистлар – әлеге уку йортын тәмамлаучылар.
Уку йорты «Россиянең иң яхшы 100 университеты» исемлегенә кергән. 2025 ел рейтингы нәтиҗәләре буенча ул – 48 нче урында. Консерваториянең халыкара дәрәҗәсе дә үсә. Бүген биредә укучы һәр дүртенче студент чит илдән килгән. Менә шундый ул халкыбыз мәдәниятен һәм сәнгатен саклап, буыннан-буынга күчереп килә торган Казан дәүләт консерваториясе. Ул үзенең 80 еллык юбилеен да зур уңышлар белән каршы алды һәм зурлап бәйрәм итте. Тантаналы чара С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узды. Уку йортын олуг бәйрәмнәре белән котларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Ул консерватория эшчәнлеген югары бәяләп, биредә хезмәт куючы педагогларга һәм уку йорты ректоры Вадим Дулат-Алеевка зур рәхмәтен җиткерде. Юбилей уңаеннан Рөстәм Миңнеханов консерваториягә «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орденын да тапшырды. Шулай ук озак еллар дәвамында белем бирүче педагоглар да дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Казан дәүләт консерваториясе профессоры, музыкаль театр кафедрасы һәм опера студиясе җитәкчесе Әлфия Җаппарова белән әңгәмә
– 80 еллык тарихы булган уку йортының бүгенге казанышы һәм максаты нинди?
– Безнең төп казанышыбыз да, максатыбыз да – татар халкыбызның мәдәниятен, шәхесләребез калдырган нигезне, мирасыбызны саклау. Без бик бай һәм затлы мәдәнияткә ия. Тагын бер максатыбыз – Россия һәм халыкара классик сәнгатебездән дә артта калмау. Без яшь буын композиторларның һәм артистларның иҗат лабораторияләрен дә саклыйбыз һәм өйрәтәбез. Шуңа күрә консерваторияне консерватор дип әйтеп булмый. Без музыка аша туган телебезне саклыйбыз, аны үзләштерәбез. Татар теленең нечкәлекләрен белмәсәк, аны ничек җырларга кирәклеген аңлата алмаячакбыз, шуңа да аның үзенчәлекләрен белү кирәк. Консерватория – музыкаль белем бирә торган иң югары уку йорты. Бала тууга, бишек җырларын ишетә, аннары балалар бакчасында аңа музыкага мәхәббәт орлыкларын салалар. Шуннан соң музыка мәктәпләре, музыка училищесы – без аларның барысы белән дә элемтәдә торабыз, кластер нигезендә эшлибез. Безгә башка консерваторияләрдән киләләр дә шаккаталар. «Сездә нинди генә музыка яңгырамый», – диләр. Бездә инструменталь уен коралларында уйнаучылар да, җырчылар да, оркестрларыбыз да бик көчле. Үзебезнең сәхнәбез булмаса да, елап утырмыйбыз. Зур концерт залы белән дә, Тинчурин, Камал театрлары белән дә дус яшибез, аларның сәхнәләрендә чыгыш ясыйбыз. Консерваториянең бүгенге казанышлары өчен без танылган композиторыбыз, уку йортының беренче ректоры Нәҗип Җиһановка рәхмәтле. Мин үзем дә ул җитәкчелек иткән чорда белем алдым. Аның әсәре – «Минем республикам» кантатасы белән консерваторияне тәмамладым. Нәҗип Җиһанов оркестрлар булдыруда күп көч куйды. Кластерны җитәкләде. Консерватория үзе генә яши алмый. Аның тамырлары – театрлар, оркестрлар, клавирлар булырга тиеш. Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясендә белем бирү принцибын халыкара мәдәнияттән аерылмаслык итеп булдыра. Ул Мәскәүдән, Санкт- Петербургтан иң яхшы профессорларны чакыра. 1945 елда уку йорты ачылып, ярты ел узуга, Европа дәрәҗәсендәге белем бирү системасы булдырыла. Нәҗип Җиһанов һәрвакыт: «Татарлар арбадан төшеп калырга тиеш түгел», – дип әйтә иде. Консерватория бүген дә ул салып калдырган юлдан бара.
– Консерваторияне тәмамлаучылар иҗади эшчәнлеген ничек дәвам итә?
– «Композитор көн саен көй язарга тиеш. Татар халкының композиторлары булырга тиеш», – дип әйтә иде Нәҗип Җиһанов. Консерватория экспериментлар ясарга курыкмый. Бүген Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Лилия Таһирова, Зөлфия Рәүпова, Эльмира Галимова кебек яшь композиторларыбыз да юкка гына калкып чыкмады. Аларның әсәрләре киштәдә ятмый, аларны консерваториядә еш уйныйлар, яңгыраталар. Бездә белем алып чыккан һәр белгеч үз урынын таба. Алар урамда калмый. Театрларда, оркестрларда эшлиләр. Татарстандагы, күрше республикалардагы музыка мәктәпләрендә дә безнең укучылар белем бирә. Узган ел Чабаксарга «Севастопольский вальс» спектакле белән бардык. Беләсезме, зал тутырып безнең элекке укучыларыбыз килгән иде. Араларында бездә укырга хыялланучылар да бар. Консерваториядә белем алучы инде укыганда ук үз һөнәре буенча эшләргә тиеш. Без моңа рөхсәт бирәбез. Якшәмбе көнне булса да балаларга белем бирә икән, бу – яхшы күрсәткеч. Нәҗип Җиһанов та без укыганда шуны таләп итә иде.
– Уку йортында бик күп кызыклы проектлар тормышка ашырыла. Кайберләре хакында сөйләгез әле.
– Консерваториядә ректорыбыз Вадим Дулат-Алеев җитәкчелегендә зур команда эшли. Ул – гаҗәеп иҗади кеше. Аның белән татар музыкасы, башкару стиле турында да сәгатьләр буе сөйләшеп була. Аның идеясе белән «Җәлил» операсын куйдык. Мин башта моңа каршы да килгән идем. Чөнки драматик тенор тавышлы җырчы кирәк. Яшьләр, студентлар арасыннан аны табу кыен. Ләкин Вадим Робертович безне бар да әйбәт булачагына ышандырды. Һәм, чыннан да, безгә Җәлил партиясен башкарырлык студент укырга керде һәм иҗади команда тупланды.
Бездә инде 30 ел опера студиясе эшләп килә. Ел саен төрле жанрдагы 2–4 спектакль чыгарабыз. Биш елга бер Җиңү көненә «А зори здесь тихие» спектаклен куя идек. Чөнки уңайлы, анда кызлар күп, егетләр берәү генә. 80 еллыкка ректорыбыз: «Башка вариант карыйк әле», – диде. Һәм без «Севастопольский вальс»ны сайладык. Анда, киресенчә, кызлар азрак, егетләр күбрәк. Спектакльне җылы кабул иттеләр. Берничә тапкыр чыгыш ясадык. Инде бу спектакль белән Белоруссия башкаласы Минскига барырга җыенабыз. Чыгышларыбызны карарга шунда яшәүче татарлар да киләчәк. Юбилей уңаеннан оештырылган концерт турында да әйтәсем килә. Бик әзерләндек. Кыска гына вакыт эчендә төрле жанрларда чыгыш ясарга, үз мөмкинлекләребезне күрсәтергә тиеш идек. Рәисебез Рөстәм Нургали улы да, башка килгән кунаклар да чыгышларыбызны җылы кабул итте. Консерваториянең нинди зур киңлектә эшләр алып барганлыгын, уку йорты биргән белемнең тирән икәнлеген күрсәтә алдык.