Яңа гына рус телендә басылып чыккан «Казан: тарихи очерклар» басмасын киләчәктә татар һәм инглиз телләрендә дә чыгарырга ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ»да басманың презентациясенә багышланган матбугат конференциясендә сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова әйтте.
«Меңъеллык Казан турындагы хезмәт әлегә рус телендә дөнья күрде. Киләчәктә татар телендә генә түгел, инглиз телендә дә эшләрбез, дип өметләнәбез. Казан – мәркәзебез. Бирегә зур кунаклар күп килә, халыкара форумнар уздырыла. Басма өч телдә булса, уңайлы булыр иде. Кыска вакыт аралыгында өч телдә үк чыгара алмадык. Монда кергән мәгълүмат бик күп вакыт сарыф итә. Архив материаллары белән эшләү шактый озак», – диде Эльмира Галимова.
«Казан: тарихи очерклар» китабы 1 мең нөсхә тираж белән чыккан.
Институт директоры әйтүенчә, киләчәктә беренче максат – «Казан» энциклопедиясен әзерләп чыгару. Бер энциклопедияне эшләү өчен кимендә ике ел вакыт таләп ителә, дип ассызыклады ул.
«Казан» энциклопедиясен мөмкин кадәр тизрәк төгәллисе иде. Максат куярга кирәк. Каюм Насыйрига багышланган энциклопедияне ел ярым вакыт дәвамында эшләп чыктык. Шулай ук, Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча, муниципаль берәмлекләр энциклопедияләрен әзерли башладык. Бу саллы эшкә тотыныр алдыннан, башта Казан турында тарихи очеркларны чыгарыйк, дидек», – дип уртаклашты Эльмира Галимова.